Алар яшәү көче бирә
Авылым чишмәләре
Чишмә. Бу сүз элек – электән тылсым көченә ия булган. Кеше дә гомер башын, туган нигезен чишмә белән тиңләгән. Чыннан да, чишмә гомер, нәсел башы кебек тибеп чыга да акрын гына челтерәп ага бирә. Күп еллар дәвамында саф суы белән кешеләрне сөендерә. Аларның да озын яки кыска гомерләре була.
Авылыбыз чишмәләргә бай. Элек әби-бабаларыбыз чишмәләрне изге урынга тиңләгәннәр. Аның тирә – ягын гел чистартып, саклап тотканнар. Салкын саф сулы чишмәләр җанга рәхәтлек, сихәт биргәннәр.
Борын-борыннан бабаларыбыз, гадәттә авылларны зур һәм кечкенә елга, күл яисә чишмә буйларына салганнар. Чөнки су булган урыннар яшәү чыганагы булган.
Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз туган якларына кайткач иң беренче чишмә янына баралар. Алар чишмәнең челтер-челтер аккан тавышын ишетеп, балачак көннәрен сагынып куялар.
Чишмә сулары белән без нең әби-бабаларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар, дарулар урынына кулланганнар, кешене соңгы юлга да саф чишмә суы алып, юып озатканнар. Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Минем туган авылым – Татар Баганалысы табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсе киң басулар, көтүлек һәм бер ягы урман. Ә инде чишмәләрен әйтеп торасы да юк.
Авылыбыз Татар Баганалысына нигез салучы Балтач ягы бабаларыбыз: Илмәкәш, Әҗем, Иштирәк. Алар Хаҗдан кайтканда авылыбыз турысында туктап ял иткәннәр. Бу урындагы табигатьнең матурлыгын, елга-чишмәләрен күреп сок ланганнар. Монда авыл булса, нинди матур булыр иде диеп әйткәннәр. Алар елга кырыеннан матур гына агып торучы чишмәгә килеп чыкканнар да, әүвәл тәмле суыннан авыз иткәннәр.
Тирәнлеген белергә теләп, таяк тыгып караганнар, әмма таяклары суның төбенә кадәр җитә алмаган. Чишмә бик мул сулы була, хәтта аны ачыпта бетермәгәннәр, тешеңне сындырырлык салкын, тәмле чишмәгә Балтач истәлеге итеп «Балтай» исеме бирелә.
«Балтай» чишмәсе авылыбызга нигез салганнан бирле бер туктаусыз челтер-челтер ага да ага. Ә тәме! Төрле татлы сулардан да татлырак, сихәтлерәк. Каян ташый ул? Көнен-төнен бер тоташтан тигез агым булып, тау төбеннән җанлы ташкын ургып тора.
Табигатьнең көмеш хәзинәсе!
Нинди түләүсез байлык соң бу?
Нинди юмарт син, җирем.
Торбалар аша бик күптәннән авыл өйләренә су кертелгән булганга, авыл халкы чишмәгә суга бармый, чишмәгә юлларны оныттык.
Чишмә тынмый,
һаман нидер сөйли,
Бертуктаусыз моңлы көй көйли.
Әллә инде оныттылар микән?!
Хәл белергә беркем дә килми...
Авылның яшь кызлары, киленнәре шул сукмакта очрашып сәлам алышканнар, авылның, күрше тирәнең «соңгы хәбәрләре» дә шуннан таралган.
Чишмә буенда үскән таллары да үз гомерендә күпне күргән, күпне ишеткән. Авылда азмы инде әниләрнең «чишмәдән алып кайткан» уллары һәм кызлары!
Балтай чишмәсе үзенең тәме, салкын сулы, файдалы һәм шифалы булуы белән башка чишмәләрдән аерылып тора. Авылыбызда тагын бер мул сулы «Ибраһим» бабай чишмәсе бар. Ул «Балтай» чишмәсеннән соңрак ачылган. Бу ике чишмә дә «Инеш» елгасына ага. Инеш елгасының очы Чирмешәнгә тоташа.
Нинди генә язучылар ны, шагыйрьләрне алма, барысы ның да иҗат җимешләрендә саф, салкын чишмә суы үз урынын алып тора. Чишмә сулары авырткан тәнгә сихәт биргән, чирлеләрне аякка бастырган.
Халык су чыганакларына атама биреп кенә чикләнмәгән, бәлки, күбесенең исеменә атап җырлар һәм шигырьләр чыгарган. Һәр атама үзе бер тарих ул. Су-инеш, чишмә атамалары дастаннарда, тарихи җырларда, легенда-риваятьләрдә дә киң кулланыла. Әйе, чишмәләр турында бик күп шагыйрьләрнең шигырьләре җырга әйләнгән. Менә алар: Сибгат Хәкимнең «Фазыл чишмәсе», «Ага чишмә», «Сусау», «Бер тауда ун чишмә»; Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә», «Салкын чишмә», «Су юлы» исемле халык җырлары; Н. Мадияровның «Чишмә»; Н. Исәнбәтнең «Бормалы су юллары»; Илдар Юзеевның «Балачак чишмәсе»; М. Садриның «Чишмә буенда» җырлары. Бу җырларда мәхәббәт, гомер юллары чагыла.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы, тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән. (Г.Тукай)
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигъри юллары нәкъ безнең авыл турында язылган кебек.
И, чишмәләр, әгәр сезне чис тартып, төзекләндереп торсалар... Киләчәк өчен дә, хәзерге тормыш өчен дә сез бик кирәк бит.
Чишмәләрне саклыйк, дуслар,
Чистартып, карап торыйк.
Авылымның яме булып,
Алар гел челтерәп аксын.
Ак син, чишмә, челтер-челтер,
Туган якны ямьләтеп.
Һәрбер кеше тойсын монда
Яшәүләрнең ләззәтен.
Гөлсем Билалова, Татар Баганалысы авылы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев