Алар тылда Җиңү яуладылар: Чистай районыннан Александр Оленин
Безнең районда яшәүче тыл хезмәтчәннәре турында сөйләвебезне дәвам итәбез
2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Бу исә безгә тылда үз хезмәтләре белән Җиңүне якынайтучыларны, фронтка киткән әтиләрен, абыйларын алыштырып, олылар белән рәттән авыр хезмәттә бил бөккән балаларны һәм үсмерләрне искә алу өчен бер сәбәп. Без районда яшәүче тыл хезмәтчәннәре турында сөйләвебезне дәвам итәбез.
Александр Григорьевич Оленин 1932 елның 18 февралендә Чистай районы Булдырь авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында үсмер колхозда эшли. Атлар карый, кырда, ашлык әзерләүдә дә ярдәм итә. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр авыр хезмәттә була. Ул елларда тылдагы бөтен авырлык шушы балаларның, үсмерләрнең ябык иңнәренә төшә...
1951 елда Александрны армиягә алалар. Латвия янәшәсендә хезмәт итә, кызыл погонлы була – мөһим дәүләт объектларын саклый һәм җәмәгать тәртибен күзәтеп тора. Аннары аны Мәскәүгә күчерәләр, соңрак Казахстанга җибәрәләр.
1954 елда ул өйләнә, 1962 елда Ашхабадка күченә. Анда машинист- экскаваторчы булып эшли. 1997 елда хатыны белән кече ватанына кайтып төпләнә. Чистай районында 2012 елга кадәр столяр булып һәм төрле эшләрдә эшли.
Буш вакытында Александр Григорьевич балык тотарга һәм табигатьтә ял итәргә ярата. Аның күкрәген «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы намуслы хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре бизи.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев