Алар суда иминлек кагыйдәләрен үтиләр
«Суда имин ялым» фотоконкурсы чистайлыларда зур кызыксыну уятты. Һәм бу безне шатландыра.
Конкурска 20дән артык эш керде. Хөрмәтле конкурста катнашучылар, фоторәсемнәрегездән күренгәнчә, сез суда иминлек чараларын үтисез. Афәрин! Конкурсны оештыручыларның – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе үзәгенең Чис тай инспекторлык бүлеге һәм «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе – максаты су объектларында бәхетсезлек очракларын булдырмау.
Бүген газетабыз битләрендә сезне яңа эшләр белән таныштырабыз. Сүз уңаенда, барлык калган рәсемнәр һәм конкурс турында нигезләмә «Чистополь-информ» сайтында («Конкурслар» рубрикасы) урнаштырылган. Иртәгә – соңгы көн!
Бүләкләү тантанасы турында без киләсе атна башында «Чистополь-информ» сайтында яңалыклар лентасында хәбәр итәчәкбез.Безнең яңалыкларны карап барыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев