Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар хәтер эстафетасын лаеклы дәвам итәләр

«Хәтер эстафетасы» – ЮХИДИ (ДАИ) көненә багышланган тантаналы чара шулай дип аталды.

Анда мәртәбәле кунаклар, шулар исәбеннән, Эчке эшләр министр­лыгының Татарстан Респуб­ликасы буенча ЮХИДИ идарәсе  ветераннар советы рәисе Иван Гафуров, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет идарәсенең  директор урынбасары Валерий Савкин, хезмәт ветераннары һәм шәхси состав катнашты. Шулай ук 6нчы мәктәп укучылары, балалар һәм яшьләр автомобиль мәктәбенең чыгарылыш укучылары,  тәрбияләнүчеләре,  ДОСААФ техник мәктәбе курсантлары, кадетлар да чакырылган.
Әлеге чара ЮХИДИ бинасы янында башланды. Аның стенасына җирле Дәүләт автоинспекциясенең беренче начальнигы Тихон Захаровка истәлек тактасы куелган.
– Безнең  ветераннарыбыз биографиясе яшь  буынны тәрбияләүдә үрнәк булып тора, – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы Олег Денисов. – Шуның бер үрнәге булып Тихон Сергеевич Тихонов тора, ул юлларда төп иминлек сакчысы иде.  Аның тормыш тәҗрибәсе һәм менә дигән кешелек сыйфатлары һәрчак күңелдә яшәр.
Тихон Сергеевич – сугыш ветераны, сугыш беткәннән соң биш елдан соң гына азат ителә. Элеккеге фронтовик дәүләт автоинспекторы итеп эшкә җибәрелә. Ул елларда Дәүләт автоинспекциясе җиде районга хезмәт күрсәтә, штатта дүрт хезмәткәр була. Ул  монда утыз елдан артык хезмәт итә. Тихон Захаровның хәрби бүләкләренә хезмәт бүләкләре дә өстәлә. Сүз уңаеннан, нәкъ менә шушы елларда хәзерге Дәүләт автоинспекциясе бинасы төзелә дә инде. 
 Шул ук көнне кече сержант  Альберт Нуруллинны да искә алдык. Ул якыннары күңелендә мәңге яшь булып калды. Альберт  1998 елның  маенда хезмәт вазифасын үтәгәндә һәлак булды. Ул вакытта  кизү торучы патруль хезмәте экипажы Казан-Оренбург автотрассасының 117нче километрында кизүдә тора. Яшь хезмәткәр зур тизлек белән  килүче автомобильне туктатмакчы була. Әмма чит ил машинасы туктап торуны, инспекторның таләбен үтәүне кирәк дип тапмый, аны бәрдереп  юлын дәвам итә. Альберт Нуруллин алган җәрәхәтләрдән һәлак була. Аңа бары 24 яшь иде...
Тантаналы чарада Тихон Захаров  һәм Альберт Нуруллинның якыннары килгән иде, алар адресына җылы сүзләр яңгырады.
– Аерым хөрмәт сүзләрен бүген дә сафта булган ветераннар адресына җиткерәсе килә. Остазлар буларак, алар юл-патруль хезмәтендә яшь хезмәткәрләргә, Дәүләт автоинспекциясенең данлы традицияләрен  саклауда  үрнәк булып торалар, – диде ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәфис Гарифуллин. Шула й ук Рәфис Габдулла улы дәүләт-бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре бе­лән берлектә юлларда имин йөрү кагыйдәләрен ныгыту, пропагандалау буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» профилактик зур эшләр үткәрелүен билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, «Хәтер эстафетасы» дип исемләнгән әлеге дулкынландыргыч чараны үткәрүдә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең  профилактика бүлеге начальнигы урынбасары Олег Кирсановның (ул ЮХИДИның ветераннар оешмасы вәкиле дә) һәм шушы республика учреждениесенең Чистай бүлеге җитәкчесе Светлана Сидорованың өлеше зур.
Тантананың рәсми өлешеннән соң Дәүләт автоинспекциясе  ветеран­нары имтихан сыйныфында Балалар һәм үсмерләр автомобиль  мәктәбе укучылары, ДОСААФ мәк­тәбе курсантлары белән бергәләп юл кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Аларның җавап бирүләрен тыңлап утырулары да бик күңелле булды.
– Бу бик кызык булды! Без Дәүләт автоинспекциясе ветеранары белән берлектә билет сорауларына җавап бирдек, – дип үз тәэсирләре белән уртаклаша Балалар һәм үсмерләр автомобиль мәктәбендә (ДЮАШ )укучы Кирилл Голонягин. – Минем өчен үз белемеңне яхшылап тикшерү дә булды бу.
Журналист буларак,  миңа да биредә таныш йөзләр күрү бик күңелле булды. Кайбер ветераннар белән мин озак еллар хезмәттәшлек иттем, рейдларда катнаштым, өченчеләре минем язмаларымның геройлары булдылар. Алар арасында Владимир Салеев та бар, ул әдәпле, игътибарлы, үз эшенең остасы. Ул Дәүләт автоинспекциясендә  23 ел эшләде, хезмәт юлын юл-патруль хезмәте сержанты булып башлап,  техника күзәтчелегенең өлкән автоиспекторы буларак тәмамлады.
– Ветераннар һәм хезмәт итүче хезмәткәрләр  өчен мондый чаралар  үткәрү бик мөһим.Әлеге башлангычларны ЮХИДИ республика җитәкчелеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе, Россия эчке эшләр министрлыгының Чис­тай районы буенча бүлеге дә хуплады, – дип билгеләп үтә Владимир Салеев. –  Миңа үземә дә яшь хезмәткәрләр белән еш очрашырга туры килә: нәрсәдер әйтәсең. нәрсәдер өйрәтәсең...
– Алар киңәшләрне ничек кабул итәләр?
– Алар аңлыйлар, рәхмәтлеләр, әдәплеләр, булганнар!  Үз вакытында мин үзем дә Тихон Захаров киңәшләрен тота идем. Мин эшкә килдем, ә ул  отставкага китте. «Хәлләр ничек, оныгым?» дип миңа мөрәҗәгать итә иде ул.  «Син Дәүләт автоинспекциясендә  эшлисең, ә ул милицинең йөзе!» дип  бер генә тапкыр искә төшермәгәндер... Мин һәрвакыт аның принципларын истә тотарга тырыштым. Искиткеч сизгер күңелле, бик әйбәт кеше иде!
Тантана барышында иң яхшы Дәү­ләт автоинспециясе хезмәткәрләре, ве­тераннар Мактау кәгазьләре, рес­публика ЮХИДИ ветераннары советының, эчке эшләр министрлыгының, безнең бүлек  җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 
– Шунысы шатландыра: бирегә яшь чистайлылар: юл хәрәкәтендә катнашучылар, кадетлар, балалар һәм үсмерләр автомобиль мәктәбе укучылары  җыелды... Бу исә буыннарның ныклы бәйләнеше турында сөйли, хәтер эстафетасын тапшырыр кешеләр бар, – дип сөйли Валерий Савкин. – Аеруча юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаганда төрле чаралар үткәрүгә даими ярдәм итүе өчен балалар һәм үсмерләр автомобиль мәктәбе җитәкчелегенә зур рәхмәт сүзләре әйтәсем килә.  Сүз уңаеннан, тизлекне маневрлау буенча югары классны күрсәтүгә ветераннарга күрсәтмә чыгышлар өчен әзерләнгән автомәйданчыкта  да аларның  тырышлыкларын күрергә мөмкин иде.
– Нинди генә вакыт булмасын, кеше җәмгыятьнең иң кыйммәтле нәрсәсе – кешеләр икәнен аңлый, – ди оештыручыларның берсе Светлана Сидорова. Буыннар элемтәсе кулдан- кулга  хәтер, традиция, тәҗрибә эстафетасын  тапшыру юлы белән башкарыла. Шуңа күрә без барыбыз да бергә җыелдык та инде.
Бүгенге көндә юлларда иминлекне безнең геройларыбыз дәвамчылары саклый. Юлларыбыз имин, тормышыбыз бәхетле, тыныч булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев