Алар кеше гомерен саклап кала
«01» телефоны һәркемгә балачактан ук таныш. Кайбер кешеләргә, бәлки, беркайчан да янгын сүндерүчеләрнең ярдәме кирәк булмас һәм булмасын да, ә кемгәдер алар гомерен саклап калырга мөмкиннәр.
Янгын сүндерүче – дөньяда иң игелекле, шул ук вакытта куркыныч һөнәрләрнең берсе. Һәркем дә башкаларны коткарып калу өчен үз гомерен куркыныч астына куярга җөрьәт итми, гадәттән тыш хәлләрдә тиз арада ориентлаша алмый. Өстәвенә, янгын сүндерүчеләр дөрес карарлар кабул итә белергә, физик яктан да чыдам булырга тиешләр.
Батыр, намуслы, түзем кешеләрне әлеге югары таләпләр куркытмый. Ә коткаручыларга гомерләрен саклап калучыларның рәхмәте чиксез.
Ел саен үз һөнәри бәйрәмнәрендә 67нче номерлы Чистай янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре шәһәр һәм район мәктәпләре укучыларын кунакка чакыралар.
– Быел без очрашуны ярышлар рәвешендә оештырмыйча, балаларга үзебезне эштә күрсәтергә булдык. Мондый чаралар безгә аларны хезмәтебезгә җәлеп итәргә, безнең ничек эшләгәнебезне күрсәтергә ярдәм итә. Шундый очрашулардан соң аларның кайберләре, бәлки, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы уку йортларына керергә һәм киләчәктә безнең сафларны тулыландырырга карар кылырлар. Без шат кына булачакбыз, – дип билгеләп үтте янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы Артем Кипров.
Шул ук вакытта ул республикада балалар арасында оперативлык, фидакарьлек, батырлык күрсәтү һәм кешеләрне сулыклардан, янгыннардан коткару очраклары да булуын билгеләп үтте.
Яшь кунакларның янгын сүндерүчеләрнең ничек эшләүләрен күрү мөмкинлеге булды.
Белгечләр янгын сүндерүгә әзерлек буенча нормативларны үтәделәр: хәрби кием һәм кирәк-яракларны тизлеккә киделәр, штурм баскычын куйдылар һәм аның буенча дүртенче кат тәрәзәсенә менделәр, өч кисәкле баскыч куеп, өченче кат тәрәзәсенә менделәр, дүртенче каттан бау буйлап төштеләр, йөз метрлы каршылыклар полосасын уздылар.
Соңыннан укучыларга юл-транспорт һәлакәтләре вакытында авария-коткару эшләре барышын күрсәттеләр.
– Бу бик катлаулы һөнәр. Бары үҗәт, максатчан кешеләр генә бу сынаулардан курыкмыйлар, – дип билгеләп үтте 2нче гимназия укучысы Тимур Дәүләтшин.
– Мин янгын сүндерүче булу җиңел түгел икәнен аңладым. Һәрвакыт физик яктан әзерлекле булырга, кешеләрне коткару өчен тынычлык сакларга һәм батырлык күрсәтергә кирәк, – дип уртаклашты 5нче сыйныф укучысы Илья Герасимов.
67нче номерлы янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре: каравыл башлыгы ярдәмчесе Эдуард Мөхәммәтдияров һәм Владимир Рачимов үз һөнәрләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. 2007 елның ноябрендә алар хезмәт итәргә керешәләр. Һәм менә инде 14 елга якын халык иминлеге сагында торалар.
– Мин үскәч кем булачагымны, янгын сүндерү хезмәтенә барачагымны кечкенәдән үк белә идем. Балачакта ук янгын сүндерүчеләрнең яна торган өйдә ничек эшләүләрен күрдем, аларга мөкиббән китеп карап тордым. Бу миндә көчле тәэсир калдырды, ул чакта ук мин бу һөнәр турында уйлана башладым, – дип сүзен башлады Эдуард Мөхәммәтдияров.
Хыялын тормышка ашыру өчен ул, уйлап та тормыйча, армиягә хезмәт итәргә китә. Һава-десант гаскәрләренә эләгә, Төньяк Кавказда террорчыларга каршы операцияләрдә катнаша, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Армиядә хезмәт иткәннән соң Эдуард Мөхәммәтдияров 67нче номерлы янгын-коткару частенә килә.
– Безнең һөнәребез бөтен кешегә дә туры килми, күп нәрсә кешенең холкына бәйле. Түзем, нык булырга, каушамаска кирәк, чөнки без юл-транспорт һәлакәтләренә дә барабыз, кешеләрне эзләп яна торган биналарга да керәбез, – дип билгеләп үтә янгын сүндерүче.
– Гаиләгез сезнең эшегезгә ничек карый? Мөгаен, шәһәрдә сирена кычкыртып узган янгын сүндерү машинасын күрсәләр, борчылып, алар сезнең турында уйлыйлардыр?
– Холкымны белгән әнием бу һөнәрнең миңа туры килүен аңлый иде, шуңа күрә минем карарымны тулысынча хуплады. Әлбәттә, әнием дә, хатыным да мин сменада булганда борчылалар. Эштә төрле хәлләр, хәвеф-хәтәрләр дә булуын алар беләләр. Әмма һөнәребез менә шундый.
– Сезнең эшегездә иң мөһиме нәрсә дип уйлыйсыз?
– Мөгаен, тотнаклы, ә кайчак хәтта салкын канлы, әмма, һичшиксез, олы йөрәкле, көчле һәм кыю булу. Әгәр бу сыйфатларга ия түгелсең икән, димәк, бу эш синең өчен түгел, – ди янгын сүндерүче.
Эдуард Мөхәммәтдияров янгынга беренче тапкыр баруын яхшы хәтерли.
– Демьян Бедный урамында мунча һәм өлешчә каралты-кура янды, ут өйгә күчә иде. Ул вакытта без тәҗрибәле, күпне күргән каравыл начальнигы Сергей Владимирович Ялихов белән эшләдек. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте, һәр эштә ярдәм итте. Аның командасы астында эшләп, без ут таралуга юл куймадык, әмма, кызганычка каршы, мунчадагы янгында ир-ат һәлак булды. Ул вакытта мин моны авыр кабул иттем, әмма вакыт узу белән хис-кичерешләр гадәттән тыш хәлләрдә эшләргә комачауламасын өчен, сабыррак булырга өйрәндем, – дип уртаклаша Эдуард Илдар улы.
Владимир Рачимовка янгын булган урында эшләү армиядә хезмәт иткән чорыннан ук таныш булган.
– Безнең күрсәтмә бригада каршында янгын сүндерү посты бар иде. Мондагы кебек анда да янгыннарга бардык. Шуңа күрә һөнәрнең үзенчәлеге миңа монда эшләргә килгәнче үк таныш иде. Шулай да янгыннарда, кешеләрне коткарганда эшләү нечкәлекләренә мин нәкъ менә биредә өйрәндем. Минем каравыл начальнигым Андрей Владимирович Першин иде, ул безне бөтен нәрсәгә өйрәтте. Моның өчен мин аңа чиксез рәхмәтлемен, – дип сөйли Владимир Рачимов.
Яңа ел алдыннан булган янгын аның хәтерендә аеруча уелып калган.
– Декабрь азагында төнлә сәгать заводы поселогында гирлянда да кыска ялганыш барлыкка килү сәбәпле, фатирда чыршы яна башлый. Ул чакта төтенгә агуланып, биш айлык сабый үлә, әнисе күпсанлы тән җәрәхәтләре ала. Бу мораль яктан иң катлаулы очракларның берсе иде, – дип уртаклаша Владимир.
– Сез команда белән эшлисез һәм, мөгаен, хез мәттәшләрегез ярдәмен нән башка булмыйдыр.
– Әйе, без зур гаилә кебек. Әгәр нинди дә булса аңлашылмаучанлык булса, без аны шунда ук бергәләп хәл итәбез. Моннан тыш, безнең җитәкчебез Артем Юрьевич Кипров яхшы ярдәм күрсәтә. Һәр хезмәткәргә ул шәхси якын килә, аңа теләсә нинди мәсьәлә яки проблема белән якын килергә мөмкин – ул берсүзсез ярдәм итәчәк. Каравылда бердәмлек һәм дуслык булырга тиеш, чөнки без гомеребезне куркыныч астына куеп, бергә янгыннарга барабыз, берни күренми торган төтен тулган биналарга керәбез. Барысы да бер-берсенә ярдәм итәләр һәм һәр секунд саен алда яки артта баручылар турында уйлыйлар. Бу бит яу, ут белән көрәшү кыры, – дип ассызыклыйлар әңгәмәдәшләрем.
– Сезнең хезмәтегездә дәвамчанлык мөһим урын алып торадыр?
– Әлбәттә. Өлкән буын үз тәҗрибәсен яшь буынга тапшыра, эшнең барлык нечкәлекләренә өйрәтә. Мәсәлән, яңа хезмәткәр килсә, без аны Владимир Рачимовка беркетәбез. Ул аны үз канаты астына ала, өйрәтә, психологик яктан көйли, әңгәмәләр үткәрә, – дип билгеләп үтә Эдуард Мөхәммәтдияров.
– Янгын сүндерүче булырга теләүчеләргә нәрсә киңәш итәр идегез?
– Армиядә хезмәт итәргә, үзенә күрә тормыш мәктәбе узарга кирәк. Анда кеше үсеп китә, аның үз сүзе барлыкка килә һәм ул аңлы рәвештә сайлау ясый. Шулай ук физик һәм психологик әзерлек тә мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев