Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар гражданнарның иминлеген тәэмин итәләр

27 мартта Росгвардия хезмәткәрләре һәм хәрбиләре һөнәри бәйрәмнәрен – Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре көнен билгеләп үтәләр.

Җиде ел дәвамында безнең республика территориясендә яңа көч структурасы – Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең территориаль идарәсе уңышлы эшли. Аның составында махсус билгеләнештәге отрядлар, дәүләт контроле хезмәтләре, лицензия-рөхсәт эше һәм пилотсыз очу аппаратларын эксплуатацияләү, шулай ук ведомстводан тыш сак бүлекчәләре бар.

 

Росгвардия дәүләт һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итә, җинаятьчелек һәм террорчылык белән көрәшә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклый. Шул ук вакытта аның карамагында булган шәхси состав төбәк территориясендә һәм аннан читтә куелган теләсә нинди бурычларны үтәргә сәләтле. 2022 елда хезмәт-хәрби эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Росгвардиянең ТР буенча идарәсе чираттагы тапкыр Идел буе округында иң яхшысы дип танылды.

 

Чистай районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге килешүләр төзеп, физик һәм юридик затларның мөлкәтен саклау буенча мөһим бурычларны үти. Дәүләт әһәмиятендәге объектларның һәм гражданнар күпләп булган урыннарның террорчылыкка каршы саклану торышын контрольдә тота. Алар арасында хакимият органнары биналары, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина учреждениеләре, корал саклау бүлмәләре һәм башка күп нәрсәләр бар.

 

– Чистайда техник чаралар ярдәмендә гражданнарның 511 фатиры һәм яшәү, мөлкәт саклау урыннары, 447дән артык төрле объект саклана. Кулланыла торган үзәкләштерелгән күзәтү пультларында мәгълүматны җыю һәм эшкәртүнең автоматлаштырылган компьютер системалары бар. Алар кизү торучы персоналның эш-гамәлләренә карамастан, сигналлар килү вакытын билгеләргә һәм аларга оператив рәвештә тәэсир итәргә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Чистай районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Юрий Беспалов.

 

Хезмәткәрләр үзәкләштерелгән күзәтү пультларына тоташтырылган объектларда сак һәм хәвеф сигнализация чаралары эшләп җибәрү турындагы хәбәрләргә оператив рәвештә тәэсир итәләр. Башка хокук саклау структураларыннан коллегалары белән берлектә мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары вакытында җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашалар. Урнашу урыннарында һәм патрульлек итү маршрутларында җинаятьләрне кисәтәләр.

Алар ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә беренче булып ярдәмгә киләләр. Мәсәлән, янгын, гадәттән тыш хәлләр вакытында гражданнарны эвакуацияләүдә коткару хезмәтләренә ярдәм күрсәтәләр, югалган балаларны эзлиләр һәм әти-әниләренә кайтаралар.

– Көн саен Чистайда патрульлек итү маршрутларына ике тоткарлау төркеме чыга. Заманча технологияләр куллану, маршрутларны грамоталы төзү хисабына мобиль нарядлар объектларга хәвефле чакыру буенча санаулы минутлар эчендә киләләр. Калган вакытта алар урамнарда патрульлек итәләр һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итәләр, – ди Юрий Петрович.

 

2022 елда тоткарлау төркемнәре үзәкләштерелгән сак пунктларына килгән сигналлар буенча 1162 тапкыр һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча кизү частьләре чакыруы буенча 238 тапкыр баралар. 39 административ хокук бозу һәм 6 җинаять, шул исәптән урлашу, талау, үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян китерү кисәтелгән. Хезмәткәрләр федераль эзләүдә булган кешеләрне тоткарлауда да ярдәм иткәннәр.

Объектларны җиһазландыру өчен төрлечә эшләүче хәбәрчеләр, шул исәптән стандарт булмаган хәлләргә тәэсир итүчеләр, чакыру төймәләре кулланыла. Шулай, янгын вакытында, диварлар җимерелгәндә, пыяла ватылганда сигнализация шунда ук хәвеф сигналын пультка тапшырачак һәм тавыш сигналын кабызачак. Электр энергиясе сүндерелгәндә, сак сигнализациясе системасы автомат рәвештә аккумулятор батареясыннан эшли башлый. Саклана торган объектларда Росгвардиянең «Охрана» фәнни-тикшеренү үзәгендә мәҗбүри тест узган югары ышанычлы сак приборлары гына урнаштырыла.

 

Ведомствоның нәтиҗәле эшләве һәм аның менә дигән техник җиһазланышы ярдәмендә, халыкның иминлек дәрәҗәсе көннән-көн арта. Ведомстводан тыш сак бүлеге саклый торган объектларда инде дистә елдан артык урлашуларга юл куелмый.

 

Һөнәри бәйрәмнәрендә Росгвардия хезмәткәрләре үз хезмәт бурычларын батырлык һәм фидакарьлек белән үтәячәк.

– Хезмәттәшләремә ныклы сәламәтлек, рухи көч һәм батырлык, тәвәккәллек һәм кыюлык, сәламәтлек һәм ныклык, хезмәттә зур уңышлар һәм тормышта зур шатлыклар телим. Үз һөнәребез белән горурланабыз һәм һәрвакыт югары идеяләргә һәм башлангычларга омтылабыз, – дип нәтиҗә ясады Юрий Беспалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев