Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алар дөньяга фотокамералар аша карыйлар

Интернет һәм социаль челтәрләр торган саен күбрәк популярлык казаналар. Бүген танылган булу һәм акча эшләү өчен социаль челтәрләрдә кызыклы контент булдыру, күп әбүнәчеләр һәм лайклар булу да җитә.

Блогерлар – яңа һөнәр, Интернет-индустрия турында нинди дә булса күзаллавы булган һәркем хыялланадыр, мөгаен. Селфи, лайклар, хэштеглар – уңышка ирешкән, тормыш юлы буйлап гаджетлар белән бергә барырга һәм эшсез калырга курыкмаган яңа буын синонимнары.
Кемдер яңа карашка тискәре, кемдер уңай карый. Социаль челтәрдә матур һәм файдалы пост күргәч, аны булдыру өчен блогерга никадәр хезмәт куярга кирәклеге турында уйланучылар күп түгелдер. Барысы да: фотоның сыйфаты, дөрес ракурс, ут-шәүләне грамоталы тапшыру, күңелне эреткән текст, ә иң мөһиме – кешенең эчке сиземләве, аның үз-үзенә ышануы мөһим. Боларның барысына да РФ Президенты грантлары фонды конкурсында җиңүе ярдәмендә Чистай епархиясе каршында оештырылган «Мин яшәгән дөнья» блогерлар мәктәбендә өйрәтәләр.
Дәресләр гыйнвар уртасында башланды. Шушы вакыт эчендә малайлар һәм кызлар фотокамера белән эшләргә, кызыклы постлар язарга, эшләрне эшкәртергә өйрәнделәр, файдалы программалар белән таныштылар, ә иң мөһиме – үз көчләренә һәм мөмкинлекләренә ышандылар.
– Безнең проект яшүс­мер­­­ләрдә гомумкешелек кыйм­­мәт­ләрен формалашты­ру, әхлакый сыйфатлар тәр­бияләү буенча агарту эшен көчәйтүгә юнәлгән. Яшь буын арасында мәгълүмати технологияләр актуаль булганлыктан, яңа эш формалары белән блогерлар мәктәбе оештыру ихтыяҗы барлыкка килде. Александр Котов, Эллана Хөснетдинова һәм Александр Карпов кебек тәҗрибәле кураторлар белән бергә без яшүсмерләрне мәгълүмати-технологик тармакта журналистлар, блогерлар, мөхәррирләр, видеооператорлар, алып баручылар, сайт дизайнерлары сыйфатында булачак профессиональ эшчәнлеккә әзерлибез, – дип билгеләп үтә проект җитәкчесе Светлана Рябова.
Хәзерге вакытта мәктәптә яңа һөнәрне үзләштерергә теләгән 50дән артыграк малай һәм кыз белем ала. Яшь блогерлар сафына һәркем эләгә алды. Моның өчен иҗади биремне үтәү: үзе, мавыгулары һәм хыялы турында видеосюжет яздыру да җитә. Иң мөһиме, бала камерадан курыкмасын, селфи ясый белсен һәм фотога төшәргә оялмасын.
– Бу проектта эшләү минем өчен рәхәт булды. Балаларны, аларның үзгәрүен күзәтү, әлеге процесска катнашың барлыгыңны аңлау, кечкенә адымнар белән зур максатларга баруларын күрү – зур канәгатьләнү хисе бирә. Элек камера алдында үзләрен киеренке тоткан булсалар, хәзер ул юк диярлек. Балалар ачыла, үзләренең мавыгулары, теләкләре турында сөйли башладылар. Без артык таләпләр куймыйбыз, әмма өй эше ясау һәм тырышлык – укуның төп шартлары. Малайлар һәм кызларга үзәктә белем алу өчен кирәкле техника: куәтле компьютерлар, фото һәм видео камералар махсус сатып алынган. Теләсә кайсы вакытта кураторлар катлаулы бурычларны үтәгәндә ярдәм итәргә әзерләр, – дип билгеләп үтә Эллана Хөснетдинова. – Без балалар белән бергә өйрәнәбез. Аларны аңларга, уртак тел табарга, кайдадыр сабыр, кайдадыр таләпчән булырга өйрәнәбез. Безнең бурычыбыз – балаларны гаджетларга тарту түгел, ә аларны башка юнәлешкә кертеп җибәрү, смартфонның аралашу һәм уеннар уйнау чарасы гына түгел, ә киләчәктә күп акча китерергә мөмкин булган сыйфатлы продукт булдыру өчен яхшы корал булуын күрсәтү.
Проект бары берничә атна эшли, әмма шушы күп булмаган вакыт эчендә кураторлар үз укучыларында зур үзгәрешләр күргәннәр.
– Блогерлар мәктәбенә унөч яшьлек яшүсмер йөри. Ул компьютер уеннары ярата, бирегә ютубер булырга – уеннар буенча челленджлар яздырырга һәм аларны YouTube каналына куярга килгән. Беренче дәресләрдән үк фотография белән шулкадәр мавыга һәм күргәннәрнең барысын да – бутербродлардан алып урам песиләренә һәм этләренә кадәр камерага төшерә башлый. Ул ике атна инде компьютер уеннарына утырмавы турында язгач, мин бик сөендем. Аңа фотога төшерергә шулкадәр ошаган, ул аны үзенә һөнәр итеп сайламакчы була. Балаларның әти-әниләреннән дә без рәхмәт сүзләре ишетәбез. Бу эшчәнлегебезнең иң мөһим нәтиҗәсе, – дип өстәде куратор.
Балалар белән эшләү – гади эш түгел, ә әти-әниләр белән эшләү тагын да катлаулырак, әйләнә-тирәдәгеләргә проектның санлы коммуни­кацияләр гасырында үсү өчен нигез бирүче мөһим тормыш мәктәбе булуын исбат итү катлаулы. Блогерлар мәктәбенең епархия каршындагы рухи-агарту үзәгендә булуына карамастан, аның дини юнәлеше юк – дәресләргә православиялеләр, шулай ук мөселман балалары да йөри ала.
Иҗади сәләтләрне үстерү өчен кураторлар өй эше биреп кенә калмыйлар, ә иң яхшы фото эшкә төрледән-төрле тематик конкурслар үткәрәләр. Һәр биремгә малайлар һәм кызлар креатив, иҗади якын киләләр. Мәктәптә бер дәрес тә кызыклы кунактан башка үтми, ул үзенең тормыш тарихы белән уртаклаша, яшь блогерларга шәхси үрнәк күрсәтә.
Һичшиксез, талант һәм һәрьяклап үсү, укырга теләк әлеге һөнәрне үзләштерүнең төп өлеше булып тора. Әмма бала үскән җәмгыять тә зур роль уйный.
– Балалар бик талантлы, әмма аларның бер уртак проблемасы бар: алар үзләрен иркен тотмыйлар, әйләнә-тирәдәгеләрнең фикеренә игътибар итәләр. Балалар үз эшләрен күрсәтергә, үз мавыгулары турында сөйләргә оялалар, әйләнә-тирәдәгеләрнең тәнкыйтеннән куркалар. Шундый очраклар да булгалады: үз-үзләренә ышанмау­лары аркасында дәресләрдә катнашудан баш тарттылар. Һәркайсына ярдәм күрсәтеп һәм яхшы этәргеч биреп, без аларны төркемгә кайтарабыз. Җәмәгатьчелекнең стереотип­ларын җимерү кыен. Безгә карата социаль челтәрләрдә бик күп гаепләү сүзләре яудырдылар, әмма нәтиҗә үзе турында үзе сөйли. Без ачык. Без имиджның нәрсә икәнен, игътибарны җәлеп итә торган аккаунтның нинди булырга тиешлеген аңлатырга тырышабыз, – дип билгеләп үтә Эллана Хөснетдинова.
Мәктәптәге дәресләр ярдәмендә күпчелек укучылар блогерлар тармагында үзләре өчен кызыклы юнәлешне билгеләделәр. Мәсәлән, 10 яшьлек Володя Спиридонов үзенең кулинарлык блогын алып барырга хыяллана. Малай тәмле пешерә һәм үзенең рецептларын бөтен дөнья белән уртаклашасы килә. 
Наталья Главнова да дәресләрдә үзе өчен күп яңалык алган.
– Блогерлар мәктәбе кебек шундый проект турында белгәч, анда катнашырга булдым. Мин биредә белем алу минем өчен шулкадәр кызык һәм файдалы булыр дип көтмәгән идем. Беренчедән, анда коллектив бик күңелле, ярдәмчел, дустанә. Һәркем ярдәм итәргә әзер тора. Икенчедән, анда замана яшьләре өчен чыннан да файдалы һәм кирәкле әйберләргә өйрәтәләр. Без­нең Чистай кебек кечкенә шәһәрчек өчен бу аралашучанлык, креативлык һәм үзмәшгульлек кебек сыйфатларны үстерүдә зур адым. Элек мин постлар язарга һәм, гомумән, күп язарга яратмый идем, әмма шушы мәктәп ярдәмендә әлеге шөгыльнең никадәр кызык булуын аңладым, моны дөрес эшли белергә генә кирәк, – дип уртаклашты безнең белән кыз.
Кураторларга һәм аларның укучыларына уңышлар телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев