Алабугада XIX гасыр һәйкәлен торгызуга 280 млн сум акча тотылган
Алабуганың тарихи үзәгендә төп архитектура һәйкәлләренең берсе –сәүдәгәр Евсигней Емельяновның 1850 елларда төзелгән йортын масштаблы торгызу тәмамланган
Ике еллык реставрациядән соң биредә «Эврика» заманча балалар музей-мәгариф үзәге ачылды, аны матбугат туры барышында журналистларга тәкъдир иттеләр.
Алабуга музей-тыюлыгы генераль директоры урынбасары Екатерина Кашапова сөйләгәнчә, эшләрнең гомуми бәясе 279,2 млн сум тәшкил иткән.
Федераль бюджеттан «Мәдәният» милли проекты кысаларында булачак балалар үзәген югары технологияле электрон һәм медиа белән тәэмин итүгә 35 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев