Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акчаны, судка дәгъва биргәч, кире кайтарган

Роспотребнадзорның территориаль бүлегенә кулланучы үзенең закон буенча хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны сорап мөрәҗәгать итте.

Ул оптика салонына күз күремен тикшертергә, линзалы күзлек сайларга дип мөрәҗәгать иткән. Үткәрелгән тикшерүдән соң кулланучыга күзлек ясарга рецепт бирелә (табиб-офтальмологтан башка), даими кию өчен прогрессив линзалар тәкъдим ителә. Заказның бәясе барысы бергә 13 мең сум тәшкил итә.

— Заказ әзер булгач, күзлекне киеп карагач, кулланучы аның начар булуы хакында әйтә, аны алудан баш тарта, — дип ачыклык кертә Роспотребнадзорның Чистай бүлегенең баш белгеч-эксперты Юлия Чурбанова. — Күз күременә күзлек сайлау максатыннан ул офтальмология клиникасына мөрәҗәгать иткән.

Аны караганнан соң табиб-офтальмолог кулланучыга прогрессив линзаларны кулланмаска киңәш итә.

Монардан соң кулланучы оптика хуҗасыннан, ягъни шәхси эшмәкәрдән күзлек өчен түләнгән акчаларны кире кайтаруларын сорап мөрәҗәгать итә, чөнки күзләрне тикшерү нәтиҗәләре аның сыйфатсыз үткәрелгән булуын күрсәтә. Шуңа күрә күрсәтелгән таләпләрне үтәү кире кагыла.

— Территориаль бүлек кулланучының хокукларын яклау турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать итте. Дәгъва гаризасында кулланучыга күрсәтелгән хезмәттәге җитешсезлекләр өчен чыгымнарны кире кайтару, офтальмологик клиникада табиб каравы өчен чыгымнар, штрафлар, әхлакый зыянны каплау, шулай ук барлык сумманың илле проценты күләмендә кулланучының таләбен ирекле рәвештә үтәмәгән өчен штрафны түләтү турында таләпләр күрсәтелгән иде, — дип аңлатма бирә Юлия Александровна.

Шәхси эшмәкәр дәгъва гаризасын алуга ук кулланучыга прогрессив линзалар белән күзлек бәясен кире кайтарды. Ә кулланучы үз чиратында дәгъва таләпләренннән баш тартты. Эш туктатылды, суд билгеләмәсе үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев