Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Акча атнасы» вакытында татарстанлылар 7 млн сумлык вак акча тапшырганнар

...

Татарстанда яшәүчеләр язгы «Акча атнасы» акциясе вакытында банкларга 7 млн сумнан артык суммага 1,2 млн. вак акча китергәннәр. Бөтенроссия акциясе 2026 елның 6-18 апрель көннәрендә узды.

 

Бу чорда республика халкы җыелган вак акчаны комиссиясез акциядә катнашучы банк бүлекчәләрендә һәм кайбер челтәр кибетләрендә кәгазь акчага алыштыра алдылар. Шулай ук вак акчаны банк счетына күчерергә мөмкин иде.

Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин билгеләп үткәнчә, акция вак акчаны әйләнешкә кайтарырга һәм яңа акчалар чыгаруга чыгымнарны киметергә ярдәм итә.

 

- Металл акчаларны әйләнешкә кайтару өчен махсус очрак көтү мәҗбүри түгел. Көндәлек сатып алулар өчен алар белән түләү дә җитә, - дип билгеләп үтте бүлекчә идарәчесе.

Чыганак: «Реальное время»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев