Ак яулыклы әнием минем
Әтисе сугышка киткәндә бишектә берни аңламый көлеп ята ул. Шул көннән аңа әтисен күрү, әти сүзен әйтү насыйп булмый...
Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән.
Аларның балачаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: «Сугышлар кабатланмасын иде!»
Сугыш чорында балалар ничек яшәгән? Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса. «Әти» дип әйтергә тилмерткән, аларның балачагын, киләчәккә өмет-хыялларын җимергән. Әткәй юклык гомер буе сиздерә: әрнү, сагынулар - юлдашың, язмышың...
Кадерле әнием Рафика Саматова - сугыш чоры баласы. Ул 1941 елның 13 мартында Иске Роман авылында Миңнебәян һәм Салихҗан Хәмзиннар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1941елның июлендә әтисе Салихҗанны фронтка алалар, әнисе алты бала: Галимҗан, Фидания, Рафик, Нәкыйп, Рауза һәм дүрт айлык Рафика белән ялгыз кала. Бабам Үзәк һәм Воронеж фронтларында хезмәт итә һәм ни кызганыч, 1942 елның 26 ноябрендә һәлак була. Ул Курск өлкәсенең Шишарка авылында җирләнгән.
«Әтием сугышка киткәндә, миңа нибары 4 ай булган. Хушлашыр минутлар җиткәч, әткәй мине кочагына алып иркәләгән. Кысып-кысып кочаклаган. Әтием елый, мин көләм икән...
Әткәй киткәннән соң бөтен эш әнием өстендә кала. Тормышны алып барырга кирәк бит. Ярый әле аңа абый-апаларым булышкан. Әниләр көнне-төнгә ялгап, «Барысы да Җиңү өчен!» дип эшләделәр, оекбашлар бәйләделәр, иген үстерделәр. Авыр эш, сәләмә кием, ашарга җитмәү үзәккә үтте. Шулай көн артыннан көн үтте...», – ди әнием күз яшьләрен сөртеп.
Ул Иске Роман авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлый, соңыннан укуын Каргалы мәктәбендә дәвам итә. Ләкин, бик авыр чор булганга күрә, аңа мәктәпне ташларга туры килә.
Башта төрле эшләрдә эшли, берничә ел сыерлар сава, ә 1971 елдан башлап авыл мәктәбендә техничка булып эшли башлый. «Бүгенгедәй хәтердә, – дип искә ала әни. – Хезмәттәшләрем Рәхимә Фәтхетдинова һәм Кәүсәрия Нәсыйбуллиналар белән җәй буе мәктәп өчен кышкылыкка утын хәстәрли идек. Утынны ярабыз, ташыйбыз һәм үзебез үк әрдәнәгә өеп куябыз». Әйе, ул чорларда аларга әнә шундый ирләр эшен дә башкарырга туры килгән. Аларның җитез кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсәң, ул тау болытка тияр иде, юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде.
1961 елның 9 сентябрендә сөйгән яры Камил Габделхак улы белән тормыш корып җибәрәләр. Икесе дә тырыш, хезмәт сөючән, уңган, тормыш йөген иңне-иңгә терәп тарталар. Балалар кеше арасында ким-хур булмасын дип көне-төне тырыша алар. Әни белән әти безне - өч кызларын кадерләп, тәрбияләп үстерделәр.
Кызганыч, әтиебезнең генә гомере озын булмады. 1997елның 17 мартында ул безне калдырып арабыздан китте. Әмма ул гел безнең арада кебек, күңелләрдә мәңге сакланырлык итеп исемен язып калдырды. Аның һәрвакыт нурлы йөзе, үлгәннәрне дә терелтердәй, таш йөрәкләрне дә йомшартырдай сүзләре, кыйбласын югалтканнарга кыйбла күрсәтердәй киңәшләре безнең күңелебездә мәңге сакланыр.
Без әниебезне тормышыбыз, уңышларыбыз белән сөендереп торырга, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз. Ә ана өчен бу – иң зур бәхет. Һәрберебезнең үз гаиләсе, яннарыбызда тормыш итәрлек таянычларыбыз – ирләребез, мәхәббәт җимешләре – балаларыбыз бар. Инде алты онык өстенә ун оныкчыгы шатландыра. Эшкәме, ялгамы - бергә җыелышсак, үзебез бер табын булабыз. Юкка гына татар халкы «Балаңның баласы балдан татлы», - дип әйтмәгән. Әниебез оныклар дип өзелеп тора. Алар кайтканны түземсезлек белән көтеп ала, ә кайткач яннарыннан да китми...
Язмам ахырында иң кадерле кешебез, газиз әниебезгә иң җылы сүзләребезне, изге теләкләребезне юллыйсым килә. Аңа исәнлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән балаларының - оныкларының шатлыгына, ирешкән уңыш ларына сөенеп, тагын озак еллар яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.
Рушания Билалова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев