«Ак дары»: тирәк мамыгына ут кабудан ничек сакланырга
Һәр чор безнең тормышка яңа кагыйдәләр кертә: иртә яз – үләнне яндырмаска, эссе җәй – урманда һәм корылмалар белән сак булырга, июнь ае тирәк мамыгына ут төртмәскә өйрәтә.
Июнь аенда шәһәр урамнарын мамыкка күмгән әлеге табигать күренеше аллергиядән интегүчеләргә генә түгел, ә янгын сүндерүчеләргә дә күп күңелсезлекләр китерергә сәләтле. Җәйге «кар» ярыкларга тула, тротуарларда, куаклар янында һәм, гомумән, тоткарлану өчен урын булган бар җирдә чын кар көртләре булып өелә. Ак мамык өемнәре балаларның игътибарын җәлеп итә, аларның тагын бер кызыклы уенчыгына әверелә. Ә тирәк мамыгын юкка гына ак дары дип атамыйлар, ул мизгел эчендә кабынып китә.
– Июнь аенда янгын сагы хезмәткәрләренең эше арта – көненә 10-15 чакыру керә, шуларның өчтән бер өлеше янып киткән тирәк мамыгын сүндерүгә туры килә. Кайчагында янгынны сүндереп кенә калмыйча, «кечкенә ут төртүчеләргә» медицина ярдәме күрсәтергә дә туры килә. Секунд эчендә кабынып киткән тирәк мамыгының киемгә күчү һәм җитди җәрәхәтләр китерү мисаллары шактый. Аякларны пешерү – шундый ут төртүләр китергән имгәнүләрнең әле кечкенә генә өлеше, – ди Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.
Янгын күзәтчелеге инспекторы ассызыклаганча, өлкәннәр дә «ак дары»га ут төртүгә җитдирәк карарга тиешләр. Корылмалар арасында, ишегаллары почмакларында, торак йортлар һәм гаражлар диварлары тирәсендә җыелган мамык үзенә күрә чылбыр була ала, аның буенча ут биналарга һәм корылмаларга таба барырга мөмкин. Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда кисәтүе җиңелрәк!
Бәхетсезлек очракларына юл куймас өчен, Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге хезмәткәрләре балаларны караучысыз калдырмаска, шырпы һәм ут кабызгычларны балалар кулы тия алмаслык урыннарда сакларга, балалар белән даими сөйләшүләр үткәрергә һәм аларга гап-гади янгын иминлеге кагыйдәләрен аңлатырга тәкъдим итәләр.
Тирәк мамыгы янгын сәбәпчесенә әверелмәсен өчен:
– тирәк мамыгы җыелып торган урыннарны, тротуарларны, аеруча агач корылмалар янын даими рәвештә чистартып торыгыз, су сибегез;
– гаражлар янында, автомобиль транспорты куелган, тиз янып китә торган материалларны ачык саклау урыннарында мамыкка җыелырга ирек бирмәгез;
– балаларга ут белән уйнарга, шул исәптән мамыкка ут төртергә яки учак кабызырга рөхсәт итмәгез. Шырпы һәм башка ут чыганакларын балалар кулы җитмәслек урында саклагыз;
– янгын чыгу куркынычы булган эшләр башкарганда, эш урынының җентекләп әзерләнгән булуына инаныгыз;
– учакларны караучысыз, балаларга ышанып калдырмагыз, учак яндырган урынны калдырып киткәндә, аның сүндерелгән булуына инаныгыз;
– тәмәке төпчекләрен һәм шырпыны балкон һәм лоджийлардан ташламагыз;
– учреждение җитәкчеләренә ведомство карамагындагы территориядә тәмәке тартуны, чүп-чар яндыруны тыярга киңәш ителә, моның өчен махсус билгеләнгән урын булдырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев