Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

АИске Роман Мәдәният йортында үткәрелгән бу кичә яшьләребез өчен дә тәрбияви чара ул

Гаилә кешенең иң кадерле, иң изге нәрсәләреннән берсе. Гаиләсе тулы, матур булган кеше чын мәгънәсендә бәхетле була. Андый гаиләләр — җәмгыятебезнең нигезе, терәге. Үрнәк, тигез гаиләләрне күргәч, күңел шатлана, тормышның, яшәешнең матур яклары, яшәүнең мәгънәсе тагын да киңрәк ачыла.

Иске Роман авылы Мәдә­ният йортында Гаилә, мәхәб­бәт һәм тугрылык көне уңаен­нан үткәрелгән «Иңне-иңгә куеп» дигән кичәдә булучылар нәкъ менә шундый хисләр кичергәннәрдер дип уйлыйм. Бик җылы, рәхәт бер бәйрәм булды бу. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәния Мөхәммәтҗанова белән Ләйсән Мостафина аны үзенчәлеклерәк итү өчен тырышканнар, эзләнгәннәр, иҗади осталык­ларын эшкә җиккәннәр… Авылыбызның үрнәк гаилә­ләрен барлап, аларны авыл халкы белән очрашуга чакырганнар. Ә андыйлар безнең авылда бик күп! Тик менә, ни кызганыч, барысы да килә алмаган. Биш балага җил-давыл тидерми үстергән, авылыбызның үрнәк гаиләсе Сания апа һәм Әгъләм абый Галимовлар исә ул көнне сәхнә күрке булдылар. Авылдашлары арасында хөрмәт казанган, тормыштан тәм табып яши белгән бу гаилә күпләргә үрнәк. Мөлаем, гади, эчкерсез, ярдәмчел кешеләр алар. Язмыш сынауларына бирешмичә, уенын-чынын бергә кушып, төрле катлулы хәлләрне дә уздырып җибәрә беләләр. Аларны күптән белсәм дә, бу кичәдә аларны янә бер кат ачкандай булдым. Бер-берсенә хөрмәт, бер-берсен ярату күз карашларыннан аңлашыла. Гади генә итеп, күпертми-бизәкләми генә бер-берсенә хисләрен аңлата беләләр алар. Барысы да табигый, нәкъ тормыштагыча… Шушы гадилекләре, уйнап-көлеп яши белүләре, авыл тормышына, авылдагы хәлләргә, авылдашларына битараф булмаганнары өчен дә ярата аларны авыл халкы. Авылга туй төшүме яисә берәр башка бәйрәмме, элек-электән калган йолаларны, гореф-гадәтләрне җанландырып, Әгъләм абый үзе ясаган тракторына утырышып килеп тә җитәләр… Бернинди машинаң да кирәкми! Өсте дә ябылмаган менә дигән тракторда рәхәтләнеп элдерә алар! Сания апага берәр мәҗлескә барырга туры килсә дә, Әгъләм абый аны җәяү җибәрми, тракторында җәлт кенә итә, килеп алып та китә! Ничек сокланмыйсың инде аларга! Сания апаның кая гына барса да, гөбәдиясе пешкән, шигыре язган булыр! Кеше күңелен күрү, кешеләр шатландырып йөрү аларның яраткан шөгыльләреннән берсе.

Гаилә көненә багышланган кичәдә дә авылдашлары аларга кагылышлы әнә шундый күңелле мизгелләрне искә төшерделәр. Кичәне алып баручы Фәния ханым сорауларын яудырды гына… Хәер, мондый вакытта кавышу мизгелләрен искә төшерми була димени?! Анысы үзенә бер тарих икән аларның.

… «Авылга „Сүнгән йолдызлар“ дигән спектакль килде» дип Иске Роман авыл клубына чакыра аны Әгъләм абый. Унсигез яшьлек яшь кыз аны-моны абайламый да кала. Мәхәббәт утында янган, шулай ук ишле гаиләдә үскән, тырыш, булган егет тимерне кызуында суга. «Сүнгән йолдызлар» карарга алып килгән Сания апаны кире җибәрми инде… Татар Сарсазы авылында Хәйретдин абый һәм Рәшидә апаның уңган, бер кашык белән йотардай чибәр кызы Сания шулай итеп авылыбыз килененә әйләнеп тә куя. Иренең туганнары да, авыл халкы да яратып кабул итә аны. Хәер, нечкә билле, зәп-зәңгәр күзле, уңган кыз яратмаслыкмыни?! Үзе дә бар ышанычны аклый ул, каенана-каенатасына ихтирамлы, туганнары белән дә дус-тату мөгамәләдә була. Бер-бер артлы биш бала: Алмаз, Айсылу, Лүзия, Рузилә, Азат дөньяга аваз сала…

Вакыт дигәнең агымсудай ага да ага. Хәзер инде кавышуларына да 48 ел вакыт үтеп киткән. Биш бала да белем алып, гаилә корып, һәрберсе үз бәхетен тапкан. Барысын да шатландырып, нәселләрен баетып торучы унсигез онык, ике оныкчык бар. Алар барысы да сәхнәгә әби-бабайларын котларга менеп бас­кач, Сания апа белән Әгъләм абыйның йөзләре тагын да яктырып китте… Менә кая ул бәхет! Моны зур байлык дими, ни дисең?!

Кичә барышында да алар хөрмәтенә бик матур, җылы сүзләр яңгырады. Балалары, туганнары, күршеләре, дуслары, иң самими хисләрен җиткерделәр. Авылыбыз сандугачлары Тәнзилә Мифтахова, Рәзинә Хәмзина, Ландыш Фәтхетдинова, Гөлзилә Җәләлетдинова матур җырлары белән моң дәрьясында йөздерсә, Лилия Митаева биюе белән дәрт-дәрман өстәде. Иске Роман авыл җирлеге башлыгы Рәшидә Дәүләтшина, авылның ветераннар советы рәисе Мәдинә Кашапова, мөгәллимәләр Розалия Гыйззәтуллина, Рушания Билалова да җылы истәлекләре белән уртаклашып, изге теләкләрен юлладылар.

Алар үзлә­ре дә иҗади гаилә. Әгъ­ләм абый гармунда уйнаса, Сания апа татар хатын-кызларына гына хас тыйнаклык белән моңлы җырын суза. Шигырьләр, бәетләр дә иҗат итә ул. Аның күңеле дәрьядай киң, авылдашларын, туганнарын матур шигырьләре белән сөендерә. «Кузгалган чакта күңел», «Хәтер йомгаклары сүтелсә…» исемле китапларында да газиз әни-әтисенә, туганнарына, авылдашларына, туган якка, аның фидакарь кешеләренә багышланган шигырьләре тупланган. Күңелендә булган изге уй-хисләрен әнә шулай ак кәгазь битләренә төшерә ул.

— Сания апа шигырьләре белән дә, шаян сүзләре белән дә күңелләрне күтәрә. Аның белән бик рәхәт, бервакытта да күңелсезләнеп утырмыйсың. Һәрнәрсәгә җылы сүзен дә, шаян җавабын да таба белә ул, — ди башлангыч сыйныф укытучысы Рәзинә Хәмзина. Нәкъ шулай. Андый кешеләр белән якыннарына да, әйләнә-тирәдәгеләргә дә бик рәхәт, җиңел шул!

… Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Иңне-иңгә куеп» дигән кичә авылдашлар, килгән кунаклар күңелендә якты эз калдырды. Аны оештыручы авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, катнашучыларга, ярдәм итүчеләргә ихластан рәхмәт. Күңелләрдә тынгылык, тынычлык югалган бу заманда шундый тәрбияви чаралар халкыбызның, илебезнең, туган җиребезнең кадерен тагын да арттыра. Әлеге кичәдә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдаш егетләребез гаиләләренә хөрмәт билгесе итеп күчтәнәчләр тапшырылды. Бу минутларда да, гомумән, хәзерге вакытта бар кешенең дә йөрәге бер булып, бер теләк белән тибә: илебездә тизрәк тынычлык урнашсын, сугыш кырларыннан ир-егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар, гаиләләребез нык, тулы, бәхетле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев