Айрат Хаматов: «Көнем бер минут кебек үтә»
Башкарма комитетта эшләргә авыр, әмма кызыклы дип билгеләп үтә күптән түгел генә шәһәр башкарма комитетына җитәкче урынбасары итеп билгеләнгән Айрат Хаматов
Айрат Рөстәм улы Хаматов — Чистайда күпләргә таныш кеше. Шәһәр башкарма комитетына эшкә чакыру аның өчен көтелмәгән хәл була. Әлеге эш күп көч сорый, әмма анда барысы да читтән күренгәнчә түгел. Әгәр дә анда яшәүчеләр үзләре катнашмаса, түрә генә шәһәрдә әллә нәрсә эшли алмаячак. Димәк, аларны кызыксындыру мөһим, ә моның өчен аларны тыңлый белергә дә кирәк. Безнең бүгенге әңгәмәдәшебез нәкъ шулар белән шөгыльләнергә тырыша да инде.
— Айрат Рөстәм улы, сез шәһәр башкарма комитетына эшкә ничек килдегез?
— 15 июньдә Дмитрий Алексеевич мине үзенең кабинетына чакырды, шунда безнең көтелмәгән сөйләшү булды. Ул миңа: «Айрат, мин синең ихластан шәһәребез өчен борчылуыңны күрәм. Безнең командага кушылырга теләмисеңме?», — диде. Ул вакытта без Казанда ике автосервис ачтык, мин бизнеска ныклап аяк бастым — нәкъ шул вакытта минем тормышым үзгәрде! Мин аңардан бу сүзләрне чын күңеленнән әйтәме дип сорадым. Аңа үземнең туры сүзле кеше булуымны, беркем алдында да тартынып тормаячагымны, үз шәһәрем өчен сораячагымны белдердем… Ул миңа шулай эшләргә кирәк тә диде. Шулай итеп мин Чистай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләндем.
Хәзер мин бу эшне эчке яктан күрәм инде. Юллар, яшелләндерү, төзекләндерү, капиталь ремонт, «Безнең ишегалды» республика программасы, су каналы, ПТС… барлык сорауларны эчтән өйрәнәм. Без «Рок-берега» фестивален үткәрдек, мин анда чисталык һәм тәртип ягыннан җаваплы идем. Бу аларга бик ошады. Мин мәктәп елларыннан ук оештыручы идем, миңа оештыру эшләре ошый. «ВКонтакте» төркеме аша үземә волонтерлар чакырам, без алар белән өмәләр үткәрәбез. Әлегә алар аз, әмма арта барулары сөендерә.
Серафимовский зиратын җыештыра башладык, аллеянең төзекләнә баруы күренә. Набережная Ржавец урамыннан алып Мир урамына кадәр күперне төзекләндердек. Ул җәяүлеләр юлы, проблемалы иде. Без аны волонтерлар белән тулысынча чистарттык, буядык, фонарларын алыштырдык, агачларын кистек. Хәзер менә дигән күпергә әверелде, болар барысы да волонтерлар көче белән эшләнде, шулай ук безнең «Индустрия» подряд оешмасы барлык тишекләрне каплады.
Яшермим, авыр, әмма миңа эшем ошый. Мин бер ай эшлим, ә кешеләр нәтиҗәсен күрәләр инде. Безнең Чистай музее безгә иреклеләр белән бергә җыелып, киләчәккә планнарны тикшерү өчен бина бирде.
–Киләчәккә планнарыгыз нинди?
–Мәсәлән, Рәис шәһәргә килеп пристанне карап йөргәндә мине Олеся Балтусова белән таныштырдылар. Ул ТР Рәисенең ярдәмчесе. Без аның белән төзекләндерү, тарихи биналар турында сөйләштек, элемтәдә булырга сүз куештык. Мин бит әле, ачыкланганча, мәдәни мирас объектлары буенча комиссия рәисе дә икәнмен. Ул миңа кайбер нәрсәләрне әйтте. Болар барысы да кызыклы, әмма бюджетның акчасы юк. Чистай бюджеты субсидияләрдән тора. Бизнес бездә аз, нефть юк һәм булмаячак та. Ә туризм — начар акча түгел. Минем быел зур кызым Идел буе федераль университетының «Туризм» юнәлеше буенча укырга керде. Алла теләсә укуын тәмамлагач, шәһәребезгә эшкә кайтыр дип уйлыйм. Шунысын да әйтергә кирәк, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарының хезмәт хакы да зур түгел. Мин бирегә тулысы белән альтруизмда килдем. Бу эшкә ризалашканчы, бер ай уйладым.
— Әмма мондый эш шулай түбән бәяләнергә тиеш түгел… ниндидер стандарттыр, мөгаен?
— Әлбәттә. Менә шуңа күрә дә Чистайда гына түгел, барлык Россия буенча да ришвәтчелек килеп чыга да инде. Мин хәтта үземә команда да җыя алмадым, минем кебек альтруистлар бик аз. Ничек итеп 25 мең хезмәт хакы булган белгечтән күп күләмле эш таләп итә алыйм? Шул ук вакытта сер түгел, 50 мең хезмәт хакы булган предприятиеләр дә бар. Барысы да шунда китә. Алар күпме эшли алыр — монысы башка мәсьәлә…
Минем көнем бер минут кебек кенә үтә. Иртәнге дүрттә торам, бишкә кадә Змеево ягында саф һава сулап йөрим (мин Мебель микрорайонында яшим), шул вакытта көнне планлаштырам. Бу вакытта тыныч, рәхәт. 6дан 8гә кадәр шәһәрне әйләнеп кайтам, проблемалы участокларны
карыйм. Аллага шөкер, мине таныйлар, мин дә барысын да беләм. Яшермим, хакимиятнең бер өлеше миннән курка. Мин таләпчән кеше.
–Ленин урамын төзекләндерү буенча нәрсә уйлыйсыз?
–Ленин урамын төзекләндерү буенча грант оттык. Мин бу конкурсны күрәч, дөресен әйтим, дамба өчен тавыш бирдем һәм үземнең битемдә дә дамба өчен тавыш бирүне соорап хәбәр иткән идем.
Минем 11 мең язылучым бар, барысы да — чистайлылар. Мин: чистайлылар, әйдәгез, дамбаны төзекләндерик, сукмаклар, юллар, эскәмияләр, утлар, чатырлар, балалар белән балык тоту урыннары ясыйк, — дип тәкъдим иттем һәм кешеләр мине хупладылар. Дамба җиңә иде, ләкин миннән бу процессны ашыктырмавымны сорадылар, Ленин урамын төзекләндерү мөһимрәк иде. Аның каравы, мин хәзер дә дамба кызыклырак проект булыр иде дип саныйм, бөтен шәһәр шунда йөрер иде! Чистайдагы кебек дамба, мөгаен, беркайда да юктыр!
— Сезгә Чистайда нәрсә күбрәк ошый?
— Мин үзебезнең кешеләребезне яратам. Кешеләр бүгенге көндә бөтен нәрсәдән шулкадәр арыганнар! Бәлки, алар нәрсәдәндер канәгать түгелләрдер, бәлки, беркемгә дә ышанмыйлардыр… Мин менә хәзер чүп-чар мәсьәләсе өстендә эшлим, контейнер мәйданчыгы тирәсендә беренче видеокамера урнаштырдык. Мин кешеләргә башта яхшылык белән аңлаттым, ләкин камера куярга туры килде, чөнки кешеләр контейнер мәйданчыгына тачкалар белән төзелеш чүп-чарын китерергә тиеш түгелләр — алар аны полигонга чыгарырга, полигон белән килешү төзергә тиешләр. Ә бездә бөтен ерынтылар чүплеккә әверелгән! Моның белән көрәшергә кирәк. Хәтта кайбер иптәшләр миңа моның өчен үпкәлиләр, бу дусларча түгел, диләр. Ләкин мин бит үзем өчен түгел, шәһәр өчен сорыйм.
Миңа пристаньның ничек төзелүе бик ошый, мин анда балалар белән йөрергә киләм. Уникаль пристань, республикада башка андый пристань юк! Аңа кем хезмәт күрсәтәчәк — башка мәсьәлә… Һичшиксез, анда барып, йөреп кайтыгыз, анда бик матур!
Тагын миңа чистайлылар ихлас, эчкерсез булулары белән ошыйлар, хәтта кайберләре тискәре карашта булсалар да. Һәм тагын миңа гади чистайлылар белән күрешеп сөйләшү ошый. Менә урам себерүчеләр белән иртәнге дүрт-биштә сөйләшергә яратам! Алар иртән тузан юк, чык төшә, дым булганда, яхшылап җыештырырга була, диләр. Мин аларның гаиләләрендә ниләр булганын беләм. Һәм бу кешеләр — урам себерүчеләр, печән чабучылар мине Айрат Рөстәм улы буларак түгел, ә Айрат буларак беләләр.
Миңа төзекләндерү ни өчен ошыймы? Мин вакыт узу белән Чистайда ландшафт дизайнын кертергә ниятлим. Мин моның Россиянең башка шәһәрләрендә ничек эшләнгәнен күрдем. Мәсәлән, без Чистайда ел саен берьеллык үсентеләр утыртабыз. Ә бит күпьеллык чәчәкләр утыртырга һәм шәһәрне озакка төзекләндерергә мөмкин, арзанрак та була. Ни кызганыч, 2025 елга мин планлаштыра алмыйм инде, бюджет кабул ителгән. Әмма киләчәктә моның белән шөгыльләнергә ниятлим.
Чистайның үз предприятиеләрен үстерүгә килгәндә төп проблема — инфраструктура булмау. Әгәр монда тимер юл булса, бизнес та тартылыр иде. Пароходлар бездә хәзер йөрми. Хәзер төзелә торган Кытай трассасы Алексеевск аша уза… Әгәр пристань ачылса, су төбен тирәнәйтәчәкләр, моңа акча эзлиләр, акча булачак — бу пассажир туристлар агымын арттырачак. Ә туристлар килсәләр, ким дигәндә мең сумны монда калдырачаклар.
— Сез кешеләр үз фикерләренең шәһәр тормышында чагылуын күрүләрен телисезме?
— Әлбәттә! Хәзер без ишегаллары, балалар мәйданчыклары ясыйбыз, ә кешеләр канәгать түгел. Чөнки кемгәдер балалар мәйданчыгы кирәкми, аларның балалары юк, кемгәдер спорт мәйданчыгы кирәк, кемгәдер эскәмияләр кирәк, ә кемгәдер — юк, кемгәдер фонарь тәрәзәгә яктырта… Киләсе елга җиде ишегалды төзекләндерәчәкбез һәм анда яшәүчеләр белән мин очрашырга һәм фикер алышырга планлаштырам, чөнки алар белән әллә ни эшләмәделәр. Ә мин кешеләр чыннан да бу эштә катнаша алсын өчен берничә тапкыр килергә һәм проектлаучылар белән урында бу мәсьәлә турында фикер алышырга мөмкин булуын телим.
Беренчедән, мин кешеләрне тыңлыйм. Аннары мин үзем аларга сораулар бирә башлыйм һәм өмәләргә йөрергә чакырам, мин үзем дә алар белән өмәгә чыгарга әзермен! Беләсезме, күпләр өмәгә чыгарга теләми. «Нәрсәгә чыгарга?» — дип
сорыйлар. Ничек инде нәрсәгә, бу бит сезнең ишегалды! Әгәр без бергә чәчәкләр, агачлар утыртсак, буясак, әлбәттә, матур булачак. Ә өмәгә үзләре чыга торган ишегаллары бар. Менә Вотяков урамында үрнәк йорт бар. Алар атна саен чистарталар, буйыйлар һәм шунысы кызык: аларда тәртип бозучылар юк, хәер, алар бу ишегалларына кермиләр дә, чөнки монда битараф булмаган кешеләр яшәгәнен беләләр.
Кешеләр чүп-чарны яндырырга рөхсәт ителүен дә белмиләр икән. Минем «ВКонтакте»дагы битемдә бу хакта мәгълүмат бар. Өмәләр, фронт өчен гуманитар ярдәм, яки Чистайда кем нинди яхшы, файдалы эш эшләгәнен — мин барысын да анда яктыртам (смартфонда социаль челтәрдәге үз битен күрсәтә). Минем төп өч китабым: Коръән, Библия һәм Чистай шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре бар.
— Сез Коръән дә, Библия дә укыйсызмы?
— Әйе, мин Чистайда тусам да, Яңа Чишмәдә үстем, ул вакытта анда мәчет юк иде, чиркәүләр генә бар иде. Чиркәүгә йөрмәсәм дә, мин православие динен тотучылар белән, хәзрәтләргә караганда, күбрәк таныш. Кереп карарга хыяллансам да, курка идем. Берничә ел элек кенә хатыным белән Мәскәүгә эшләр буенча баргач, анда Христос-Спаситель храмына килеп чыктык. Ял көне иде, көндезге өчләр тирәсе. Мин үзәк капканың ачык булуын күреп алдым. Эчкә керергә булдым. Һәм менә керүгә патриарх Кирилл тавышын ишеттем! Мин башта үз колакларыма ышанмадым. Ләкин борылып карасам, миннән егерме метр ераклыкта патриарх гыйбадәт алып бара. Халык та аз! Минем өчен бу билге иде, Аллаһы Тәгалә мине шунда җибәрде. Монда да шулай ук килеп чыкты: беренче өмәдә үк мин үзебезнең Чистай епискобы белән таныштым һәм шәһәрне төзекләндерү мәсьәләсендә хуплау таптым.
Шуңа күрә миндә Аллаһы Тәгалә мине алып бара дигән хис бар. Һәм махсус хәрби операция бара торган зонага, Запорожьега, гуманитар һәм фронтка ярдәм илтергә барганда, юлда Розовка поселогы кала, анда безне Георгий атакай каршы ала, без аның өендә тукталабыз. Чираттагы тапкыр махсус операция зонасына барганда, минем яныма сигез яшьлек улым килде дә: «Әти, минем бөтен уенчыкларымны балаларга алып кит һәм минем сүзләремне тапшыр: алар сугыш турында уйламасыннар», — диде. Һәм шулай килеп чыкты, Запорожьеда, оборонаның икенче линиясендә — сигез километр ераклыкта сугыш бара, бар җир төтенгә күмелгән, мин поселокта урамда уйнаучы өч баланы күрдем. Туктап, барысын да аларга тапшырдым.
Чистайда да мин шулай ук ярдәм тоям — бу башлык Дмитрий Алексеевичның да, халыкның да ярдәме. Бу ярдәм белән шәһәр һәм аның халкы өчен мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тырышачакмын.
Татьяна Шабаева әңгәмә корды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев