Агымдагы елның биш аенда Татарстанда наркоҗинаятьләр өчен 22 яшүсмер тоткарланган
...
2026 елның биш аенда Татарстанда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле эшләр буенча 22 балигъ булмаган бала тоткарланган. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе бүлеге башлыгы Әнвәр Кәримов хәбәр итте.
Тоткарланучыларның күбесе – 15 кеше – интернет-кибетләрдә контактсыз сату белән шөгыльләнгән. Март аенда 100 граммга якын синтетик матдә белән дүрт яшүсмер тоткарланган. Казанда ике кыз 160 грамм наркотик белән тоткарланган, шуларның берсе – балигъ булмаган.
Яшүсмерләр моңа җиңел акча эшләү өчен баралар, яшь аркасында җаваплылыктан качачаклар дип ялгыш уйлыйлар. Хокук саклаучылар мәктәпләрдә һәм ата-аналар арасында профилактик эшне көчәйтә.
Чыганак: Казанские ведомости
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев