Агымдагы елның беренче өч аенда Чистай районында 120 бала дөньяга килгән
Чистай ЗАГС бүлегендә бу елның беренче кварталына йомгак ясадылар.
Чистай муниципаль районында агымдагы елның 1 кварталында 120 бала, шул исәптән бер пар игезәкләр туу теркәлгән. 66 малай һәм 54 кыз бала дөньяга килгән.
- Малай исемнәре арасында иң популяр булып Михаил, Радель, Мирон, Әмир, Владислав, Артур, Ярослав, Булат исемнәре саналган. Хатын-кызлар исемнәре - Василиса, Ясминә, Виктория, Аделина, Кира, София, Арина, - дип билгеләп үтте Чистай ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева.
Иң яшь әтинең яше -17, әнинеке - 18. Иң өлкән әти-әниләр булып 73 яшьлек әти кеше һәм 41 яшьлек әни санала.
Шул ук чорда Чистай никахлашу сараенда 73 пар никахларын теркәделәр. Иң яшь кияү һәм кәләшкә – 17, иң олы парның киявенә - 66, кәләшкә - 69 яшь булуы ачыкланды.
Г.Гомәрова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев