Агымдагы елда Татарстанда 1 540 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән
...
Татарстанда ел башыннан 1540 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов хәбәр итте.
«15 июльгә оператив мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1540 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда, 37 очракка кимрәк. Имгәнүләр алучылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 73 кешегә кимегән, әмма үлем очраклары 161гә җиткән – бу узган ел белән чагыштырганда, 19 кешегә күбрәк», – дип сөйләде ул.
Бикмөхәммәтов сүзләренә караганда, иң аяныч бозу – каршы як полосага чыгу. Ярты ел эчендә Татарстанда шундый 98 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, 49 кеше һәлак булган һәм 156 кеше зыян күргән.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев