Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Агросыйныфлар, өстәмә түләүләр һәм 100 мең хезмәт хакы: бүген агросектор яшь белгечләргә нәрсә тәкъдим итә

Чистай төбәге өчен авыл хуҗалыгы һәрвакыт әһәмиятле булды. Чистайның тарихи гербында «яшел кырда чирек сурәтләнгән, бу шәһәрдә һәртөрле икмәк белән зур сәүдә итү билгесе» булып тора. Бу тармакта хәзер дә шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең күбесе мәшгуль. Авыл хуҗалыгына шул исәптән яшьләрнең дә хезмәт итәргә килүе мөһим, әмма моның өчен нәрсә кирәк? Бу хакта һәм безнең җирлектә авыл хуҗалыгының кайбер үзенчәлекләре турында без Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский белән әңгәмә корабыз

– Александр Александрович, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен яшьләрдә нинди этәргечләр булырга мөмкин? Моның авыр икәнен ишетергә туры килә, шәһәрдә тормыш җиңелрәк…

– Мин үзем Чистай Выселкасында туып-үстем, авыл мәктәбендә укыдым, әти-әнием авылда хезмәт куйдылар. Әти комбайнда эшләде һәм мин югары сыйныфларда укыганда, мәктәптән соң аңа ярдәм итәргә басуга бара идем. Авыл хуҗалыгында эшләү белән кызыксыну балачактан ук башланды. Шулай булгач, җирдәге эшне мин түбәннән беләм. Һәм менә шунысы кызык: ул вакытта дәүләт ярдәменең бернинди чаралары турында сүз дә булмады. Университетта читтән торып укыдым, кырда техникада эшләдем, Казанга укырга барганда үзем эшләп тапкан акчаны торакка һәм туклануга тоттым.

– Сезнең өчен мөстәкыйль булуыгыз, беркемгә дә бәйле булмавыгыз мөһим идеме?

– Әйе, сиңа унсигез һәм аннан да күбрәк яшь булганда, әти-әнинең җилкәсендә утырасы килми инде. Әмма минем шуны ассызыклыйсым килә: бернинди дәүләт ярдәме чаралары булмады, әмма без хезмәт иттек һәм яхшы гына акча эшләдек. Әгәр ул вакыттагы авыл хуҗалыгын алсак (мин университетны 2010 елда тәмамладым) һәм хәзер, унбиш елдан соң, бу бөтенләй төрле әйберләр. Технологияләр, техника, җиһазлар үзгәрде. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы физик яктан да җиңелрәк һәм кызыклырак, барлык юнәлешләр буенча цифрлаштыру кертелә. Әгәр терлекчелекне алсаң: белгеч эшкә килә һәм аңа программа бүген нәрсә эшләргә кирәклеген, ягъни көнлек расписание әзерли. Болар барысын да эшне җиңеләйтә, әмма шул ук вакытта эшләү дә кызыграк.

– Әгәр барысы да программа белән язылган икән, моның кызыгы нәрсәдә?

– Әгәр без яшьләргә Интернеттан һәм кәрәзле телефоннардан башка ничек яшәвебезне сөйли башласаң, алар безне хәтта аңламаячаклар. Миңа калса, авыл хуҗалыгына электрон программалар кертелгәч һәм син телефоннан теләсә кайсы вакытта кырлар картасын ача һәм кайда нинди эшләр булуын карый аласың икән,  бу яшь буын өчен кызык. Икенчедән, әлеге системалар кертелмәгән хуҗалыкларны һәм электрон системалар кертелгәннәрне чагыштырсак, икенчеләренең җитештерү күрсәткечләре яхшырак. Гәрчә кешеләр һәм башка шартлар шундый ук булсалар да.

– Әмма кулларына смартфон тотып үскән яшьләр килгәч, мондый нәтиҗәләр булырмы?

– Цифрлы программалар эшне җиңеләйтә торган корал гына. Аңлашыла, әгәр белгеч үзе кырда, терлекчелек фермасында булмаса, эш бармаячак. Миңа авыл хуҗалыгында кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән федераль проект – мәктәпләрдә махсус агротехник сыйныфлар булдыру бик ошый. Бездә бу проект Чистай Выселкасы авылында уңышлы гамәлгә ашырыла. Анда кызыксынган инвестор һәм бюджет ярдәме дә бар. Балалар, мәктәптә укыганда ук, авыл хуҗалыгы технологияләренә төшенә алалар. Агросыйныф Казан аграр университеты һәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумы белән эшли. Аларда заманча техника да, квадрокоптерлар да бар, алар авыл хуҗалыгы юнәлешендәге чараларга йөриләр, хуҗалыкларда булалар, кырга киләләр. Мин проектның кирәкле булуына ышанам, һәр торак пунктта шундый сыйныфлар булырга тиеш.

Бүгенге көндә ярдәмнең башка чаралары да бар. Максатчан килешүгә кул куйсаң, университетта түләүсез уку мөмкинлеге дә, белгечләр өчен өстәмә чаралар да бар: техникум яки югары уку йортын тәмамлавың мөһим түгел, әгәр бер ел дәвамында авыл хуҗалыгы предприятиесенә урнашсаң, түләү 750 мең тәшкил итә. Үз предприятиеңне дә ачарга була, эш башлаучы эшмәкәрләргә дә хәзер ярдәм чаралары күп. Авыл хуҗалыгы хәзер үсеш күрсәтә, агросәнәгать комплексы үсә. Бу хезмәт өчен түләүдә дә чагыла. Бүгенге көндә район буенча агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы җитмеш мең сумнан артык. Ә кайбер хуҗалыкларда йөз меңнән артык. Авыл хуҗалыгында хезмәт хаклары арта гына барачак. Тагын ярдәм: быел агрохолдинг белгечләр өчен унбер йорт төзеде. Менә дигән торак килеп чыкты, анда күченгәннәр аңа уңай бәя бирәләр. Ләкин әгәр кешенең авыл хуҗалыгына күңеле ятмаса, син аны йорт биреп тә кызыксындыра алмыйсың, ул эшләмәячәк. Моны мин башка районнардагы хезмәттәшләрем белән аралашу тәҗрибәсеннән беләм.

Әлбәттә, авыл хуҗалыгы техникумнарын, югары уку йортларын тәмамлаган яшьләрнең барысының да авыл хуҗалыгына эшкә баруларын телим. Әмма хәзер бу алай түгел. 

– Сез авыл хуҗалыгының кайсы тармакларында кертемнәрдән иң зур файда күрәсез?

– Чистай районы күбрәк үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Безнең йөз мең гектардан артык чәчүлек җиребез бар, без республикада бу күрсәткеч буенча беренче өчлеккә керәбез. Шулай булгач, районда үсемлекчелек юнәлеше күбрәк һәм инвесторлар үсемлекчелеккә күбрәк акча кертәләр, бигрәк тә «Чистополье» агрохолдингы килеп эшли башлагач. Бу мелиорацияне үстерү – сугаруны алты мең гектарга җиткерү планлаштырыла, яшелчәләр: бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә үстерүгә зур инвестицияләр кертелә. Бу озак вакытлы кертемнәр. Ләкин терлекчелек тә үсә. Мәсәлән, «Кулон Агро» хуҗалыгы терлекчелеккә күп инвестицияләр кертә.

– Хәзер Россиядә арыш кебек традицион культураны утырту бик нык кимеде, дип сөйлиләр. Ул Чистай районында үстереләме?

– Бездә арыш фермер хуҗалыкларында гына үстерелә, зур күләмдә түгел. Беренче сәбәп – сатып алу бәяләренең бик түбән булуы һәм ихтыяҗ булмау. Бу арышка гына кагылмый: күп хуҗалыклар үзләренең чәчүлек мәйданнары структурасында бөртекле культураларны – бодайны, арпаны киметәләр һәм күбрәк табыш алырга мөмкин булган культураларга күчәләр. Болар – рапс, көнбагыш, җитен, соя. Терлекчелек тармагы булган хуҗалыклар ашлыкны азыкка җибәрәләр, сөт һәм ит сату исәбенә аларның хәле азмы-күпме яхшы. Әгәр терлекчелек булмаса, бодай үстереп, үзкыйммәте белән, хәтта түбәнрәк бәягә сатсаң – моның мәгънәсе юк. Ә арыш азыкка бармый. Гәрчә аның уңышы да, саламы да яхшы.

– Ни өчен көнбагыш суыкларга чаклы җыелмыйча тотыла? Бу яңа алыммы?

– Юк, бу һава шартларына бәйле. Августта көнбагышны җыеп булмый, ул әле өлгермәгән. Шулай ук соя да соң өлгерә. Аннары яңгырлар башлана һәм техника эшли алмый. Быел 13 октябрьдән яңгырлар яуды. Ә салкында көнбагыш кипшенә һәм аны җыеп алалар.

– Балаларының җирдә эшләвен теләгән әти-әниләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Авыл хуҗалыгына мәхәббәтне үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк. Әгәр сезнең йорт яны участогы, бакчагыз бар икән, анда нәрсә дә булса үстерергә кирәк һәм бала кечкенәдән моны күрергә, бу эштә актив катнашырга тиеш. Әгәр мөмкинлек бар икән, нинди дә булса хайваннар асрау һәм бу эшкә балаларны җәлеп итү яхшы. Әле дә хәтерлим укыган чагымда практика үтү миңа бик кызык иде. Теориядән башка, әлбәттә, практика булмый, әмма миңа нәкъ менә практик дәресләр бик ошый иде һәм алар истә дә калды. Практика күбрәк булсын. Балалар боларның барысын да күрергә һәм тоярга тиеш.

Әлбәттә, тормыш хәзер нык үзгәрә. Мәсәлән, студент Казанга китеп, аграр вузга укырга керә, укыганда курьер булып акча эшли башлый һәм анда йөз мең хезмәт хакы барлыгын тоя һәм нигә миңа кире кайтырга һәм кырларда көне-төне эшләргә соң дип уйлана башлый. Ләкин мин бу хәл үзгәрәчәк дип саныйм. Сез ял көннәрендә шәһәрләрдән күпме кешенең китүенә игътибар итегез. Кешеләр табигатькә якынрак булырга омтыла, аларны җиргә тарта.

Безнең Рәисебез Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт: безгә бөтен авыл кешеләрен шәһәрләргә урнаштыру ни тора? Бәлки, егерме күпкатлы йорт кирәк булыр, аларны төзү проблема түгел. Ләкин киресенчә, авыл территорияләрен, төрле халыкларның яшәү рәвешен саклап калырга кирәк. Шуңа күрә авыл территорияләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Элек кемнән дә булса: «Нигә авылда яшәргә теләмисең?» – дип сорасаң, анда пычрак, юллар юк, дип җавап бирәләр иде. Ә хәзер яшьләр кайчакта үзләренә авылда нәрсә җитмәвен дә әйтә алмыйлар. Анда яхшы шартлар һәм алар тагын да яхшырачак. Әлбәттә, ни кызганыч, юкка чыга торган торак пунктлар бар. Әмма халыкның эше булган яисә шәхси ярдәмче хуҗалыклары булганнар үсәчәкләр һәм чәчәк атачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев