Агач кисүдә ярдәм күрсәтеләчәк
Безнең газета редакциясенә Васнецов урамында яшәүче мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз үзенең йорты янәшәсендә үсеп утыручы карт агачның борчуын сөйләде.
Ул июнь уртасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе адресына язган гаризаны тотып килгән.
«Васнецов урамындагы 82нче һәм 84нче йорт участоклары чигендә үсеп утыручы карт каенны кисүдә ярдәм итүегезне үтенәм. Көчле җил вакытында агач өйгә таба авыша. Ул ауган очракта ни буласын уйларга да куркыныч. Йортта хезмәт ветераны, пенсионер әнием, ике баласы (берсе ДЦП белән авырый) белән олы кыз яши. Карт каенны кисү безнең көчебездән килми», - диелә гаризада. Шундый ук гаризаны Бөек Ватан сугышында катнашкан аның күршесе дә язган.
Хатын-кыз сүзләренә караганда, ул шушы мәсьәлә буенча узган елны да шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән булган, ул вакытта шәхси секторда агачлар кисү яшәүчеләр көче белән башкарыла дигән җавап кайтарганнар.
Без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Сашин белән элемтәгә кердек. Андрей Владимирович әйтүенчә, әлеге гариза буенча мәсьәлә уңай якка хәл ителгән:
-Шәхси секторда агачлар кисү белән яшәүчеләр үзләре шөгыльләнергә тиешләр, без, нигездә, корыган, ауган, карт агачларны җыеп алабыз. Бу очракта шәһәр башкарма комитеты гариза бирүчеләргә ярдәм күрсәтергә карар итте, чөнки бер йортта инвалид бала бар, ә күршедә өлкән яшьтәге тыл хезмәтчәне яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев