Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Агач яфраклары ничек итеп бизәнү әйберләренә әверелә: Резедә Гатауллинадан гальваника серләре

Кул эшләре остасы Резеда Гатауллина гальваника техникасында беренче тапкыр гына әйберләр ясамый инде. Аның ясаган әйберләрен шәһәр ярминкәләрендә , шулар исәбеннән җәйге сезонда пристаньда очратырга мөмкин.

Әлеге техниканың барлыгы хакында Резеда интернетта бакыр белән йөгертелгән әйберләр фотосына юлыккач белеп ала. Әлеге идея аны 2020 елда ук кызыксындыра: ул гальваника буенча курс сатып ала, аны сынап карый һәм бу эшнең үзенеке булуын аңлый.

 

Иң беренче эшләнмәләре белән ул  2021 елда  шәһәрдә үткәрелгән  Май чабу бәйрәменә чыга. Аннары аны  Чистайда гына түгел, Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Әлмәт һәм хәтта Мәскәү шәһәренә дә  чакыра башлыйлар.

 

-Башта мин курыктым һәм үз хезмәтем өчен борчылдым, чөнки күпләр  агач яфракларын нәзек кенә бакыр  катламы белән каплау мөмкин булуына ышанмадылар, –дип сөйли Резеда. – Безнең табигатебез бик бай, күп төрле үсемлекләр үсә, шуңа күрә дә  табигатьтәге материаллардан эксперимент ясарга уйладым. Миңа калса, матур килеп чыкты.

 

Бүген исә әлеге оста  яфраклардан гына түгел, башка предметлардан, әйтик, шырпылардан да файдалана. Алар аны фирмалы колак алкалар  ясауга, шул исәптән “Анимация” рок-төркеме фанатлары өчен дә,  илһамландырганнар (әлеге төркем репертуарында  “Шырпылар” исемле җыр бар). Болар барысы да Чистайда   “Рок-берега”ның III фестивале узар алдыннан  булган.

 

Резеда Гатауллина шулай ук күбәләкләрне, чикерткәләрне, кабырчыкларны һәм башка табигать формаларын да бакыр белән каплый. Кул остасының планында – навигациянең яңа сезоны башлану вакытына, шулай ук шәһәр һәм  республика фестивальләренә ассортиментны киңәйтү  

          

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев