Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфганстан ветераннарын онытмыйк!

Ул канлы сугыш тәмамлануга 34 ел вакыт үтсә дә, аның яралары һаман да сызлый әле

15 февральдә илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. Ул 1989 елдан башлап әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. Күпме вакыт узса да, Әфганстан җире белән бәйле вакыйгалар ир-егетләрнең күңелендә, йөрәгендә яши. Аналар да улларының солдат елларын хәтерләрендә мәңге саклыйлар.

Тарихчылар әле хәзергә хәтле сугышның башлану сәбәбен ачып бирә алмыйлар. Бу сугыш һаман да ачылмаган сер булып кала бирә. Ә анда катнашучы, үлеп калучы сугышчыларыбызның бер гаебе дә юк. Алар бары тик ахыргача намус белән үзләренең интернациональ солдат бурычларын гына үтәделәр.

Безнең Татар Баганалысы авылыннан Әфган сугышын үз күзләре белән күргән җиде ветераныбыз бар. Аларның исемнәре: Радик Җаббаров, Равил Яруллин, Наил Сөнгатуллин, Әхмәт Миңголов, Өлфәт Хисмәтуллин, Фидаил Вәлиев, Равил Мөхәммәтҗанов. Шундый курку белмәс, кыю, җитез, батыр йөрәкле егетләребез булганга, интернациональ бурычларын үтәп, исән-сау туган авылыбызга әйләнеп кайтулары белән горурланабыз.

Исән кайткан әфганчылар арабызда яши, инде мәрхүмнәре дә бар. Әфганның «кайнар җилләре» эссез калмый, гомер узган саен үзен белгертә. Авылдашларыбыз Радик белән Фидаил арабыздан вакытсыз, гаиләләрен, дусларын калдырып мәңгелеккә киттеләр. Урыннары җәннәттә, авыр туфраклары җиңел булсын.

Әфганның таулы юлларыннан йөрү авыр гына түгел, ә бик куркыныч та була. Алар көн-төн барган сугышны да, түзә алмаслык эссене дә, төрле йогышлы авыруларны да кичергәннәр. Иң авыры алар өчен күз алдында дусларын югалту була. Солдат хезмәте аларны кыенлыкларны җиңәргә, бер-береңне якларга, курыкмаска өйрәткән.

Гомерләренең иң матур вакытларында һәлак булган егетләребезне онытмыйк! Мәңге дан аларга! Аларның соңгы истәлекләре булып сагынып, өйдәгеләре өчен борчылып, туган якларына язган хатлары гына калды. Исән-саулары безнең арабызда, илебезнең төрле төбәкләрендә яшиләр, туган авылларына кайтып йөриләр.

Ул елларны онытып булмаса да, әфганчылар аларны еш искә алмаска тырышалар. Сорау бирсәң дә әфган сугышында катнашкан ир-егетләребез күп сөйләргә яратмыйлар.

Әфган сугышы, әсирлектәге хәлләр турында язучыларыбызның китаплары аша гына белә алабыз. Шундыйларга Р. Габделхаковның «Көмеш тун» китабындагы «Сират күпере»н, М. Закировның «Канлы болыт» хикәясен, Д. Салиховның «Шомлы Әфганстан таулары», «Язмыш» драмасын кертә алабыз.

Китапханәдә Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү максатында «Әфган йөрәк ярасы» исемле китап күргәзмәсе һәм «Әфганстан ветераннарын онытмыйк» дигән стенд төзелде.

Сугыш сугыш инде ул. Анда гомерләр өзелә, кан коела. Әнә шулай һәйкәлләр арта, әниләр кара шәл ябына. Кабулда мәрмәр таштан салынган, «Сугышчы-интернационалистларга» дип язылган һәйкәл бар. Ул Әфган җирендә һәлак булган совет солдатларына куелган беренче һәйкәл. Бу һәйкәл әфган халкының бәхете һәм бәйсезлеге өчен җанын биргән Татарстан егетләре өчен дә истәлек бүләге. Ләкин соңгысы түгел, чөнки каһарманнар өчен үз туган җирләрендә дә һәйкәлләр куелган. Чистайның үзендә дә сугышчы-интернационалистларга дигән һәйкәл бар.

Арабыздан вакытсыз киткән әфган сугышы ветераннары истәлегенә мемориаль такта кую матур традициягә әйләнде. Шундый такталар күрше-тирә авылларда да куелды.

13 февраль көнне авылдашларыбыз, әфган сугышы ветераннары Радик Ринат улы Җаббаровның һәм Фидаил Гайса улы Вәлиевнең туган йортларына мемориаль такта куелачак. Аларның якты истәлеге авыл халкы күңелендә озак сакланыр, ә куелган истәлек-такта исемнәрен мәңгеләштереп, һәрвакыт искәртеп торыр.

Әфган сугышында намус белән интернациональ бурычларын үтәгән ветераннарыбызга нык исәнлек, бәхет һәм тыныч гомер кичерүләрен телибез. Хәзерге вакытта барлык ата-аналарның теләге бер: дөньялар имин булсын, ир-егетләребезнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен. Әфган сугышын һәм ветераннарын онытырга хакыбыз юк, алар хәтеребездә мәңге сакланыр!

Гөлсем Билалова, Татар Баганалысы авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев