Адлер шәһәрендә хезмәт итүче Чистай егете Вилдан Шакиров һәр ир-егет армия мәктәбен үтәргә тиеш дип саный
Чистай егете Вилдан Шакировка демобилизацияләнүгә санаулы көннәр генә кала бара.
Ул узган елның октябрь азагында армия сафларына чакырыла. Адлер шәһәрендә машина йөртүче булып хезмәт итә. Туганнары үз солдатларының кайтуын түземсезләнеп көтәләр инде, очрашуга кадәр калган көннәрне сәгатьләп дигәндәй саныйлар. Ә ул инде бик якын!
–Улымны армия сафларына озатканда нык дулкынландым. Кая эләгер, нинди урын туры килер дип борчылдым. Баласын армиягә озатучы һәр ана шундый хисләр кичерәдер инде… Барысы да яхшы булды, улыбыз хезмәт итә торган урын зарланырлык түгел. Хәзер менә кайтуын түземсезләнеп көтәбез. Мин улымның сынатмавына ышана идём. Армиядә тагын да җитдиләнеп, ныгып китүен сизәм. Телефоннан сөйләшеп, аралашып торабыз. Армия хезмәте ул рухи кыйммәтләргә яңача карарга, бүгенге чынбарлыкка җайлашырга ярдәм итә дип уйлыйм, — ди солдатның әнисе Гөлнара Рөстәм кызы.
Вилдан кечкенәдән шук, бик кызыксынучан бала булып үсә. Бер дә тик торырга яратмый, аның өчен бөтен нәрсә дә кызыклы була.
–Кечкенәдән үк укырга өйрәнде, хәтта балалар бакчасына да китаплар алып бара иде. Максатчан, тырыш, юмарт ул безнең. Үзенең тәм-томнарын да дусларына өләшә иде. Бик аралашучан да, һәркем белән уртак телне тиз таба. Әнә шушы сыйфатлары эшендә дә, армия хезмәтендә дә ярдәм иткәндер дип уйлыйм, — дип сөйли Вилданның Алма апасы Эльвира.
Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укый ул. Спорт белән шөгыльләнә. Җиде ел «Лидер» спорт мәктәбенә йөри. Йөзү буенча район һәм республикакүләм ярышларда катнашып, алдынгы урыннар яулый. Аның грамота, диплом, медальләренең исәбе юк дисәк тә, арттыру булмас. Рухи һәм физик яктан ныгып үсә Вилдан. 5нче мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач Казан шәһәрендәге «Халыкара компетенцияләр үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенә укырга керә, аны «Челтәр һәм система администраторлыгы» белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлый. Яшь белгечне «Май Тэк» оешмасына система инженеры вазифасына эшкә чакыралар. Биредә III квалификацияле белгеч буларак аттестацияләнә. Бик яшь, унтугыз яшьтә генә булса да, тиз арада үз эшенең чын остасы булып җитешә. Хәтта яңа килгән белгечләргә дә остаз була ул, компаниянең төп проектларында катнаша.
Вилдан төгәл, җаваплы булуы, үз эшен җиренә җиткереп, вакытында башкаруы белән аерылып тора. Бар яктан да булган диләр андыйлар турында. Мондый сүзләрне яшь кешегә әйтүе бигрәк тә күңелле! Хезмәттәшләре белән дә уртак телне тиз таба, өлкәннәргә хөрмәтле, ачык күңелле, грамоталы, гадел, хезмәт сөючән белгечне барысы да үз итә. Армиягә чакыру килгәч тә, эштән җибәрәселәре килми, хезмәт срогыннан соң аны биредә көтәләр…
Армия тормышы турында сөйләвен үтенеп, без Вилданның үзе белән телефон аша элемтәгә кердек.
–Вилдан, армиягә киткәндә иң авыры нәрсә булды, нинди хисләр кичердең?
–Якыннарым, гаиләм, дусларым белән аерылу авыр булды. Шулай ук билгесезлек тә бераз шомландырды…
–Армия тормышының беренче көннәре ничек истә калды?
–Безне иң беренче хәрби частьта командир каршы алды. Тәртип, кагыйдәләр һәм вазифаларыбыз турында инстуктаж үткәрделәр. Безгә форма, кирәк-яраклар, киемнәр бирделәр. Чыдамлыкка һәм көчлелеккә физик әзерлек үттек.
–Син кечкенәдән үк армиягә барырга хыялландыңмы?
–Кечкенәдән армия турында хыялланып үсмәдём, әмма хәрби форма кияргә кызыга идём. Үсә төшкәч армиягә бару теләгем туды. Мин армиянең күп нәрсә бирәсенә, рухи һәм физик яктан тагын да чыныктырасына, яңа дуслар табасыма ышандым. Шулай булып чыкты да. Һәр ир-егет армия мәктәбен үтәргә тиеш дип саныйм. Патриотик хисләр дә мине армиягә барырга этәрде. Ватаныбызны саклау — безнең бурыч.
— Армия тормышын ничек күз алдына китерә идең? Ул син уйлаганча булып чыктымы, әллә яңа яктан ачылдымы? — дип чираттагы соравымны юллыйм Вилданга.
–Нәкъ менә шулай күз алдына китерә дә идём инде. Җитди дисциплинага әзер идём. Әмма көтелмәгән авырлыклар да булды. Яңа урынга, климатка ияләшү, яңа шартлар, көндәлек режим…
–Аңа ияләшү авыр булмадымы?
–Яңа урынга ияләшү, билгеле, җиңел булмады. Ә менә армия хезмәтенә әзер булуым, спорт белән шөгыльләнүем, яраткан гаиләмнең, туганнарымның, дусларымның мине рухландырып, көч биреп торуы нык ярдәм итте. Акрынлап мин армия тормышына күнектем, хезмәт итүчеләр арасында да аңлашу, ярдәм тойдым.
…Әлеге әңгәмәдән Вилдан кебек рухи кыйммәтләрнең, Ватанның кадерен белгән, үзләренең бурычларын намус белән үтәгән яшь егетләребез өчен янә бер кат горурлык хисләре туа. Бүгенге болгавыр, әхлакый кыйммәтләрнең асылы кимегән заманда бу аеруча мөһим. Шундый яшьләребез — киләчәгебезнең, илебезнең тоткасы, төп ышанычы. Аның иминлеге әнә шушы гаярь, батыр егетләребез кулында.
Язмам герое Вилданга хезмәтен уңышлы тәмамлап, исән-сау булып, шатлык белән якыннары янына кайтуын телибез. Кыю егетебезнең киләчәге дә якты, матур булсын, хыяллары тормышка ашсын, бүгенгедәй барысын да сөендереп, якыннарының горурлыгы булып яшәргә насыйп итсен Раббым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев