Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Аделия Сөләйманова Мәскәүдән җиңү яулап кайтты

Мәскәү шәһәрендә 20-25 сентябрьдә балалар һәм үсмерләрнең «Талантлар җире» («Земля талантов») дип аталган Бөтенроссия конкурсының финал этабы узды.

Бу конкурста шәһәребезнең «Яңа буын» вокаль студиясе (җитәкче А. Елисеева) солисткасы Аделия Сөләйманова катнашты. Аның II Дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булуы һәрберебез өчен зур шатлык булды. Белгәнебезчә, Аделия безнең горурлыгыбыз, шәһәребезнең яшь, якты йолдызы. Ул төрле дәрәҗәдәге күп кенә конкурсларда катнашып, җиңү арты җиңү яулый. Безне үзенең ядадан-яңа җиңүләре, матур җырлары белән сөендереп тора.

Ә менә илебез башкаласында үткән «Талантлар җире» исемле конкурс аеруча үзенчәлекле булды. Биредә Аделия «Самое главное» җыры белән чыгыш ясады. Аның «Приключения Электроники» фильмында танылган Сыроежкин ролендә уйнаган кинематография легендасы Юрий Торсуев белән «Крылатые качели» җырын башкаруы үзе генә дә ни тора!. Тамашачыларның җылы кабул итүе, көчле алкышлар якташыбызга көч-куәт, илһам өстәде, шул ук вакытта дулкынландырды…

Без Аделияне лаеклы җиңүе белән ихластан котлыйбыз! Иҗатында һәм укуында яңадан-яңа уңышлар, шатлык-сөенечләр юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев