Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әби-бабамнар туган җиргә — Чистайга сәяхәт

...

Кадерле дуслар, сентябрь аеның башында булган ял көннәремне ничек уздырганымны сөйләп бирәсем килә. Бәлки кемгәдер кызык булыр.

Әбиемнең Чистай шәһәрендә үскәнен кечкенәдән белә идём, ләкин Чистайга бару турында элек уйлаганым да булмады. Былтыр Рәйсә апам Арасланова белән Норлат якларына сәяхәт иткән идек. Ул яклар — әнием, бабам яклары. Сәяхәтебез бик уңышлы булды: күп нәрсә күрдек, күп нәрсә белдек. Шуңа күрә «Ник Чистайны да карап кайтмаска?» — дигән фикер туды.

Алданрак әйтим, Зәйтүнә әбиемнең (1897-1982) фамилиясе Ихсанова иде. Ул уналты яшенә кадәр әти-әнисе белән Чистайда яшәгән, 1913 елны хатын-кызлар татар гимназиясен бишлеләргә генә бетергәч, кияүгә чыккан да, ире (ягъни бабам) Фатыйх Арасланов белән Нурлат ягына китеп барган.
Әбиемнең әти-әниләре бодай икмәге пешереп сату итә торган булганнар. Гаиләләре зур булган, балалары күп булган, яши торган йортлары ике катлы булган, беренче каты таштан, икенчесе — агачтан.

Тагын да әйтергә кирәк, шак­тый еллар элек, Санкт-Петербург татар җәмгыятенең «Татарская гостиная» дигән чарасында мин Наил Арасланов исемле әфәнде белән таныштым. Наил әфәнде Чистайныкы булып чыкты. Фамилиясе да Арасланов, бабамның фамилиясе ич! Шулай булгач түзәлмәдём: «Минем дә әбием, Зәйтүнә Мөхәммәтҗан кызы Ихсанова, Чистайныкы», — дип әйттем. Наил әфәнде бераз уйлап торды да: «Ә безнең Чистайда татар бистәсендә Ихсан йорты бар», — диде. Мин аның сүзенә артык игътибар итмәдём, дөньяда Ихсановлар күптер дип уйладым, ләкин бу сүзләр хәтергә кереп калды.

 Хәзерге вакытларга кайтыйк. Без Рәйсә апам белән, Чистайга барабыз дип, план кора башладык. Билетлар да сатып алдык, фатир да ялладык. Мин интернет аша Чистай татарлары турында нинди дә булса мәгълүмат бармы икән дип, кызыксына башладым. Дөрес тә, «Татар мөселман Чистай» дигән экскурсия маршруты бар икән. Бу безнең өчен иң кирәкле нәрсә! «Чистай татар бистәсе буйлап йөрербез, әби-бабаларыбызның ничек яшәгәннәре турында тыңларбыз, аларның тормышларын күз алдыбызга китерербез», — дип шатландым. «Бәлки әбиемнеке кебек борынгы ике катлы таштан һәм агачтан салынган йортлар да күрермен», — дип хыяллана башладым.

Менә без Чистайга барып та җиттек, урнаштык та. Безгә кирәкле экскурсияне алып баручы гидны да таптык, аның белән сөйләштек. Икенче көнне «Чистай шәһәрнең тарих музеена» да барырга булдык. Планнар зур, күп нәрсәгә өлгерәсе бар. Иртәрәк йокларга ятып иртәрәк торырга кирәк! Шулай дип уйласам да, никтер йоклап булмады. Наил Арасланов әфәнденең Ихсан йорты турында әйткән сүзләре искә төште. Ул нинди йорт турында әйткән икән соң?

Мин тагын да интернетка чумдым. Озак эзләргә дә кирәкмәде, шунда ук быел гыйнвар аенда Чис­тай-информ порталында «Йортлар сөйлиләр: сәүдәгәрләр Ихсановлар өйләре» дигән мәкалә табылды. Аның авторы Чистай шәһәр тарих музееның өлкән фәнни хөзмәткәре Юлия Павловна Гаврилова булып чыкты. Мәкаләне укый башладым. Юлия Гаврилова унтугызынчы гасырның икенче яртысында кызыл кирпечтән төзелгән ике катлы бина турында яза. Ул хәзер дә исән, Вахитов урамында тора икән, 30нчы санлы йорт. Элек шул урам Беренче Татар урамы дип аталган. Йортның хуҗасы Мөхәммәтҗан Ихсан улы исемле сәүдәгәр булган икән, ә аның әтисе Ихсан Атнагулов заманында Чирмешән якларыннан Чистайга килеп урнашкан да сәүдә эшен башлап киткән һәм 1790 елны Чистай сәүдәгәре дәрәҗәсенә кертелгән булган.

Мәкалә шактый озын булып чыкты. Аны укый-укый йөрәгем ешрак тибә, башым әйләнә, хәтта кулларым калтырана башлады. Ахырында инде мин бер сүз әйтәлмичә шаккатып утырып калдым. «И Ходаем, и Ходаем!!!» — дип әйтергә генә хәлем бар иде. Чөнки тарихчы Ю.Гаврилова Ихсанов токымнарын күрсәтёп, аңлатып Исхак абый Ихсановка барып җитте. Ә Исхак абыйны, Зәйтүнә әбиемнең энесен, мин бик яхшы хәтерлим. Исхак абый Пермь өлкәсендә Барда исемле зур авылда укытучы һәм завуч булып эшләде. Бу дөньяда Чис­тайдан чыккан, Бардада укытучы булып эшләгән ике Исхак Мөхәммәтҗан улы Ихсанов исемле шәхес була алмый!

Икенче көнне Тарих музеена йөгердек, анда Юлия Гаврилованы таптык. Ул безне үз кабинетына алып китте дә без, 4-5 сәгать утырып, тагын да күп фотолар, китаплар, тарихи чыганаклар карадык. Соңгы шикләр юкка чыкты. Бу Ихсан нәселе безнеке булып чыга!!! Ә Чистайның татар бистәсенең күренекле тарихи Ихсан йорты — әбиемнең дәү бабасыныкы булып чыга!!!

Алай гына да түгел, Юлия Гаврилова ярдәме белән мин хәзер әбием үскән йортның адресын да, тышкы кыяфәтен дә беләм! Ул Тукай (ә элек Икенче Татар урамы дип аталган) урамында урнашкан булган, 15нче санлы йорт. Кызганычка каршы ул сакланып калмаган, аны 2022 елны юк иткәннәр, архив фотосы гына бар. Әмма әбиемнең әтисенең, Мөхәммәтҗан Мос­тафа улының, янәшә тора торган ике йорты булган. Икенчесе — Тукай урамы, 17нче йорт адресы буенча урнашканы хәзер дә тора, аны үз күзем белән күрдем!
Безнең ачышлар шуның белән тәмамлана дип уйласагыз, ялгышасыз. Заманында А. Х. Халиков исемендәге архео­логия институты тарихчылары Чистайга килгән булган. Алар Чистайның мөселман зиратында булган борынгы кабер ташларын табып, чистартып, исәпләп, планнарга төшереп, язуларын укып тәрҗемә иткәннәр. Шул фәнни хөзмәт нигезендә 2023 елны Казанда «Фән» нәшриятында «Татар эпиграф һәйкәлләре. Чистай шәһәренең беренче татар зиратының эпиграф мәгълүматлары» дигән китап-белешмә бастырылып чыккан. Аның авторлары — атказанган тарихчылар Җ.Г. Мөхәммәтшин һәм Р. Г. Насыйров. Җәмил Мөхәммәтшин утыз елдан артык Болгар музееның директоры булган, хәзер дә 79 яшендә зур фәнни археологик эш алып бара.

Бу китапта 340 кабер ташы күрсәтелгән, һәм Ю. Гаврилова шуннан Ихсановларныкын безгә табып бирде. Аларның фотоларын күчереп алып, зират планнарын тотып, без Рәйсә апам белән үзебезнең бабаларыбызның кабер ташларын эзлибез дип, зиратка юнәлдек. Яңгыр астында калып, үләннәргә чуалып, пычранып бетсәк тә, эшебезне эшләдек. Шулай итеп, тарихчылар ярдәме белән, без Чистай зиратында 7 туганыбызның XIX гасырдан калган каберләрен таптык. Шулар арасында әбиемнең бабасының (Мостафа Мөхәммәтҗан улының) һәм әбиемнең дәү бабасының (Мөхәммәтҗан Ихсан улының) каберләре!

Башка сыймаслык, аңлап бетерәлмәслек вакыйгалар без Чистайда булган 4 көн эчендә булды. Шәһәрне тиз генә карап кайтырбыз дип уйлаган идек, ә шуның урынына нинди мөһим, олы мәгънәле табышларга уйламаганда-көтмәгәндә тап булдык! Гаилә тарихы турында күпме фактлар белдек, күпмесен үз күзләребез белән күрдек, хәтта үз кулларыбыз белән кагылдык! Без үзебезне ата-бабаларыбыз белән сөйләшкәндәй хис иттек. Нинди акыллы, белемле тарих белгечләре белән таныштык!
Рәхмәт музей хезмәткәр­ләренә! Ә Чистай музейларга бай! Безне җәяүле маршрут белән дә алып бардылар, шәех Мөхәммәт-Закир Камалов турында да сөйләделәр, машинага утыртып Яүширмә авылына алып киттелар. Анда ике чибәр гид-ханым безне кадерле кунаклар кебек каршы алдылар, саф татар телендә Гаяз Исхакый музеенда экскурсия алып бардылар.

Без танылган тарихи «Нур» мәчетендә дә булдык, Кама буйларында да йөрдек, искиткеч музыкаль фонтанга да сокланып карадык. Мин хәтта Кама суында коенып чыктым.
Чистайга тагын да барасы килә, чөнки ул безнең өчен туган якын җир булып калды, һәм анда күп нәрсә күрәсе бар әле.
Ахырында ни әйтим?

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте чиксез киң. Ул үз теләге белән кеше алдында әллә нинди ишекләр ача, әллә нәрсәләр булдырырга көч-хәл, ярдәм бирә, мөмкинлекләр тудыра. Ул үз кулы белән безне бу дөньяның юлларында йөртә. Безнең гаҗәп онытылмас фантастик сәяхәтебез шуны исбат итә.

Чыннан да, Аллаһы Тәгалә «Булсын!» — дисә, барысы да була!

Әлфия Сибгатуллина.
Санкт-Петербург

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев