Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Аҗаган» уенында катнашыгыз!

Мәктәп укучылары «Аҗаган-2022» хәрби-спорт уенының муниципаль этабында катнаштылар. Аны традиция буенча яшьләр эшләре бүлеге һәм яшьләрне армиягә әзерләү һәм хәрби-патриотик эшләр үзәге «Ватан» оештырды. Әлеге чара Балалар һәм яшьләр иҗат йортында узды.

Ачылу тантанасында ярышта катнашучыларны яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Дамир Хәсәнов, мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Гүзәл Гатауллина сәламләде. Шулай ук Чистай һәм Яңа Чишмә районнарының хәрби комиссариат вәкиле Сергей Захаров барысына да уңышлар теләде.

– Егетләр, мин сезгә бу ярышларда уңышлар телим, үзегезнең белемнәрегезне һәм осталыкларыгызны, теге яки бу күнегүләрне башкара алуыгызны күрсәтегез, – дип җыелучыларга мөрәҗәгать итте Сергей Захаров.

Командалар автоматны ту лы булмаган сүтү-җыюда, ату да, көч әзерлегендә, каршы лыклар полосасын җи ңү белән хәрби ләштерел гән эста фе та да катнаштылар, вакытка гомумхәрби саклау комплекты киделәр. Шулай ук араларында яшь армиячеләр отрядларында булучылар визит карточкалары әзерләде ләр. Командаларның берсе – 4нче мәктәп укучылары.

– Безнең яшь армиячеләр отряды актив патриотик эшчәнлек алып бара. Без Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби интернационалистлар белән очрашабыз, башка җәмәгать чараларында катнашабыз. Бөек Җиңү көне алдыннан традицион рәвештә Мәңгелек ут янында Хәтер вахтасында торабыз, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнәбез, мемориалларны саклау буенча эш алып барабыз, – дип сөйлиләр Виолетта Дуденец һәм Валерия Герасимова.

Әлеге фестивальгә катнашучылар ныклап әзерләнделәр, конкурс шартлары таләп иткәнчә, барлык күнекмәләрне дә вакытка үтәделәр.

– Мин мондый чаралар патриотизм хисләре, яшьләрдә гражданлык җаваплылыгы тәрбияли дип саныйм. Алар сәламәт яшәү рәвеше пропагандалыйлар. Анда катнашу – үзенә күрә белемеңне, тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре буенча күнекмәләреңне, гомумфизик эшчәнлегеңне, түземлегеңне тикшерү, – дип билгеләп үтте 4 нче мәктәп укучысы Тимур Хөснуллин.

 

«Аҗаган» нәтиҗәләре

Җиңүне 1нче лицей егетләре яулады, икенче урында 2нче гимназия укучылары, өченче урын исә 4 нче мәктәп командасына бирелде. Шәхси зачетларында иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәткән катнашучылар да билгеләп үтелде. 1нче лицей командасы ярышларның зона этабында безнең районны тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев