Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

91 яшьлек Клавдия Ивановна Володинаның бар тормышы хезмәттә үткән

Балалар, Бөек Ватан сугышы үсмерләре — безнең якташларыбыз… Безнең буын бүген безнең янәшәбездә булганнар турында документаль белешмәлекләр, шәхси истәлекләр белән танышмы соң?! Чис­тай ветераннар Советы активистлары (пенсионерлары) үзенчәлекле буын вәкилләре –Бөек Җиңүгә тылда хатын-кызлар, балалар, инвалидлар белән бергәләп өлеш кертүче буын вәкилләре белән очрашып, күпмедер дәрәҗәдә шул бушлыкны тутырырга уйладылар.

Кар көртләренә чумган Максим Горький урамы… Кечкенә генә, җитез ханым җиңел хәрәкәтләр белән юл чистарта. Бу тыл ветераны Клавдия Ивановна Володина, аңа 91 яшь. Аңа хезмәт кешесе дигән сүз бик тә килешә, чөнки аның бар тормышы хезмәттә үткән. Ветеранның кызы Ирина Никитина әнисен сак­ларга, авыр эшләр эшләтмәскә тырыша, әмма файдасыз. Булдырь авылында күпбалалы колхозчылар гаиләсендә туган Клавдия Ивановнаның хезмәт сөючәнлек, тәртип, пөхтәлек канына сеңгән.

Аның әтисе, Иван Тимофеевич Ушенкин, каты авыру була: әмма бервакытта да эштән качмый: кыр-басуларны саклый, колхозга балык тота. Әнисе, Матрена Степановна, иртәдән кичкә кадәр хуҗалыкта һәм өйдә эшли, чөнки өйдә 5 кыз үсә, шуларның иң соңгысы Клава була. Бай яшәмәсәләр дә, дус-тату булалар, ялкауланмыйлар, бер-берсенә ярдәм итәләр. Сугыш башлангач, каешны тагын да кысыбрак буарга туры килә, җитмәсә, әтисенең авыруы да көчәеп китә. 1944 елда ул вафат була. Өлкән кызлары Нюра икенче әниләре кебек, кече балаларга күз-колак була. Шулай ук әнисе ягыннан туганнары Тарасовлар — Чис­тайда яшәүче Степан бабасы белән Оксинья гаиләне ярдәмчесез калдырмыйлар: кече яшьтәге балалар аларда, шулай ук күбрәк авылда яшиләр. Башка Булдырь балалары кебек үк, тугыз яшьлек Клава беренче сугыш елларыннан ук төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә хезмәт куя: кырда да, бакчада да, фермада да эшли. Аны орлык иләргә, иксез-чиксез түтәлләргә су сибәргә, үләнне әйләндерергә, арыш һәм бодай көшелләре җыярга барысына да хатын-кызлар һәм карт-корылар өйрәтә. Көзен укытучы белән бергәләп салкында, бозлы яңгырларда кишер, чөгендер, кәбестә җыялар. Сугыш чорында балалар бик иртә авыр хезмәткә җигеләләр, шуңа күрә аларга үгезләр җигү кебек җаваплы эшләрне дә ышанып тапшыралар (атларның күбесе фронтка җибәрелә). Чәчү вакытында авыр агач тартмаларда кырга чәчкечләргә складтан орлык ташыйлар.

Урып-җыю чорында үгезләр җиңеп токтан Текә тауга элеваторга ашлык ташыйлар. Бу эшләр тәүлек әйләнәсе дәвам итә.

— Бервакытта да «телим-теләмим», «булдырам-булдыра алмыйм» дигән уйлар башыма да килмәде, «кирәк» сүзе генә бар иде. Фронтка, үзебезгә исән калу өчен эшләргә дә эшләргә кирәк иде, — дип искә ала ул авыр вакытларны Клавдия Ивановна.

Бервакыт бодайны һәм документларны тапшырып Текә Таудан өйгә кайтып бару очрагы нык истә калган. Клава һәм күрше малае Колька олаулары соңгылары булып кузгала. Балаларны озак юл алҗыта, алар йоклап китәләр.

Үгезләр таныш юл буйлап үзләре кайта, әмма Змеево авылы янында тирән чокыр ягына борылалар һәм текә яр янында туктап калалар. Авылда ике олау белән балалар да югалды дип ут йоталар. Колхоз рәисе бердәнбер атка атланып эзли чыга, олауларны куркыныч урыннан чыгара. Клаваның шул вакытта куркулары!

Ул вакытта да үзенә күрә күңелле вакыйгалар да истә калган. Печән әйләндереп хәлдән арыган балалар, өйгә кайтканда рәхәтләнеп Прость елгасында су керәләр, башларындагы яулыклар белән карась балыклары тоталар. Өйгә балык алып кайту бик рәхәт була, чөнки ул вакытта ашау такы-токы гына, әниләренең юк кына нәрсәдән дә тәмле ризык­лар пешерергә һәвәс булуы гына гаиләне ачлыктан коткара.

Бөек Җиңү шатлыгы, сугыштан соң киеренке хәрби хезмәт… Яшь Клавдиягә боларның барысын да кичерергә туры килә. 17 яшьтә көчкә паспорт юнәтеп, ул Чистайга, бабасы янына күчеп килә. Кирпеч заводында вагоннарга кирпечләр төйи, «Татремстрой» трестында төрле эшләрдә эшли. 1958 елда язмыш аны ашханәләр трестына китерә, биредә ул утыз ел буена кухня эшчесеннән дүртенче разрядлы пешекче хезмәтен башкара. Клавдия Ивановна үзенең остазларын һәм хезмәттәшләрен зур ихтирам хисләре белән искә ала. Алар аны 4 сыйныф белеме генә булган яшь кызны производстводан аерылмыйча, һөнәренең серләренә төшенергә ярдәм итәләр. Производствода да аның кадерен беләләр: хезмәт кенәгәсе рәхмәт сүзләре һәм бүләкләр турында язулар белән тулы. «Тыл хезмәтчәне» исеменә, Бөек Ватан сугышының юбилей медальләренә «Хезмәт ветераны» исеме һәм медале дә өстәлә.

Шәхси тормышында да бәхетле була ул. Бер кичәдә яхшы биюче¬, машина йөртүче егет Иван Володин белән таныша. Алар Раштуа бәйрәмендә гаилә коралар. Ярты гасыр бергә бер-берсенең кадерен белеп, бер-берсен аңлап, яратып гомер итәләр. Тәртипле, акыллы кыз үстерәләр, оныклар шатлыгы татыйлар. Ни кызганыч, 2009 елда тормыш иптәше безнең арабыздан китә.

Бүгенге көндә ул үзенең матур, уңайлы өендә кызының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Янәшәсендә өч песие мыраулый, сарайда тавык­лар кыткылдый, ә өйдә шаулап гөлләре үсеп утыра, бакчасында җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгерә. Туганнары аны бәйрәмнәр белән котлап торалар, якыннары, дуслары янәшәсендә бәхетле гомер кичерә ул. Әлеге яратуны, хөрмәтне ул үзенең бар гомере, тырыш хезмәте белән яулады. Без аңардан үрнәк алабыз, аңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер телибез.

Татьяна Шведчикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев