Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

900дән артык беренче сыйныф укучысы беренче тапкыр парта артына утырды

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узды.

Белем көнендә шәһәрдә һәм белем бирү учреждениеләрендә 900дән артык бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде һәм парта артына утырды. Барлык мәктәпләрдә тантаналы линейкалар узды.

Беренче мәктәп кыңгыравы 3нче гимназиянең 110 беренче сыйныф укучысы өчен дә яңгырады. Педагогларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен котларга Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары – мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцова килде.

– Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйм. Ел саен безнең зур мәктәп гаиләсе үз сафларына яңа укучылар кабул итә. Быел 110 бала беренче сыйныфка керә, – ди гимназия директоры Марина Абзянова. Кадерле беренче сыйныф укучылары, сезнең алда яңа белем, гаҗәеп ачышлар дөньясы ачыла. Сезнең янәшәгездә һәрвакыт зирәк укытучыгыз булачак, ул ярдәм итәчәк һәм киңәшләр бирәчәк. Курыкмагыз, алга барыгыз, үзегез өчен яңа нәрсәләр ачыгыз! Чыгарылыш сыйныф укучыларын аерым котлыйсым килә. Сез – безнең өметебез һәм горурлыгыбыз. Яңа уку елында барлык нәрсәләргә җитди карагыз. Чөнки ул сезнең һәрберегез өчен мөһим булачак. Үз юлыгызны сайлагыз. Безнең гимназиядә алган белемнәрегез сезгә максатларга ирешүдә ярдәм итәр дип ышанабыз. Хөрмәтле укытучылар, сезгә нык сәламәтлек, акыллы һәм рәхмәтле укучылар телибез.

Бирегә җыелучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы да мөрәҗәгать итте.

– Кадерле беренче сыйныф укучылары! Аралашыгыз, 11 ел бергә укыячак яңа дуслар табыгыз. Бары тик дус булганда гына уңышка ирешергә мөмкин! Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларына максималь рәвештә белем алуларын, БДИны яхшы тапшыруларын, тормыш юлыннан уңышлы баруларын телисе килә. Җиңел булмаячак, әмма сезнең укытучыларыгыз, үз эшенең осталары, сезгә ярдәм итәрләр. Бәйрәм белән сезне, хәерле сәгатьтә! – дип котлады Дмитрий Иванов.

Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучыларына карата да җылы сүзләр яңгырады. 11нче сыйныф укучыларының тормышында җаваплы чор җитә, аларны җитди сынаулар көтә.

– Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хыялыгызны билгеләгез, курыкмагыз, кыю рәвештә алга барыгыз, яңа үрләргә ирешегез! – диде Александр Тыгин.

Котлауларга Ольга Купцова да кушылды.

– Безнең сөйкемле беренче сыйныф укучыларыбыз, бүген сез беренче тапкыр парта артына утырачаксыз һәм сезнең өчен яңа чор башлана. 11 ел дәвамында сез белем алачаксыз, яңа нәрсәләргә өйрәнәчәксез. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сез гимназия диварларында алган белемнәрегезне расларсыз дип өметләнәм. Ата-аналарга балаларын яратуларын, аларга ярдәм итүләрен һәм педагоглар белән үзара элемтәдә булуларын телим. Нәкъ менә укытучыларга үзләре ия булган белемнәрен укучыларга бүләк итәргә туры киләчәк. Балалар, педагоглар һәм ата-аналар бергә хәбәрләшеп эшләгәндә генә без иң югары нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз. Бәйрәм белән, яңа казанышларга, яңа белемнәргә омтылыгыз, сезгә һәрчак уңыш юлдаш булсын! – дип теләде Ольга Вадимовна.

Яңа уку елында беренче кыңгырау бирү хокукы 1Б сыйныфы укучысы Ольга Елисеевага һәм 11А сыйныфы укучысы Марсель Әгъләмовка бирелде.

Укучылар сыйныфларга таралыштылар.

– Мин бу көнне бик көттем, тизрәк дәресләргә барасым, сыйныфташларым белән танышасым килде. Без әзерлек төркеменә йөрдек, санарга, укырга, мәктәптә үзеңне ничек тотарга өйрәндек. Миңа бик ошады, бу көн минем күңелемдә мәңгегә истә калачак, – дип елмаеп сөйләде беренче сыйныф укучысы Лиза.

Кызның эчкерсез шатлыгын аның әнисе дә уртаклаша.

– Бүген бик дулкынландыргыч көн. Мондый вакыйгалар сирәк була, минем тормышымда бу икенче тапкыр – мин икенче баламны беренче сыйныфка алып барам. Кызым яңа белемнәр алыр, күп кенә кызыклы нәрсәләр белер, яңа дуслар табар һәм барысы да яхшы булыр дип өметләнәм. Барлык беренче сыйныф укучыларына һәм башка укучыларга укуларында уңышлар, иминлек, сәламәтлек, ә укытучыларга иҗади уңышлар, укучылар һәм ата-аналар  белән үзара аңлашу телим, – дип уртаклашты Наталья Роднина.

1нче мәктәптә 87 бала беренче сыйныфка керде. Яңа формада, матур бантлар һәм галстуклар таккан беренче сыйныф укучылары өчен бүген Белем көне генә түгел, ә мөстәкыйль тормышка беренче адым. Бу көнне алар дәреслекләр алдылар һәм парталар артына утырдылар. Әти-әниләр дә шатлык катыш дулкынлану хисләре кичерделәр.

– Без озак әзерләндек, мәктәптә беренче көнебез ничек үтәр дип борчылдык. Быел ирем белән чираттагы тапкыр кече балабызны беренче сыйныфка озатабыз. Башта аңа дәрес дәвамында бер урында утыруы авыр булыр, мөгаен. Әмма бу беренче сыйныф укучысының әти-әнисенең төп борчуы түгел. Хәзер, иң мөһиме, яраклашу этабын уңышлы узарга, коллективка җайлашырга, укытучының хөрмәтен яуларга кирәк, – дип уртаклашалар беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре.

Тантаналы линейка Скарятин бакчасында узды. Кунакларны, педагогларны һәм укучыларны гомуми белем бирү учреждениесе директоры Нэля Ислямова сәламләде.

– Шушы матур, кояшлы көндә сезгә уңышлар, күңел күтәренкелеге телим. Белемле булу – димәк, көчле, зирәк һәм мәрхәмәтле булу дигән сүз. Беркайчан да өстәмә белем алудан баш тартмагыз. Мәктәп елларында гына түгел, киләчәктә дә. Кадерле беренче сыйныф укучылары, бүген сезнең беренче уку көнегез. Сез мәктәпкә теләп йөрерсез, белем алырга омтылырсыз, чараларда актив катнашырсыз дип өметләнәм, – дип билгеләп үтте Нэля Николаевна.

Тантаналы линейкада җылы сүзләр мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлаучылар өчен генә яңгырамады. Өлкән сыйныф укучылары өчен дә бу ел мөһим булачак. Максат бер генә, әмма ул – хәлиткеч. Алда имтиханнар, югары, урта һөнәри уку йортларына укырга керү. Укытучыларга үз укучыларына күп көч һәм белем бирергә туры киләчәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов педагогларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, укучыларны Белем көне һәм уку елы башлану белән котлады.

– Сез көн саен балаларыбызны тәрбиялисез, аларга белем бирәсез, җиңүгә, уңышка көйлисез. Сез һәм укучыларның әти-әниләре бер максат белән яшисез, бу сөендерә, – дип ассызыклады Эдуард Рөстәм улы.

Беренче сыйныф укучыларын котлау сүзләре белән өлкән сыйныф укучылары сәламләделәр. Шуннан соң сәхнәгә шигырьләр укырга беренче сыйныф укучылары чыктылар.

Матур киенгән беренче сыйныф укучылары, җәй дәвамында ял иткән өлкән сыйныф укучылары һәм балаларга үз белемнәрен тапшырырга әзер булган педагоглар – болар барысы да яңа уку елы, яңа башлангычлар чоры башлану турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев