8 июнь — Социаль хезмәткәр көне!
Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез — Социаль хезмәткәр көне уңаеннан безнең котлауларны кабул итегез!
Бүген без ихлас күңелебездән язмыш тарафыннан кимсетелгән гражданнар өчен терәк булу төп миссиясенә әйләнгән кешеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Социаль хезмәткәр — бу гади һөнәр генә түгел, сабырлык, күңел җылысы, ихластан кешеләргә булышу теләге булган кешеләрнең күңел халәте.
Сезнең һөнәрилегегез, сизгерлегегез, үз-үзегезне аямый хезмәт итүегез ярдәмендә авыр тормыш хәлендәге өлкән кешеләр, инвалидлар, балалар һәм гаиләләр кирәкле ярдәмне алалар. Аерым рәхмәт сүзләрен ярдәмгә мохтаҗ булганнарны ишетүегез һәм аңлавыгыз өчен җиткерәсе килә. Кем өчендер аерым гамәлләр, икенчеләргә яннарында булу, күңел җылысы кирәк. Сез һәрвакытта кирәкле сүзләр табасыз, дөрес карарлар кабул итәсез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге һәм һөнәри уңышлар телим! Изге гамәлләрегез үзегез бүгенге көндә ярдәм күрсәткән кешеләрнең рәхмәте һәм хөрмәте булып кайтсын.
Сезнең хезмәт — ул мәрхәмәтлелекнең һәм кешелеклелекнең чын мисалы, ул олы бәягә лаек. Районыбызны мәрхәмәтлерәк һәм кешелеклерәк иткәнегез өчен сезгә чиксез рәхмәт.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев