Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Кадерле чистайлылар! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән иң җылы һәм эчкерсез котлауларны кабул итегез!

Һәр кеше өчен гаилә — ул тормышындагы төп таяныч, тынычлык, гармония һәм мәхәббәт нигезе. Нәкъ менә гаиләдә без ярату, үзара аңлашу һәм кайгыртуның нәрсә икәнен беләбез, гаилә безне якын кешеләргә ышанырга, өй учагын сакларга һәм тирә-юньдәгеләргә чын таяныч һәм ярдәмче булырга өйрәтә.

Бу бәйрәм көнендә балаларын лаеклы тәрбияләүче ата-аналарга, озак еллар тату гаилә булып яшәгән парларга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм һәм бәхет телим. Яшь гаиләләрнең озак еллар бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгәннәрдән үрнәк алуларын телим.

Нык, тату, имин гаилә сәламәт җәмгыятьнең нигезе булып тора. Безнең шәһәрдә мондый гаиләләр күбрәк булган саен, шәһәребез дә баерак һәм көчлерәк булачак.

Барыгызга да чын күңелемнән игелек, тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек, муллык, күңел байлыгы, бәхет һәм гаиләләрегезгә татулык телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев