Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«60тан соң тормыш башлана гына әле…»

Ветераннар Советы активистлары тормышта кайнап яшиләр, аларның җәмгыятькә һәм кешеләргә файда китерү теләге бик зур

Статистика мәгълүматлары буенча безнең шәһәрдә пенсия яшендә 13 меңнән артык кеше яши. Лаеклы ялда булган әби-бабайлар буш вакытларын төрлечә үткәрәләр: кемдер бакчада эшләргә ярата, икенчеләр китап укуны һәм телевизор карауны хуп күрә. Шәһәр тормышында актив катнашучылар да күп. Аларның хәтта үз оешмалары — ветераннар Советы (пенсионерлар) да бар. Аның җитәкчесе булып икенче ел инде оптимист һәм ачык күңелле Тать­яна Тихонова тора.
Хәзерге вакытта ветераннар Советында 25 активист исәпләнә. Болар беренчел шәһәр һәм авыл ветераннары оешмалары рәисләре, шулай ук актив тормыш позициясе булган гадәти пенсионерлар. Оешманың барлык эшләре дә ирекле башлангычларда тормышка ашырыла.
Җәмәгать оешмасы 1985-1986 елларда эшли башлый. Ул вакытта ул шәһәр сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы дип атала, хәзерге исемен 2022 елда ала.
— Безнең оешманың барлык әгъзаларын да шәһәр тормышында актив катнашу, үсеп килүче яшь буынны патриотизм һәм үз шәһәреңә, республикаңа, илеңә мәхәббәт рухында тәрбияләү берләштерә, — дип билгеләп үтә Татьяна Николаевна. — Мин үземнең коллегаларыма, өлкән буын кешеләренә сокланам — чөнки аларның күбесенә 70тән артык инде, ә өчесе — 80нән 86 яшькә кадәр. Әмма алар тормышта кайнап яшиләр, аларда җәмгыятькә һәм кешеләргә файда китерү теләге зур. Алар теләсә нинди чакыруыбызга зур әзерлек белән җавап бирәләр! Менә шулар өчен мин аларга бик рәхмәтле! Аларга карап, тормыш нәкъ менә 60тан соң башлана дип ышаныч белән әйтергә мөмкин.

Ветераннар Советы әгъзалары еш кына республика конкурсларында катнашалар. Иң яхшы ветеран оешмасы буларак ул узган ел 3 урынны яулады. Ә быел «Балкыш» Татарстан ветераннарының үзешчән башкаручылар фести­ва­лендә җюри әгъзалары безнең районның өлкән буын вәкилләренең актив катнашуларын, аларның әзерлек дәрәҗәсенең югары булуын һәм номерларының бик матур булуларын билгеләп үттеләр. Шулай ук активистлар «Ветераннар –ТРсында милли мәдәниятебезне һәм традицияләребезне саклау­чылар» конкурсында ике приз­лы урын яуладылар.
— Безнең оешма вәкилләре шәһәргә зур мәхәббәт белән карыйлар, аны тагын да чистарак һәм матуррак итәселәре килә, шуңа күрә гомумшәһәр, шулар исәбеннән Авдеев һәм мөселман зиратлары өмәләрендә актив катнашалар. Шулай ук алар оныклары белән «Бакча — буын­нар элемтәсе» Бөтенроссия акция­сендә катнаштылар, «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар йорты территориясендә алмагачлар утырттылар, — дип сөйли минем әңгәмәдәшем.
Ветераннар советы вәкил­ләре яшь буынны тәрбия­ләүдә актив катнашалар, алар җирле уку йортларында 43 батырлык дәресе үткәрделәр. Мәктәп укучыларына һәм студентларга төп вакыйгалар, Бөек Ватан сугышы, безнең шәһәргә эвакуацияләнгән предприятиеләрнең эше, шулай ук сугыш елларында чис­тай­лыларның тормышы һәм эшчәнлекләре турында сөй­ләделәр.
Шәһәр ветераннар советы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән дус. Киң күңелле, сөйкемле ханымнар балалар белән бергәләшеп тәмле ризык­лар пе­ше­рәләр. Шул ук вакытта бергәләшеп файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнәләр, мәсәлән, җәен алар «Леший» костюмы өчен махсус ленталар тектеләр һәм аны махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр.
Шулай ук «Гвоздика» ветераннар хоры зур активлык күрсәтә. Алар Укытучылар йортында бәйрәм концерты күрсәттеләр, шулай ук Скарятин бакчасында, «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар йортында, шәһәр чараларында чыгыш ясадылар.

–Ветераннар советы башка пенсионерлар өчен иң күп спорт чаралары оештыра. Барлык теләүчеләр дә йөзү буенча, төрле матчларда, билгеле бер дистанциядә йөгерүдә һәм чаңгы марафоннарында катнаша алалар. Хәзерге вакытта спорт чараларында 225 кеше катнашты, — дип билгеләп үтә Татьяна Николаевна. — Өлкән кешеләр декадасында спорт чараларының аеруча тулы программасы үтте. Әбиләр һәм бабайлар скандинавия йөрешендә, шулай ук футбол, волейбол, өстәл теннисы буенча иптәшләрчә очрашуларда катнаша алдылар. Шулай ук өстәл уеннары — шашка, шахмат буенча турнирлар да узды.

Өлкәннәр декадасы тәмам­ланды, әмма бу әле төрле чаралар бетте дигән сүз түгел. Иптәшләрчә очрашулар, турнирлар һәм очрашулар җирле пенсионерларның үзара ара­ла­шырга, спорт белән шөгыль­ләнергә һәм тәҗрибә уртаклашырга теләкләре булуы турында сөйли.
–Хөрмәтле пенсионерлар, әгәр дә үзебез көч куймасак, безнең тормышыбызны берәү дә кызыклы ясамаячак. Ветераннар Советына мөрәҗәгать итегез, шәһәрдә үткәрелүче чараларда катнашыгыз! Мин сезгә сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның яратуын һәм кайгыртуын телим. Барыбызга да тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын, — диде ветераннар Советы җитәкчесе.
сүз уңаеннан

–16 октябрьдән башлап, атнасына бер тапкыр, пенсионерлар өчен «Шахмат чәршәмбесе» үтәчәк. 10 нан 15 сәгатькә кадәр шахмат һәм шашка яратучылар үзләренең дуслары, оныклары белән безнең офиска килеп, вакытларын яраткан шөгыльләренә бирә алачаклар, — дип билгеләп үтә Татьяна Николаевна. — Моңардан тыш, без Скарятин бакчасында атнасына бер тапкыр даими нигездә скандинавия йөреше буенча дәресләр үткәрүне планаштырабыз. Дәресләр башлану турында мәгълүматны социаль челтәрдә үзебезнең битебездә, Скарятин бакчасында белдерүләр тактасында урнаштырачакбыз. Шулай ук безнең шәһәр мәйданчыкларында, китапханәләрдә, клубларда, музейларда төрле чаралар үтәчәк.

Ветераннар Советына 8 917 257 47 35 номеры буенча шалтырата аласыз. Лев Толстой урамы, 157, 211нче офис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев