Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

60 ел бергә матур гомер итәләр

Рауза Гариф кызы һәм Сәмигулла Зариф улы Мөсәвировлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

Чистай Никахлашу йортында олы тормыш юлы үткән юбилярларны хөрмәтләү булды. Бриллиант туйлары уңаеннан Сәмигулла Зариф улы һәм Рауза Гариф кызы матур котлаулар кабул иттеләр.

Гаилә – мәхәббәт, хөрмәт, асыл кыйммәтләребез чыганагы. Гаиләдә һәрберебез ярату, кайгыртучанлык, аңлау таба, бары биредә генә сине якыннарың аңлыйлар, яклыйлар, ярдәм итәләр, яңа эшләргә рухландыралар һәм төрле авырлыклар килгәндә ярдәмгә ашыгалар.

Бәхеткә, Чистай районында һәркемгә үрнәк булып, асыл сыйфатларны үзләренә туплап яшәгән гаиләләр аз түгел. Алар шатлыкта да, кайгы килгәндә дә гел бергә, тормыш сынауларын уртак итеп яшиләр. Еллар үткән саен аларның бер-берсенә хөрмәте арта гына бара, төрле хәлләр килеп чыкканда да алар бер-берсенә юл куялар, бер-берсен яклый, саклый беләләр.

Мөсәвировлар гаиләсе – нәкъ менә шундый гаиләләрнең берсе. Алар менә 60 ел инде бер тән, бер җан булып гомер итәләр. Шушы дәвердә тормышларында бәхетле мизгелләр дә, борчу-мәшәкатьләр дә күп була билгеле. Әмма алар боларның барысын да кулга-кул тотынып үтәләр, төрле хәлләрдә дә бер-берсенә юл куялар. Бүген дә бер-берсенә иң якты хисләрен саклыйлар алар.

Сәмигулла Зариф улы 1939 елның 23 ноябрендә, ә Рауза Гариф кызы 1944 елның 28 октябрендә дөньяга килә. Алар икесе дә Дүрт Өйле авылында, күпбалалы гаиләдә туып үсәләр, икесе дә сугыш чоры балалары.

Аларның тормышлары бик күп мавыгуларга, төрле вакыйгаларга бай. Танышулары да кызыклы гына килеп чыга. Сәмигулла абый бик оста гармунчы була, авылдагы бер генә бәйрәм дә аның катнашыннан башка узмый. Бер кичәдә бию вакытында яшь, чибәр кызга күзе төшә. Егет озак уйлап тормый, кызны озатырга уйлый.

– Мин аны бер күрүдә ошаттым. Үзенең гүзәллеге, тыйнаклыгы белән ул мине үзенә җәлеп итте, – дип искә ала ул танышу мизгелләрен Сәмигулла абый.

– Мин әле ул вакытта мәктәптә генә укый идем. Башта әле мине өйгә хәтле озатырга теләвен аңлап та бетерә алмадым, әмма барыбер ризалаштым, – ди Рауза Гариф кызы.

Аларның танышуы менә шулай башлана. Аннары егет кызны ешрак озата башлый. Ошату дигәнең тора-бара мәхәббәткә әверелә. 1962 елның 2 декабрендә Сәмигулла абый белән Рауза апа гаилә коралар. Тормыш сынауларына карамастан, алар гел яхшыга өмет итеп яшиләр, намуслы хезмәт итәләр, тормыштан ямь-тәм табалар. Сәмигулла абый терлекчелектә эшли, колхозда тракторчы да, комбайнчы да була. Ә Рауза апа гомер буе үзе сайлаган һөнәренә тугры булып кала – кырык ел мөгаллимә вазифасын башкара. Башта авылда, шәһәргә күченгәч исә 2нче номерлы гимназиядә укучыларга белем бирә.

– Сәмигулла һәрвакыт аз сүзле, әмма акыллы тормыш юлдашым булды. Мин аны хезмәт сөючән, тырыш, өлкәннәргә һәм яшьләргә ихтирамлы булганы, киңәшләшеп эшләве, дөрес үгет-нәсыйхәт бирә белгәне өчен хөрмәт иттем, – дип сөйли Рауза Гариф кызы.

Мөсәвировлар дүрт бала: өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Сау-сәламәт балалар үстерүдән, тулы гаиләдә яшәүдән дә зуррак бәхет юк кебек. Чын бәхет нәкъ менә шушыдыр инде? Әмма барысы да шома гына бармый шул...

– Аллаһка шөкер, балаларыбыз лаеклы, хезмәт сөючән булып үстеләр, олыларны олы, кечеләрне кече итә беләләр. Без һәр көнне Аллаһы Тәгаләгә бүгенге тормышыбыз, шундый балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз өчен рәхмәт укыйбыз, – дип ихластан сөенеп сөйли Рауза апа.

Чистай районы буенча ЗАГС бүлеге начальнигы Ильмира Ярмушева Сәмигулла Зариф улын һәм Рауза Гариф кызын матур гомер бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен җиткерде Мөсәвировлар иң беренче кавышкан көннәренә әйләнеп кайткандай булдылар. Алар өчен кабат Мендельсон маршы яңгырады, моннан алтмыш ел элек булгандагы кебек, алар бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык анты бирделәр, кертелгән традиция буенча юбилярларның истәлек китабына имза куйдылар. Үзләренең яшьләренә карамастан, кияү белән кәләш туй вальсы әйләнделәр. Аларга карап күңелләр тагын да күтәрелде, тормыш энергияләре, кәеф күтәренкелеге, бер-берсенә җылы карашлары сокландырды.

Бриллиант юбилярларны котларга балалары, оныклары, оныкчыклары, «Бердәм Россия»

партиясенең җирле бүлеге вәкиле дә килгән иде. Юбилярларга иң изге, матур теләкләрен юлладылар, бүләкләр тапшырдылар.

– Кадерлеләребез, сезне чын йөрәгебездән 60 ел бергә тигез, матур гомер итүегез белән котлыйбыз. Сезгә нык лы сәламәтлек, бәхет, озын гомер телибез. Без сезне бик яратабыз һәм ихтирам итәбез. Бервакыт әни өебездә ике аккош һәм аларның бәбкәләре төшерелгән картина күрергә теләве турында әйткән иде. Ул картина хәзер безнең өебезне бизәп тора. Аларның да шушы картинадагы аккошлар кебек бер-берсенә тугры калуларын, озак һәм бәхетле яшәүләрен, ә янәшәләрендә без, балалары булуын, кайгыртучанлыгыбыз, яратуыбыз белән сөендереп торуыбызны телисе килә,– диделәр юбилярларның балалары.

Иң изге һәм ихлас теләкләр, билгеле, оныклардан булды:

– Әби, бабай, сез безнең өчен һәрвакыт кадерле һәм хөрмәтле кешеләр булдыгыз. Безне беренче урында әти-әниләр, әби-бабайлар, аннары башкалар дип өйрәттеләр. Әби-бабай янына килгәч, без һәрвакыт беренче урында. Әби пешергән тәм-том иң беренче безгә эләгә. Мәсәлән, велосипед ватылса, иң башта бабай ярдәмгә килә, төнен йокламаса йокламый, әмма иртәнгә инде велосипед төзәтелгән була. Барлык балаларга да шундый әби-бабайлы булуларын телибез, – дип сөенә-сөенә сөйләделәр алар.

– Хөрмәтле бриллиант юби лярларыбыз! Сезне әлеге истәлекле дата белән котларга рөхсәт итегез. Ныклы гаилә кору – бу үз бәхетең һәм балалар, оныклар, оныкчыклар хакына эшләнгән зур хезмәт. Озак еллар дәвамында сез иң мөһим нәрсәләрне – мәхәббәт һәм бер-береңә хөрмәтне сак лап кала алгансыз. Киләчәктә дә бәхетегез тулы, бүгенгедәй сокланырлык, ә гаиләгез нык, бүгенгедәй бик күпләргә үрнәк булсын. Сезгә сәламәтлек, иминлек, якыннарыгыз янәшә сендә бүгенегедәй балкып, нур чәчеп яшәвегезне телибез,– дип котлау сүзләрен җиткерде «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Наилә Хәйдәрова.

Сәмигулла абый белән Рауза апа гаилә тормышында иң кирәкле нәрсә дип түземле, сабыр булуны, кайбер нәрсәләрне колак яныннан гына уздырып җибәрергә кирәклеген, иң мөһиме бер-береңә хөрмәт булуын искәрттеләр.

– Тормышта төрле хәлләр була. Әмма үзеңне тота белергә, тормыш юлдашыңны хөрмәт итәргә, үпкә сакламаска кирәк. Әгәр дә шунда ук килешә алмасагыз, бер-береңә «суынырга» ирек бирергә кирәк. Аннары ачу-үпкәләрне онытып, бере- берең белән тынычлап сөйләшү хәерле, – дип яшь парларга киңәш бирә хөрмәтле юбилярларыбыз.

Бүгенге көндә аларның онык-оныкчыклары үсеп ки лә. Аларның шатлыкларына сөенеп, кадер-хөрмәткә, бәхет-шатлыкка төренеп, гомер кичерә алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев