6 миллион сумнан артык акча мошенниклар кесәсенә кергән
Телефон аферистлары хәйләкәррәк була бара.
Ел башыннан читтән торып мошенниклык һәм банк картасыннан акча урлау очрагы буенча 37 җинаять эше кузгатылган. Китерелгән зыянның гомуми суммасы 6 479 258 сум тәшкил итә.
Банк хезмәткәре шалтырата
Еш кына мошенниклар кыска абонент номерларыннан шалтыраталар яки (495..., 499..., 800...) Мәскәү төбәге номерларын кулланалар, үзләрен банк хезмәткәре итеп таныштырганда, аларга еш кына сезнең шәхси мәгълүматларыгыз инде билгеле була. Шулай ук, янәсе, полиция хезмәткәрләре исеменнән дә шалтыратулар килә, алар акчаны мошенникларның исәп-хисап счетына күчерүнең зарурлыгына инандыралар. Чистайда яшәүче 74 яшьлек ханым шул рәвешле мошенникларга 180 мең сум акча күчергән.
Үз акчаларыңнан колак какмас өчен, авыр булмаган кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәк. Мәсәлән, сезгә «банк хезмәткәре» шалтырата һәм сез башкармаган операцияләр, сезнең акчаларыгызны банк счетыннан урларга маташулары турында хәбәр итә. Ул кичекмәстән банк картасы яки телефон ярдәмендә берничә гамәл башкарырга, банк картасы турында тулы мәгълүмат, картаның икенче ягындагы иминлек кодын, смс яки пуш-хәбәрнамәләргә килгән бер тапкыр кулланыла торган парольләрне хәбәр итүне таләп итә. Сез шуны төгәл аңларга тиеш: банк беркайчан да клиенттан бу мәгълүматны сорамаячак. Әгәр бу хәл килеп чыкса, димәк, сез мошенник белән аралашасыз! Шикле операцияләр башкарылган очракта, банкның иминлек системасы автомат рәвештә счетны яба. Әгәр шалтырату шикле тоелса, сөйләшүне туктатыгыз һәм телефон трубкасын куегыз.
Сезнең оныгыгыз юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты
Соңгы вакытта телефон мошенниклары психологик йогынты ясауның тагын бер ысулын куллана башлады. Алар үзләрен Россия Эчке эшләр министрлыгы яки башка хокук саклау структуралары хезмәткәрләре итеп таныштыралар һәм әңгәмәдәшнең туганына карата үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылуын хәбәр итәләр. Җинаять эшен «кузгатмау» өчен, алар зур суммада акча сорыйлар. Бәйрәм көннәрендә кизү частендә шәһәребезнең өлкән яшьтәге кешеләренә карата кылынган берничә мошенниклык очрагы теркәлгән. 7 мартта җинаятьчеләр 89 яшьлек ханымга шалтыратып, аның белән төнге икедән иртәнге бишкә кадәр сөйләшкәннәр. Аны ялгыштырып, оныгының юл-транспорт һәлакәте кылуына ышандырганнар. Сөйләшү барышында мошенниклар пенсионер ханымның өендә күпме акча барлыгын белгән. Аннан соң аны бөтен акчаларны курьер ир-атка бирергә мәҗбүр иткәннәр, янәсе, ул аларны полиция хезмәткәрләренә тапшырачак.
Боларның барысын да яңадан тикшерү өчен, олы кеше берәүгә дә шалтырата алмаган, чөнки начар күрә. Ул югалып калган һәм нәрсә эшләргә кирәклеген белмәгән. Аның янына ир-ат килгәч, ул аның оныгына ярдәм итәчәгенә ышанып, булган барлык акчаларын – 500 мең сумны – аңа биреп җибәргән.
Шул ук схема буенча мошенниклар тагын бер өлкән яшьтәге хатын-кызны алдаганнар. Ул мошенникларга 100 мең сум акча биргән. Ә башка бер пенсионер ханым җинаятьчеләргә 170 мең сум биреп, киявенә ярдәм итәргә тырышкан.
Өстәвенә, әбиләрдән акча алган һәм аларны мошенникларга күчергән курьерлар барлык очракларда да такси йөртүчеләр булып чыкканнар. Аларга билгесез затлар шалтыратып, бераз акча түләп, янәсе туганыннан акча алырга һәм күрсәтелгән счетка күчерергә тәкъдим иткәннәр. Мошенниклар белән сөйләшүләренә шикләнмичә, такси йөртүчеләр риза булганнар.
Әгәр сезгә шалтыратып, үзләрен хокук саклау структуралары хезмәткәрләре итеп таныштырсалар, әңгәмәдәшегез күрсәткән бүлекнең кизү часте белән элемтәгә керегез һәм аның чыннан да анда эшләвен ачыклагыз. Туганнарыгыз белән элемтәгә керегез, аларга шалтырату турында хәбәр итегез.
Интернет-кибет «хуҗалары»
Интернет-кибет хуҗалары буларак яки социаль челтәрләрдә әйберләр сату турында белдерү урнаштырып, мошенникларның заказ биргән товар өчен алдан түләү алулары сирәк күренеш түгел. Әмма алар товарны китереп бирү буенча үз бурычларын үтәргә җыенмыйлар да яки куллану өчен яраксыз әйберләр җибәрәләр.
25 яшьлек чистайлы интернет-кибеттә спорт костюмы сатып алырга булган. Сайтта күрсәтелгән счетка
акча күчергән. Акча күчергәннән соң аны блокировкалыйлар. Интернет-кибетләрдә мәгълүматларны керткәндә, кулланучыларны адрес юлында сайтның атамасына игътибар итәргә, ресурсның чын булуын, ә аның адресында сайтның яки брендның чынлыктагы атамасына туры килми торган символлар яки хәрефләр юклыгына инанырга чакыралар. Әгәр сайт мондый тикшерү узмаса, димәк, аның мошенник ресурсы булуы ихтимал.
Килешү мөнәсәбәтләренә озак вакыт сәүдә эшчәнлеген алып баручы һәм эшләре турында уңай фикерләр булган интернет-кибетләргә керергә киңәш ителә.
Бушлай игъланнар сайтлары
Бушлай игъланнар сайтларында әйбер сатарга яки сатып алырга ниятләгән кешеләр дә мошенникларның корбаны булырга мөмкиннәр. Кешеләр белән сөйләшкәндә яки язышканда, нинди генә сәбәп табып, сезне бу хакта сорасалар да, банк картасы паролен яки СVV-кодны хәбәр итмәгез. Бу мәгълүматны алгач, явызларча эш итүчеләр счетыгызда булган акчагызны урлый алачаклар.
Смс-хәбәрләрдә җибәрелгән сылтамалар буенча күчмәгез, мондый очракларда смартфонга вируслы программа кертү ихтималы зур.
Күбрәк акча эшләргә теләгән
Безнең шәһәрдә яшәүчеләр эләккән алдауның тагын бер ысулы – керемне ике тапкырга «арттыру». Яшь кеше реклама эшләгән, анда үз табышын ничек арттырырга мөмкин булуын аңлаткан. Күрсәтелгән счетка билгеле бер сумманы җибәрергә кирәк, ә картага икеләтә арттырылган сумма килергә тиеш була. Бу алдауга дүрт чистайлы эләккән. Алар бермә-бер арттырылган суммада акча кайтуына өметләнеп, мошенникка акча күчергәннәр.
Табыш ала алмаган
Чистайлылар инвестицияләрдә акча эшләргә омтылып, аннан колак кагалар. Соңгы айда ике кеше инвестиция кертемнәреннән табыш ала алмаган.
66 яшьлек ир-ат эре банкларның берсенә акча инвестицияләргә булган. Онлайн-аферистлар эшли торган схема, чынлыкта, гади һәм күпләргә таныш, әмма шуңа да карамастан, ул эшли. Кеше, үз мәгълүматларын калдырып, ялган банк сайтында теркәлә. Корбанның телефон номерын алгач, аферистлар аңа шалтыраталар һәм платформага акча кертергә үгетли башлыйлар: башта кечкенә суммадан башлыйлар, ә аннары ставкаларны арттыралар.
Корбаннан акча башка ала алмаячакларын аңлагач, шалтыратудан туктыйлар. Кешенең депозитны булса да кире кайтаруларын үтенүе җавапсыз кала. Шул рәвешчә, ир-ат «банк акция»ләренә 386 мең сум акча күчергән.
Мондый инвестицион компанияләр исеменнән җибәрелгән ялган проектлардан акча алу мөмкин түгел. Сезгә моны эшләргә бирмәячәкләр. Үзләрнеке булмаган әйберне бирәсе урынга, мошенниклар тагын да күбрәк таләп куя – чынлыкта булмаган салымнар, комиссияләр, иминият уйлап табалар.
Гади кагыйдәләрне үтәгез!
– Билгесез затлардан телефон аша кергән күрсәтмәләр буенча үз карталарыгыз белән бернинди операцияләр башкармагыз.
– Исегездә тотыгыз, сезнең картага акча күчерү өчен аның номерын гына белергә кирәк.
– Дусларыгызга яки туганнарыгызга, алдан шалтыратмыйча, социаль челтәрләр аша акча күчермәгез.
– Интернет челтәре аша товарларга заказ биргәндә, тикшерелгән сайтларга гына ышаныгыз яки товар алганда түләү башкарыгыз.
Әгәр сез мондый мошенниклык очраклары турында яхшы белсәгез, алардан сезнең танышларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз зыян күрмәсен өчен, алар белән дә бу мәгълүматны уртаклашыгыз. Мошенникларга кешеләрнең беркатлылыгында акча эшләргә юл куймагыз.
Барыгызны да уяу булырга чакырабыз!
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев