6 ай эчендә республика Дәүләт торак инспекциясенә 16 меңнән артык татарстанлы мөрәҗәгать иткән
...
Дәүләт торак инспекциясенә ел башыннан 16 493 мөрәҗәгать кергән. Бу узган елның теркәлгән чоры белән чагыштырганда, 41,2 процентка күбрәк (11 680 гариза).
Шуларның 15 707се – язмача, ә 4 147се Интернет аша җибәрелгән. Шулай ук 786 татарстанлы телдән мөрәҗәгать иткән. Гомумән алганда, 15 202 шикаять каралган, калганнары әлегә эштә, дип хисап тоттылар Татарстан Дәүләт торак инспекциясендә.
Инспекторлар тикшерү белән урынга 952 тапкыр чыкканнар. Ярты ел эчендә 786 кеше шәхси кабул ителгән. Аларның 180е инспекция җитәкчесе белән шәхсән сөйләшкән.
Халык еш кына гомумйорт милеген карап тотуга һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына зарланган. Инспекторларга 18 142 сорау бирелгән, бу 2025 ел белән чагыштырганда, 22,4 процентка күбрәк.
Инспекция 621 күрсәтмә биргән, 542 беркетмә төзелгән, 4 164 кисәтү җибәрелгән. Салынган штрафларның гомуми суммасы 24,2 миллион сум тәшкил иткән, бу узган ел күрсәткечләреннән өч тапкырга артыграк.
Чыганак: Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев