Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

55 яшь чистайлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган

23 марттан 5 апрельгә кадәр «Язгы каникул»лар оператив-кисәтү операциясе үткәрелде.

Аның кысаларында кисәтү юнәлешендәге төрле чаралар үткәрелде. Шул исәптән мәктәп яны лагерьларында ял итүче малайлар һәм кызлар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында әңгәмәләр, ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре, «Чистай-информ» журналистлары катнашында һәм юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлар белән берлектә рейдлар үткәрелде.

Ни кызганыч, хокук бозучылар балалар, аларның әти-әниләре арасында да бар. Кисәтү операциясе барышында 12 яшькә кадәрге балаларны махсус тотып торучы җайланмалардан башка йөртүнең 13 очрагы ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 55 яшь чистайлы да күз уңына эләккән.

Каникуллар, ә алар белән бергә кисәтү операция дә тәмамланды. Әмма юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү, балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү мәсьәләләре элеккечә актуаль булып кала. Юлларда игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев