4 көн эчендә шәһәр урамнарыннан 1100 кубометр кар чыгарылган
Кыш, гадәттәгечә, үзенең холкын күрсәтте. Узган ялларда кар күп яуганнан соң район урамнары һәм юллары коммуналь һәм юл хезмәтләре өчен чын сынауга әверелде.
Чистай районы башлыгы социаль челтәрдәге битендә халыкка мөрәҗәгать итте һәм тәүлек буе алып барыла торган масштаблы эш турында җентекләп сөйләде.
– Узган ялларда кар явудан туктамады һәм хәзер без, юлларда имин һәм уңайлы хәрәкәт итүне тәэмин итү өчен, көчәйтелгән режимда эшләвебезне дәвам итәбез, – дип хәбәр итте Дмитрий Алексеевич. – Тротуарларны, җәмәгать транспорты тукталышларын һәм җәяүлеләр зоналарын чистартуга аерым игътибар бирелә. Юл өслегенең торышына өзлексез мониторинг алып барыла.
Район башлыгы барысын да үзара аңлашуга һәм сак булырга чакырды.
– Хәтта чистартылган юлларда да бозлавык булуы ихтимал, шуңа күрә юл хәрәкәте һәм тизлек режимы кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим, – диде ул.
Район башлыгы автомобиль хуҗаларына, кар җыю техникасы эшенә комачауламас өчен, машиналарын юл кырыена куймауларын сорап мөрәҗәгать итте.
– Игътибарлы булыгыз һәм үзегезне саклагыз! – диде Дмитрий Алексеевич.
14 декабрьдән 17сенә кадәр шәһәр урамнарыннан 1100 кубометр кар чыгарылган.
Ленин урамының үзәген җыештыру уңайлы булсын өчен төнлә автомобильләрне кую өчен чикләүләр каралган – транспорт чараларын кичке 22 сәгатьтән иртәнге 7 сәгатькә кадәр кую тыела, бу хакта Ленин урамында урнаштырылган яңа юл билгеләре сөйли.
Фото Горисполком
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев