Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

3нче гимназия укучыларының компьютер программасы төбәк конкурсында иң яхшыларның берсе дип танылды

...

3нче гимназия укучылары, «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар Рената Яруллина һәм Милана Гаязова Түбән Новгородта узган «Транспорт инженерлары» конкурсының төбәк этабында шәһәребез данын яклап чыгыш ясадылар. Бу конкурсны «Россия тимер юллары» тимер юллар буенча ташулар башкаручы компания «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә оештырды.

Анда эләгү өчен сайлап алу этабын узарга кирәк иде. Кызлар конкурска берничә ай дәвамында әзерләнделәр, әзерлеккә бөтен көчләрен куйдылар, һәр детальне эшләделәр һәм сыйфатлы эш тәкъдим иттеләр.

— Без кешенең хисләрен реаль вакыт режимында танып белә торган компьютер программасы эшләдек. Программа кеше мимикасы буенча җиде хис-кичерешнең берсен таный һәм билгеле бер төстәге индикаторны кабыза. Мәсәлән, әгәр программа «усаллык» яки «курку» хисләрен таныса, кызыл ут һәм махсус тавыш (чинау) кабына, — дип аңлата Рената. — Безнең проект җәмәгать урыннарында террорчылыкны кисәтүгә юнәлдерелгән.

Конкурс ике көн дәвам итте, шул вакыт эчендә мәктәп укучылары Түбән Новгород мәдәнияте һәм илебезнең башка төбәкләреннән килгән катнашучылар белән танышырга өлгергәннәр.

— Беренче көнне бик күп кызыклы тренинглар булды. Мастер-классларның берсендә оптика белән бәйле төрле тәҗрибәләр үткәрдек. Шулай ук Горький тимер юлында һәм Новгород Кремлендә дә булдык, — дип билгеләп үтә безнең героинялар.

Икенче көнне иртән проектларны яклау узды, анда Рената һәм Милана үз эшләрен тәкъдим иттеләр, ә инде кич белән җиңүчеләрне бүләкләү булды.

— Без 2нче урынны алдык һәм моны җиңелү дип санамыйбыз. Беренче чиратта, без күп кенә яңа тәҗрибә һәм белем тупладык, бу конкурсларда иң мөһиме.

Кызларның сүзләренә караганда, көндәшләр көчле булган. Конкурста кызыклы һәм инновацион проектлары булган талантлы командалар катнашкан. Бу киеренке атмосфера тудырган, әмма шул ук вакытта яңа казанышларга илһамландырган.

— Конкурста 6 юнәлеш тәкъдим ителде, без аларның һәркайсы белән бераз танышырга өлгердек, шулай ук башка яшьләрнең проектларын карадык. Тәҗрибә уртаклашу һәм яңа танышулар — теләсә нинди конкурстның иң яхшы ягы, — дип уртаклашты Рената.

— Миңа барыннан да бигрәк Түбән Новгород атмосферасы ошады, ул бик кунакчыл булып чыкты. Безгә җирле халык белән аралашу һәм шәһәр турында күп яңалыклар белү бик күңелле булды, — дип сөйләде Милана. — Шулай ук конкурста башка катнашучылар белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә булды. Без дөньяга карашыбызны киңәйттек һәм киләчәк проектлар өчен яңа кызыклы идеяләр таптык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев