350 меңнән артык татарстанлы төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирде
...
2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирү дәвам итә. 19 майга республикада тавыш бирүдә 355 мең кеше катнашкан. Бу моннан алдагы атнага караганда 47 меңгә күбрәк, дип хәбәр итә ТР Төзелеш министрлыгы Матбугат хезмәте.
Республика халкына муниципаль районнардагы һәм шәһәр округларындагы 178 объектның берсен сайлап алырга тәкъдим ителә. Исемлеккә шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталында сораштыру нәтиҗәләре буенча сайлап алынган 20 территория дә кертелгән.
Сайтта Татарстанның теләсә кайсы районында бер җәмәгать киңлеге өчен тавыш бирергә мөмкин.
Онлайн-тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы кысаларында 21 апрельдән 12 июньгә кадәр уза.
Чыганак: «Татар информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев