Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

310 чистайлы мәктәп белән хушлашты

Быел 70 чыгарылыш сыйныф укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә лаек булды.

Скарятин бакчасында го мум шәһәр чыгарылыш кичәсе узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары бирегә укытучылары, әти-әниләре белән бергә килгәннәр иде.

Тантананың төп сәбәпче ләре – чыгарылыш сыйныф укучылары көчле алкышлар астында кызыл келәмнән үттеләр. Быел Чистай районында 310 укучы мәктәпне тәмамлый. Аларның дүртесе бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда 100әр балл җыйган, ә 70 укучы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә лаек булды.

Аларга котлау сүзләре белән Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов мөрәҗәгать итте.

– Кадерле балалар, сезне мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйбыз. Чыгарылыш кичәсе – кеше тормышында иң истәлекле көннәрнең берсе, көтеп алынган матур бәйрәм. Бүген 310 укучы мәктәпне тәмамлау турында аттестат алачак. Хөрмәтле укытучылар, сезгә хезмәтегез, районыбызның һәр укучысына керткән өлешегез, балаларыбызның белем багажын тулыландырганыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Кадерле әти-әниләр, сез һәрвакыт балаларыгыз өчен терәк булдыгыз, авыр минутларда ярдәм иттегез. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сез илебезнең лаеклы кешеләре булырсыз дип ышанам. Сезгә хәерле юллар телим! – дип котлады Эдуард Хәсәнов.

Тантаналы шартларда ул БДИда 100әр балл җыйган, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төрле этапларында югары күрсәткечләргә ирешкән чыгарылыш сыйныф укучыларын бүләкләде, шулай ук уку алдынгыларына медальләр тапшырды.

Спортта, иҗатта, төрле конкурсларда уңышларга ирешкән укучыларны Чистайның мактаулы гражданины Виктор Смыковның вәкиле Николай Бочкарев котлады һәм бүләкләде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шулай ук берничә ел элек мәктәпне тәмамлаган һәм төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән медалист әти-әниләр дә үз теләкләрен җиткерделәр. Җавап сүзе белән 1нче лицейны тәмамлаган медалист, йөз балл җыйган Екатерина Гришина чыгыш ясады.

– Бүген безгә, чыгарылыш сыйныф укучыларына, тормышы бызда иң мөһим адым нары бызның берсен ясарга туры киләчәк. Без мәктәп белән хушлашабыз. Барлык укучылар исеменнән укытучыларга белем биргәннәре, хезмәт куйганнары, кирәк чакта ярдәм һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең ярдәмегез белән без, авырлыклар һәм каршылыклардан курыкмыйча, килә чәккә таба кыю атлыйбыз. Безне яратуыгыз һәм кайгыртуыгыз, безгә карата сабыр һәм мәрхәмәтле булганыгыз, һәрвакыт безгә ышанганыгыз һәм өмет биргәнегез өчен рәхмәт сезгә. Барысы өчен дә рәхмәт! – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Екатерина Гришина.

2021нче елгы чыгарылыш укучыларын шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купцова котлады.

– Безнең иң матур, иң акыллы, иң күркәм, иң кабатланмас чыгарылыш сыйныф укучылары! Мәктәп – кеше тормышында катлаулы этапларның берсе һәм сез аны җиңдегез. Һәрвакыт үзегезгә ышаныгыз, үз алдыгызга катлаулы максатлар куегыз һәм аларга ирешегез! Яхшырак булырга тырышыгыз, иң югары нәтиҗәләргә ирешегез. Сезнең барыгызның да үзегез сайлаган югары уку йортына керүегезне телим. Сез чын профессионаллар булырсыз һәм туган шәһәрегезгә әйләнеп кайтырсыз дип ышанам. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет телим, тормышыгыз үзегез хыялланганча барсын! – дип теләде ул.

Чыгарылыш кичәсенең традицияләре күп, әмма аларның иң дулкынландыргычы – мәктәпнең соңгы һәм олы тормышка аяк басуның беренче вальсы, ул инде беркайчан да кабатланмаячак. Татьяна Салееваның музыкаль бүләге астында 2021нче чыгарылыш сыйныф укучыларының әниләре, егетләр һәм кызлар вальста әйләнделәр.

Бүген алар әле бергә, ә иртәгә һәркем үз юлыннан китәчак. Аларның иң ваемсыз еллары: мәшәкатьсез балачак, мәктәп маҗаралары һәм күңел ачулары артта калды. Ә алда – билгесез, яңа вакыйгаларга һәм ачышларга бай тормыш көтә.

Алар өчен бүтән кыңгырау чыңламаячак, дәресләр булмаячак, ә мәктәп бүлмәләреннән башка балаларның тавышы ишетеләчәк. Әмма хәтердә күңелле истәлекләр калачак…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев