Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2нче лицей укучыларының үз бизнес-проектлары бар

«Мәктәп бизнес-старты» республика программасы кысаларында 2нче лицей укучылары эшмәкәрлек эше турында башлангыч мәгълүматлар алдылар Яшьләр булдыра

2нче лицейның 7а сыйныф укучылары якын арада үз бизнес-проектларын тормышка ашырырга планлаштыра. Үсмерләр бүләккә төрле төрдәге чәйләр туп­ланмасы җитештерергә җыена.

Эшмәкәрлек эше турында башлангыч мәгълүматларны укучылар «Мәктәп бизнес-старты» республика кысаларында үзләштерделәр. Үзләренең сыйныф җитәкчеләре Альбина Шәрифуллина белән бергәләп лицейчылар укучылар өчен оештырылган өч көнлек бушлай семинарда катнаштылар. Ул «Волга»яшьләр үзәгендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасын яклау» милли проекты буенча үтте.

Быел «Мәктәп бизнес-старты»программасында республиканың 28 районыннан 11 мең бала катнашты. Нәтиҗәдә, үзләрен яхшы яктан таныткан 600 укучы бизнес-проектлаштыру турына үтте. Әлеге программаның икенче этабының иң яхшы 10 командасы Матюшкинога «Волга» яшьләр үзәгенә чакырылды. Алар арасында Чистай шәһәре лицейчылары да бар иде.

— Балалар өчен бай күләм­ле өйрәнү программасы да оештырылган иде. Алар биз­нес-проектлаштыруның мавыктыргыч процессында кат­наштылар. Теоретик һәм практик дәрес­ләрне эшләре уңышлы барган эшмәкәрләр үткәрде. Әлеге белемнәргә таянып, балалар укыту барышында үз бизнес-проектларын уйладылар һәм аны жюри алдында тәкъдим иттеләр, –дип сөйләде Альбина Шәрифуллина.

Билгеле, без бизнес-проект авторлары белән аралаштык. Укучылар безне лицей китапханәсендә көтеп, түгәрәк өстәл артында кызып-кызып нидер сөйләшә иделәр. «Хезмәт хакы, реклама, үстерү, процентлар, керем…» — сүз барышында әлеге сүзләр бер генә тапкыр яңгырамады. Билгеле булганча, лицейчылар үз бизнес-проектларын тормышка ашыру процесс­лары турында әңгәмә алып бардылар. Чәй җитештерү белән ни өчен шөгыльләнергә теләүләре, ничек итеп бизнес-проект барлыкка килүе турында алар безгә шатланып сөйләделәр.

— Күп кеше бәйрәм алдыннан якыннарына кирәкле һәм файдалы булган нинди бүләк бирергә дип баш вата. Шуңа күрә дә бездә зур булмаган, әмма матур итеп төрелгән чәй ясау идеясе туды, — дип сөйли 2нче лицей укучысы Станислав Шубников. — Әлеге бизнес-проектны без остазларыбызның кызыклы, күп нәрсәгә өйрәтүче белемнәре ярдәмендә уку вакытында уйлап чыгардык. Миңа калса, мин төпле белемнәр алдым һәм бу киләчәктә үз эшемне ачарга һәм акча эшләргә ярдәм итәчәк. Бизнес-проектны булдыруда ярдәм иткән өчен сыйныф җитәкчебезгә рәхмәт әйтәсе килә.

Укучылар бизнес-проект­ны уйлау җиңел булмавын яшер­миләр. Семинарда алган белемнәрдән башка аларга моны булдыру мөмкин булмас иде. Лицейчылар әзер продукциянең үзкыйммәтен билгеләү өчен математик исәпләүләр үткәрделәр, сату базарында көндәшләрен өйрәнделәр, тискәре якларны ачыкладылар, финанс планын төзеделәр, вәкаләтләрне билгеләделәр, үз продуктларын үстерү буенча реклама кампаниясен уйлап чыгардылар һәм башкалар…

–Безнең дус комнданың һәр әгъзасы бизнес-проектның билгеле пунктлары өчен җавап бирде. Аны оештыру вакытында бердәм йомгак­лау нәтиҗәләренә китергән тикшерүләр, дискус­сияләр күп булды. Үзебезне чын эшмәкәрләр итеп тою бик ошады. Безнең бизнес-идеяләрне тормышка ашыру уңышлы булыр дип ышанабыз, — ди 2нче лицей укучысы Дарья Демина.

Лицейчылар командасы озак­ламый үзләренең мәктәп проектын тормышка ашыра башлаячак. Якын арадагы планнарда — ингредиентлар һәм төрү өчен материал сатып алу. Лицейчылар үз товарларын сатып алучыларга Казан шәһәрендәге яңа ел хәйрия ярминкәсендә тәкъдим итәчәкләр. Бизнес-проектлар буенча семинарда әзерләнгән үз продукцияләрен ярминкәгә Татарстанның башка 9 районыннан китерәчәкләр.

Белешмә
«Мәктәп бизнес-старты» программасы ТР Рәисе кушуы буенча ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасын яклау» милли проектын тормышка ашыру кысаларында һәм Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау Фондының «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев