Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2нче гимназиядә якташыбыз, язучы, журналист Кояш Тимбикова хөрмәтенә төбәкара фәнни-эзләнү конференциясе узды

Укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау hәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру, фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан быел да Кояш Тимбикова исемендәге төбәкара фәнни-эзләнү укулары үткәрелде.

Быелгы укуларда Казан, Чистай, Арча, Балтач, Нурлат, Яңа Чишмә Алексеевск, Сарман, Мамадыш районы мәктәпләреннән һәм Чувашстан Республикасының Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбенннән укучылар катнаштылар. «Татар теле», «Татар әдәбияты», «Туган якны өйрәнү» (татар һәм рус телләрендә), «Иҗади эшләр», «Чагыштырма лингвистика», «Методик эшкәртмәләр» секцияләре үз эшләрен дәвам иттеләр. Килгән эшләр буенча «Җылылыгың белән безне берләштердең...» дип аталган җыентык та тупланды.

Бүгенге чарада мөхтәрәм кунаклар: шагыйрә һәм прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Илсөяр Иксанова, язучы, шагыйрә, журналист, «Казан утлары» журналы мөхәррире булган, Фатих Хөсни һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр, Саҗидә Сөләйманова премия¬се лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фирүзә Җамалетдинова, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты Фәнил Гыйләҗев, Кояш Тимбикованың туганнан туган сеңелесе Рушания Закирова, шагыйрә, Чистай үзәк китапханәсе каршында эшләүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсенең җитәкчесе, Кояш Тимбикова премиясе лау¬реаты Розалия Шәйхетдинова килделәр.

Укулар нәни укучы¬лары¬бызның чыгышы белән башланды һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан Кояш Тимбикованың «Киңәш» һәм «Ата каз» хикәяләрен сәхнәләштерү белән дәвам итте. Болар киләчәк буыныбызны тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Аларга гимназия коллективыннан олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Пленар өлешне гимназия директоры Равилә Гайнетдинова ачып җибәрде. Шәhәр Советы аппарат җитәкчесе Равил Мәзгүтов, мәгариф идарәсенең милли эшләр һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методис¬ты Рамилә Сираҗетдинова конференциягә килүчеләргә уңышлар телә¬деләр. Пленар өлешендә кунаклар Кояш Тимбикова турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, бергә эшләгән чорларны искә төшерделәр. Илсөяр Иксанованың кулындагы Кояш Тимбикова бүләк иткән көмеш йөзек турында истәлек барысын да дулкынландыргандыр. Фирүзә Исламетдин кызы Кояш апа белән күрешү бәхетенә ирешмәсә дә, ул эшләгән коллективка килеп кергән һәм аның турында күп истәлекләр ишетергә туры килгән. Фәнил Фаил улы үзе язган шигырьләрен укыды. Рушания Вахит кызы, әлеге чарага нигез салучы буларак, бу эшнең дәвам итүенә шатланып торуын әйтте һәм гимназия коллективына зур рәхмәтен белдерде. Илсөяр Иксанова Татарстан Язучылар берлегеннән Рамилә Сираҗетдиновага, Равилә Гайнетдиновага, Рушания Закировага, Роза Шиһаповага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Укуларның икенче өлешендә эш төрле секцияләрдә дәвам итте. Укучылар үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен якладылар, үзләре язган әсәрләре белән таныштырдылар һәм үзләре ясаган кул эшләрен күрсәттеләр. Җиңү яулаган укучылар һәм укытучылар төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдылар. Мөхтәрәм кунакларыбызга мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кунаклар төрле секцияләрдә эшләрне бәяләүдә дә катнаштылар, конференция эшенә югары бәя бирделәр.

Роза Шиһапова, 2нче гимназиянең директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев