Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

29 сентябрь –Машина төзүчеләр көне

Машина төзелеше комплексының хөрмәтле хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлауларыбызны кабул итегез!
Машина төзелеше үсү күп нәрсәдә сәнәгать үсешен билгели, яңа технологияләрне үзләштерүдә, сәнәгатьне диверсификацияләүдә, шулай ук бюджетның финанс тотрык­лыгында җитди ресурс булып тора.
Әлеге тармак безнең район икътисадының традицион рәвештә мөһим бүлеге. Машина төзү өлкәсеннән башка хәзерге заман кешесенең тормышын күз алдына да китереп булмый. Тармакта катлаулы технологик процесслар белән идарә итүче, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешүче көчле, тырыш, эш сөючән кешеләр эшли.
Мин районыбызның элекке буыннары данлы традицияләрен дәвам иттерүче машина төзүчеләребезнең уникаль тәҗрибәләре, белемнәре һәм осталыклары әлеге тармакны үстерүдә төп нигез булып калыр дип ышанам.
Аерым рәхмәт сүзләрен тармак ветераннары адресына юллыйсым килә. Алар үзләренең белемнәрен һәм бәһасез тәҗрибәләрен саклап, кадерләп яшь буынга тапшыралар. Сезнең фидакарь хезмәтегез белән заманча казанышларның нигезе салынган.
Барыгызга да фидакарь, намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Предприятиеләрегезнең тотрыклы эшләвен, кызыклы идеяләр, яңа уйлап табулар телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев