Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

28нче номерлы балалар бакчасы территориясендә «Чистай хәбәрләре»ннән алмагач утырттылар

Балалар бакчасы тәрбиячеләре район газетасы редакциясеннән бүләкләр уйнатуда җиңүчеләр арасында булдылар.

Газета редакциясендә «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасын укучылар арасында язгы призлар уйнату булды. Анда 31 кеше катнашты.

Конкурсның шартлары гади иде: 2022 елның икенче яртыеллыгына язылуны рәсмиләштерү һәм квитанциясен редакциягә җибәрү. Һәр катнашучыга номер бирелде, җиңүчеләрне лототрон ярдәмендә ачыкладылар. Дүрт катнашучыбызга бәхет елмайды.

Редакция коллективы газета редакциясенә әйтелгән ачык, ихлас фикерләре, ышаныч күрсәтүләре, тугрылыклары өчен рәхмәт белдерә.

28нче номерлы балалар бакчасыннан 8 язылучы призлар уйнатуда катнашты. Тәрбиячеләрнең берсе җиңүчеләр сафында иде. Ул алма үсентесенә хуҗа булды. Агачны педагоглар мәктәпкәчә учреждение территориясенә утырттылар.

– Безнең коллективта «Чистай хәбәрләре» газетасын яздыручылар күп. Газета ярдәме белән без актуаль, кызык лы, дөрес мәгълүмат алып кына калмыйча, язылучылар өчен редакция оештырган төрле акцияләрдә дә катнашабыз. Безнең тәрбиячеләребезнең берсе призлар уйнатуда җиңүче булды һәм бүләккә алмагач үсентесе алды, без аны балалар бакчасы территориясенә утырттык, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты 28нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәлия Баһаветдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев