Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

27 май - китапханәче көне

«Гомерем мизгелләре» җыентыгы дөнья күрде

 

Сөбханалла көне нинди матур, Бүген язның тәүге иртәсе.

Шундый тыныч, аяз күк астында,

Насыйn булсын гомер итәсе.

Талгын гына көй агыла. Шул көйне тыңлаганда куңелләрне тибрәндереп шигырь юллары яңгырый. Әлеге шигырь юлларын гүзәл ханым Хөрия Миңнеһади кызы Низамова иҗат иткән.

Күптән түгел үзәк китап ханәдә «Энҗеләр» әдәби бер ләш мәсе әгьзасы, җирле шагыйрә Хөрия Низамованың «Гомерем мизгелләре» исемле шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү hәм иҗат кичәсе булды. Кичәгә «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе әгьзалары, әдәбият сөючеләр, аның иҗатын яратучылар, кызлары, оныклары, якын туганнары, хезмәттәшләре килгән иде. Ул күп еллар үзәк китапханә каршында эшләп килүче берләшмәнең актив язучысы. Аның «Гомерем мизгелләре» җыентыгында шигырьләре, бәетләре туп ланган. Хөрия ханым бик сабыр, тыйнак кеше. Кичә барышында ул үзе язган «Гомер көзе», «Балачак хатирәләре», «Тормыш иптәшемә» исемле шигырьләрен укыды. Оныгы Сәйдә әбисенең шигырьләрен дәвам итте. Хезмәттәше Рузалия ханым hәм Яуширмә авылы мәдәният, китапханә хезмәткәрләре авылдашларына җылы рәхмәтләрен белдерделәр. Гүзәл Закирова, Лилия Фәсхетдиноваларның моңлы җырлары кичәбезне тагын да ямьләндерде. Хөрия ханымның яңадан-яңа шигырьләре үз укучысын тапсын дигән теләктә калабыз!

 

Зөһрә Җаббарова, үзәк китапханә хезмәткәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев