Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

27 май — Китапханәчеләр көне

Татар Баганалысы авылында китапханәне кем оештырган? Беренче китапханәче кем булган? — әлеге язма шул хакта

Тормышның бар мәгънәсен, шатлык-куанычын хезмәтендә тапкан кешеләрнең берсе ул — сугыш һәм хезмәт ветераны, укытучы Госман Шакир улы Батыршин. Үз көче белән китап фонды туплап, беренчеләрдән булып авылыбыз китапханәсен ача. Күптән вафат булса да, аның якты истәлеге, кылган гамәлләре һәрвакыт безнең хәтердә калыр. Ул кайда гына эшләсә дә, үзен бары тик яхшы яктан гына таныткан шәхес. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын!
Ул 1908 елда Чистай районының Акбулат авылында крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлагач Казанның укытучылар институтына керә һәм, аны тәмамлап, Яуширмә авылында татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли башлый.
1933 елда Мәрьям Газиз кызына өйләнә. Хатыны белән 4 бала: 1 кыз һәм 3 малай тәрбияләп үстерәләр. Беренче шатлыклары — кызлары Роза, аннары берсе артыннан берсе 3 малай — Рунар, Роберт, Ирек туа. Балаларының барсына да югары белем бирәләр. Рунар Батыршин Казан дәүләт медицина академиясенең оториноларингология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, шәһәр ринология үзәге җитәкчесе була.
Укытучылар Мәрьям белән Госман Батыршиннарга авылда төпләнеп эшләргә мөмкинлек булмый. Алар төрле җирләрдә яшәп, төрле мәктәпләрдә укыталар. Шуңа күрә балалары да төрле авылларда туган. Мөмкинлек булу белән Батыршиннар кабат Чистайга кайталар, берара Яуширмә, Кулбай Мораса, Мөслим, Татар Баганалысы авылларында яшәп алалар.
1942 елның 20 маенда Госман Батыршин Кызыл Армиягә мобилизацияләнә һәм Алтай территориясенең Бийск шәһәрендәге хәрби мәктәбенә җибәрелә. Аннан Сталинград фронтына китә. Сталинград шәһәрен алуда батырларча сугышып, җиңүгә үз өлешен кертә һәм бик каты яраланып шул ук елны 3 сентябрьдә госпитальгә эләгә. Аны башта Камышин шәһәренә, аннары пароход белән Сызрань шәһәренә, соңыннан Читага җибәрәләр.
1942 елның 4 ноябрендә аңа операция ясыйлар һәм II төркем инвалидлык биреп, алга таба дәвалану өчен Чистайга кайтаралар.
Кыюлыгы, яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен: «Сталинград оборонасы өчен», «Германияне азат иткән өчен» сугышчан бүләкләргә лаек була һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә. Госман Шакир улы Батыршинның биографиясе «Җиңү солдаты» дигән 3нче китапка кертелгән.
1943 елның язында КПССның Чистай шәһәре комитеты аны Нарат-Елгага колхоз җитәкчесе итеп эшкә җибәрә. Ул анда 1945 елның көзенә кадәр эшли. 1945-1949 елларда Кулбай Морасада — мәктәп директоры, 1949-1951 елларда Мөслим урта мәктәбендә һәм 1951-1958 елларда Татар Баганалысы сигезьеллык мәктәбендә тарих, татар теле һәм әдәбияты укыта.
Сугыш елларында Татар Баганалысы авылына Талкыш авылыннан балалар йорты күчерелә. Анда йөзләгән бала була, ул 1958 елга кадәр эшли. Күбесенең әти-әнисе, туганнары табылгач, калганнарын Арча балалар йортына тапшыралар.
1958 елда шул балалар йортының бер бүлмәсендә авыл китапханәсе ачыла. Аны Госман абый Батыршин үзенең көче белән, китап фонды туплап, ача. Китаплар бик аз, укучылар бик күп була, китаплар җитми. Аннары фондны тагын арттыра, китаплар санын 1200гә җиткерә.
1964 елда Госман абыйны җирле үзидарә җитәкчесе итеп куялар. Шул елны китапханә иске авыл советы йортына күченә. Анда Чулпан авылыннан килеп, Флера исемле апа эшли. Берничә ел эшләгәч, ул гаиләсе белән Ташкент якларына китә.
1967 елда мәдәният йорты өлгергәч, аерым яңа авыл китапханәсе дә ачыла. Китапханә матур итеп җиһазландырыла, яңа китаплар кайта. Китап фонды 3600гә җитә. Биредә китапханәче булып Гөлһирам апа Хамматова эшли.
1976 елда китапханәгә ярты ставкага тагын бер хезмәткәр алырга рөхсәт бирәләр. Мине эшкә чакырдылар, мин яңа гына мәктәпне тәмамлаган идем. Шул ук елны Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга кердем. Без Гөлһирам апа белән 6 ел бергә бик матур эшләдек. Ул минем остазым да, киңәшчем дә булды. 1982 елда Гөлһирам апа сәүдә эшенә китте. Мин китапханә мөдире булып калдым, хәзер — методист. Үз эшемне бик яратып башкарам, китапханәдә чисталык, матурлыкны сакларга тырышам. Тәрәзә төпләрендә гөлләрем гел чәчәктә утыра.
Билгеле, китапханәче эше күпкырлы. Бик күп кенә җәмәгать эшләрендә дә катнаштым. 25 ел агитатор, агитпункт җитәкчесе, 15 ел сайлау комиссиясе рәисе, әле хәзер дә комиссиядә эшлим. Шулай ук референдумнарда, ике тапкыр халык санын, терлекләр санын алуда катнаштым.
Сыер савучы да булдык, кырда чөгендер-суганын да җыйдык, ындыр табагында ашлыгын да эшләдек, ферма сарыкларының өсләрен алуда да катнаштык, бозауларга урманнан яфрак та җыйдык, авылны һәм юл-кырыйларын җыештырып тордык һәм торабыз.
«Китапханәченең эше китап бирү белән генә чикләнә», — дип уйлаучылар бик ялгыша. Китапханәчеләр бал кортлары кебек, бер минут та тик тормыйлар. Менә шундый күпкырлы китапханәчеләрнең хезмәте. Үз эшеңне яратып, күңелеңне биреп эшләгәндә генә эшләп була.
27 май — Китапханәчеләр көне, шул уңайдан мин бергә эшләүче барлык хезмәттәшләремне Китапханәчеләр көне белән тәбрик итәм. Аларның барысына да исәнлек-саулык, бәхет, күңел тынычлыгы, эшләрендә уңышлар телим!
Китап укырга яраткан кешеләрдә шәфкатьлелек, игелек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар күбрәк була. «Нәрсә дә булса укыган кеше бернәрсә дә укымаган кешедән бик күпкә өстенрәк», — ди В. Г. Белинский.
Сезгә дә, дусларым, әйтәм
Китап укырга күбрәк!
Күп укыгач, күп беләсең,
Шәфкатьле була йөрәк.

Гөлсем Билалова, Татар Баганалысы авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев