27 декабрь – Коткаручы көне!
Хөрмәтле Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Сезне олы хөрмәт һәм иң изге теләкләр белән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Коткаручылар көне белән тәбрик итәм!
Сез үзегезнең һөнәрегез итеп кеше тормышын коткаруны сайлагансыз. 1995 елда Президент Указы белән рәсми дип танылган Коткаручы хезмәте күптән инде батырлык, фидакарьлек һәм көчле рухлылык синонимына әверелде. Сез, берни дә уйламыйча, килгән бәланең үзәгенә ташланасыз, кешеләрне коткару, аларга яшәүгә өмет бирү өчен куркыныч хәл белән йөзгә-йөз очрашасыз…
Сезнең хезмәтегез – ныклык, фидакарьлек, һөнәри күнекмәләр һәм мәрхәмәтле йөрәк таләп итүче көндәлек батырлык. Нинди генә гадәттән тыш хәлләр булса да, килгән кайгы белән үзләре генә калмаячакларын чистайлылар яхшы белә. Алар янәшәсендә һәрвакыт коткаручылар булачак.
Аеруча рәхмәт сүзләрен әлеге хезмәт ветераннарына җиткерәсем килә. Сезнең бай тәҗрибәгез, зирәклегегез һәм үз эшегезгә бирелгән булуыгыз – бүген коткару хезмәтенең бәһасез фундаменты. Сез яшь буынны тәрбияләп, батырлык һәм намуслылык традицияләрен биреп, сафта булуыгызны дәвам итәсез, сезнең остазлык хезмәтегез алыштыргысыз.
Хөрмәтле коткаручылар! Һөнәри бәйрәмегез көннәрендә иң изге теләкләребезне кабул итегез. Сезгә корычтай сәламәтлек, ныклы ихтыяр көче, бетмәс-төкәнмәс энергия телибез. Авыр хезмәтегездә болар сезгә иң кирәкле нәрсәләр. Гаиләләрегездә тынычлык, аңлашучанлык хөкем сөрсен, ә тормышыгызда тыныч, аяз көннәр тагын да күбрәк булсын. Сезгә һөнәри уңышлар , хезмәттәшләрегезнең һәм җәмгыятьнең ихтирамын, ә иң мөһиме – сездән кыюлык һәм осталык таләп иткән хезмәтегезнең һәр чакыруыннан исән-сау булып кайтуыгызны телибез. Шундый кирәкле һөнәрне сайлавыгыз, курку белмәвегез һәм олы йөрәгегез өчен сезнең алда баш иябез!
Дмитрий Иванов,
Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев