Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

26 май – Россия эшмәкәрлеге көне

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Замана икътисадын кече һәм урта бизнес предприятиеләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Сезнең эшчәнлек өлкәсе безнең төбәк үсеше өчен мөһим булып тора.

Сез район бюджетын тулыландыруга зур өлеш кертәсез, мөһим проблемаларны хәл итәргә булышасыз. Сез яңа эш урыннары булдырасыз, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итәсез.

Чистай эшмәкәрләренең сәләтле, битараф булмаган, тәвәккәл, үз эшләрен, мәнфәгатьләрен якларга әзер булган кешеләр икәненә инандым. Безнең шәһәр тарихы сәүдәгәр-меценатларның игелекле эшләрен данлый. Алар ярдәме белән шәһәрдә дәваханәләр, юллар, гимназияләр, кибетләр төзелгән. Сез иганәчелек белән шөгыльләнеп, аларның үрнәгенә иярәсез.

Сезгә иминлек, эшегезнең чәчәк атуын һәм яңа идеяләрне тормышка ашыруда алга баруыгызны телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев