Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

25 гыйнвар — Россия студентлары көне!

...

Россия студентлары бәйрәме тарихы Мәскәү университеты тарихы белән тыгыз бәйләнгән. 1755 елның 25 гыйнварында патшабикә Елизавета, граф Иван Шувалов һәм Михаил Ломоносов инициативасын хуплап, Мәскәү университетына нигез салу турындагы Указга кул куя. Бу указ граф Шуваловның әнисе — Татьянаның туган көнендә бүләк була.

1791 елда изге Татьяна хөрмәтенә шулай ук Мәскәү университеты гыйбадәтханәсе изгеләндерелә. Шул вакыттан бирле Изге Татьяна студентлар һәм педагогларның яклаучысы булып санала. Ә Татьяна исемен йөртүче барлык хатын-кызлар 25 гыйнварда котлаулар кабул итә.

Революциягә кадәр Татьяна көнендә иртән укытучылар һәм студентлар чиркәүгә, аннан соң актлар залына ректорның чыгышын тыңларга баралар. Кич белән күңел ачулар башлана, анда студентлар гына түгел, ә бөтен Мәскәү катнаша (башта бу бәйрәм Мәскәүдә генә билгеләп үтелә).

Безнең көннәрдә, 25 гыйнварда, студентлар, гадәттә, төрле чаралар оештыралар. Ә барлык Татьяналар бу көнне туганнарыннан, танышларыннан, дусларыннан котлаулар кабул итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев