Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

22 декабрь – Энергетиклар көне!

Хөрмәтле энергетика комплексы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Хәзерге тормышны энергетикасыз күз алдына да китереп булмый. Сезнең көндәлек тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә кулланучыларны электр энергиясе һәм җылылык белән ышанычлы, өзлексез тәэмин итү, шәһәр һәм район оешма-предприятиеләренең тотрыклы эшләве мөмкин.

Сезнең эшегездә вак-төякләр юк. Эшчеләрнең җаваплылыгы, осталыгы һәм тугрылыгы энергетика тармагында мөһим традиция булып кала. Бәйрәм, ял көннәрендә дә энергетиклар бригадалары кизү торалар, һәр гадәттән тыш хәлдә бердәм һәм оператив эшләргә әзер торалар.

Сезгә намуслы һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге, тотрыклы эш һәм җиңел булмаган, әмма кирәкле хезмәттә уңышлар телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев