Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

21нче балалар бакчасының 60 еллыгына багышланган бәйрәм булды

21 нче балалар бакчасында шатлыклы вакыйга — юбилей. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә 60 ел тулды. Шундый зур вакыйганы билгеләп үтү өчен тәрбичеләр чын бәйрәм әзерләгәннәр.

Аңа күп кунаклар, шулар исәбеннән мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцованы, биредә төрле елларда эшләгән педагогларны, хезмәткәрләрне, шулай ук чыгарылыш балаларын чакырганнар.

–Хөрмәтле ку­нак­­лар, бүгенге бәйрәм көнендә мин сезне үзебезнең арабызда күрүемә бик шатмын. 21 нче номерлы балалар бакчасы талантлы тәрбиячеләре, үз эшенең чын осталары белән бай. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, 60 ел эчендә безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре 1600 бала тәрбияләп чыгардылар, — диде 21нче балалар бакчасы мөдире Надежда Чуп­рикова.
Бирегә килүче кунаклар берничә сәгатькә балачак иленә кайттылар һәм үзләрен янә балалар итеп хис иттеләр. Өлкән төркемгә йөрүче малайлар һәм кызлар матур җыр-биюләр белән, агач кашыкларда уйнап кунакларның кәефләрен күтәрделәр.
Шулай ук балалар бакчасы хезмәткәрләре дә күңелле иҗади чыгышлар ясадылар. Ә хәзер мәктәптә белем алучы, шушы балалар бакчасында тәрбияләнеп чыгучылар музыкаль инструментларда уен һәм вокаль номерлар әзерләгәннәр.
— Тәрбияче булу җиңелләрдән түгел. Безнең педагоглар өс­тендә балалар тәрбияләүдә һәм аларны үстерүдә зур җавап­лылык ята. Аларга балаларга карата ярату һәм кайгыртучанлык күрсәтергә, балалар һәм аларның әти-әниләре белән уртак тел таба белергә дә кирәк, — дип билгеләп үтә мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова.
Бәйрәмгә килгән кунакларга кунакчыллык күрсәттеләр, бәйрәм азагында җиләк-җимеш­ләр белән бизәлгән бәйрәм торты белән сыйладылар. Тортның ак фонында зур хәрефләр белән: «История жизни, том» дип һәм янәшәдә 60 саны язылган.
–Мин бәйрәмгә бик шат! Дөресен генә әйткәндә, хәтта күзләргә яшь тулды. Балалар бакчасына килеп керүгә истәлекләр дөньясына чумдым, барысы да кино кадрларыдай күз алдыннан йөгереште… Биредә тәүге тапкыр ясаган әйберләремне күз алдыма китердем, беренче тәрбиячеләремне искә төшердем. Әлеге балалар бакчасының озак еллар шулай эшләп торуын, ә хезмәткәрләргә сәламәтлек, мәхәббәт, биредә игелекле, талантлы балалар тәрбияләнүен телим, — диде шушы балалар бакчасында тәрбияләнеп чыккан Елена Глазунова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев