Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

21 апрель – Җирле үзидарә көне

Хөрмәтле депутатлар, хезмәткәрләр, муниципаль хезмәт ветераннары!

Үзең шулар арасында яшәгән кешеләргә хезмәт итүдән дә мактаулы һәм авыр хезмәт юктыр ул. Бу җәмгыять алдында зур җаваплылык. Безнең максатыбыз – районда торак пунктларны халык тормышы өчен уңайлы итү.

Барлык авырлыклар һәм борчулар белән кешеләр җирле властька, халык сайлаучыларына баралар. Проблемаларны чишү исә аларның һөнәри осталыгыннан, әхлакый сыйфатларыннан, грамоталы гамәлләреннән тора да инде.

Күп кенә федераль, төбәк проектлар халыкларны җәлеп итүгә исәпләнгән. Халыкның актив өлеше тавыш бирүләрдә, җыелышларда, проектлы семинарларда катнаша. Чистайда актив рәвештә территориаль җәмәгать үзидарәсе эшли. Аның эшчәнлеге шәһәр халкын күбрәк җәлеп итүгә ярдәм итә. ТОСлар чаралар үткәрәләр, грантлар эшкәртәләр, алар акчасына социаль проектлар тормышка ашырыла.

Коллегалар, сезнең билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын, түземлек һәм акыл белән эш итүегезне, юлларыгызда ярдәмчел кешеләрнең очравын телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев